МЕТШИН ИЛСУР РӘИС улы – КАЗАН МЭРЫ

МЕТШИН ИЛСУР РӘИС улы – КАЗАН МЭРЫ

Туган көне: 1969 елның 24-нче апреле, Түбән Кама шәһәре
Белеме: 1992 елда хокук белеме белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый
Гыйльми дәрәҗәсе: Юридик фәннәр кандидаты
Һөнәре: Юрист
Бүләкләре: Тулы исемлекне сылтама буенча карарга мөмкин

Илсур Метшин 2006 елда Казан Мэры итеп сайлана. Менә инде өч срок рәттән казанлылар муниципалитет белән идарә итүдә аңа ышаналар. Шушы вакыт эчендә Казан югары нәтиҗәләргә иреште. Татарстан башкаласы Россиядә популяр һәм яшәү өчен уңайлы булган шәһәрләрнең берсенә әйләнде, һәм ул халыкара дәрәҗәдә билгеле башкала. 2016 елның 24-нче сентябрендә Казан Мэры Россия футбол берлеге Башкарма комитетының яңа составына керде.

Илсур Метшин Россия шәһәрләре союзы идарәсе составына керә һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең рәисе булып тора, партия идарәсенең югары органына – «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советына сайланды. РФ Президенты карары буенча Илсур Метшин 2016-2020 елларга Европа Советының җирле һәм төбәк хакимияте конгрессы Җирле хакимият палатасында Россия вәкилләре исемлегенә керде. Казан Мэрының үз эшенең чын остасы икәнлеген, профессиональлеген халыкара белгечләр дә югары бәялиләр. Халыкара “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы кебек иң зур халыкара оешмаларга җитәкче итеп аны беренче ел гына сайламыйлар. Илсур Метшин җирле үзидарә буенча БМОның Консультатив советы составында да әгъза булып тора. 2016 елның октябрендә Казан Мэры Европа Советының Җирле һәм региональ хакимияте конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары итеп сайланды.

Күпсанлы рейтинглар шәһәр уңышлары һәм Казан үсешенең уңай динамикасы турында сөйли. РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты версиясе буенча Россия шәһәрләре арасында иң яхшы тормыш дәрәҗәсе буенча, Казан өченче урында тора. Инвестицияле шәһәрләр рейтингында Казан ил буенча 4 позициядә, “Ultimate Sports Cities” халыкара спорт рейтингы шәһәрнең спорт мөмкинлекләренә һәм үткәрелгән зур спорт чаралары санына бәя бирү нигезендә Казанны дөньяның иң яхшы 30 спорт шәһәре исемлегенә кертте. РБК һәм “КоммерсантЪ” газетасы версиясе буенча, Казан Россия шәһәрләре арасында иң тиз үсә торган һәм иң яхшы 20 шәһәр исемлегендә.

2014 елда халыкара “Фитч Рейтингз” рейтинг агентлыгы Казанның кредит рейтингын “В+” дәрәҗәсеннән “ВВ-” дәрәҗәсенә кадәр күтәрде һәм 2015 елның гыйнвар аенда әлеге күрсәткечнең уңай үсештә булуын бәяләде.

«Без перфекционистлар. Иң яхшылардан булу – ул безнең гадәт. Шунлыктан без барлык юнәлешләр буенча да беренче булырга, халыкара танылуга ирешүгә, Казанның дөнья брендын булдырырга омтылабыз».

Россиядә иң перспективалы шәһәрләр рейтингында Казан 2-нче урында һәм Россиядә туризм буенча җәлеп итүче юнәлешләрнең берсе булып тора.

«Миңа безнең халык, шәһәрлеләрнең ышанычы, республика Президенты сәясәте белән бер юнәлештә булу, дөнья дәрәҗәсендәге бурычларны чишә ала торган командам, туган шәһәребезгә булган уртак ярату хисләре булыша. Барыбыз бергә без Казанны дөньякүләм дәрәҗәдәге уңайлы, Россия шәһәрләре арасында көчле динамик үсештә булган шәһәр, яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр башкаласы итәчәкбез”.

Балачак, студент еллары, армиядә хезмәт итү

Илсур Метшин 1969 елның 24-нче апрелендә Түбән Камада туа. Эшче гаиләсендә үсә, әтисе инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшли.

“Һәр гаилә ата-аналары, әби-бабаларыннан килгән традицияләр, гореф-гадәтләргә тугры булып яши. Без туган телебездә сөйләшәбез, әниләребез безне ничек тәрбияләгән, без дә балаларыбызны шулай ук тәрбиялибез”.

Аның Айдар һәм Айрат исемле ике абыйсы бар. Казан Мэры Түбән Каманың 11-нче номерлы урта мәктәбендә белем ала.

“Мәктәп еллары бик матур булды: искиткеч укытучылар, мәктәп ишегалдында футбол һәм хоккей уйнаулар, мәктәп ашханәсендәге балык котлетлары, дуслар-классташлар һәм соңыннан гомерлек мәхәббәтемә әйләнгән беренче сөю хисләре. Иң мөһиме, мәктәп, белемнән кала, миңа дуслык хисләрен аңлау, тырышып уку сәләте, класс, команда намусын яклау кебек төшенчәләрне аңлата торган төпле нигез бирде”.

Мәктәптә ул башта - хирург, аннары очучы булырга хыяллана. Әмма сайлар вакыт җиткәч, юрист һөнәрен сайлый. 1987 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1988 елда юрфак студенты Совет армиясе хезмәтенә чакырыла.

“Мин ул вакытта ансамбльдә уйный идем. Музыкант имиджы озын чәчләр булуны таләп итә иде. Әмма армия хезмәтенә барган вакытта әлеге чәчләрне булачак тормыш иптәшем алдында машинка белән алып аттылар. Горький паркында чәчтарашханә бар иде. Шул вакытта чәчләремне кистердем. Кырт – һәм чәч толымы киселеп төште...”.
Biography army
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

Хәрби хезмәтне тәмамлаганнан соң, Илсур Метшин университетка кайта. 1992 елда университетны уңышлы гына тәмамлап, аспирантурага керә, 1999 елда Мәскәүдә диссертация яклый.

“Укытучыларыбыз өйрәткән иң әһәмиятле әйбер – даими рәвештә үзеңне үстерү өстендә эшләү һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәнү. Бу - гомер буена кирәк була торган иң файдалы тәҗрибә, университет укытучыларына моның өчен чиксез рәхмәтлемен”.

Гаилә

“Бәхет... ул синең гаиләңдә, аны уч төбендә бик кадерләп сакларга кирәк, һәм моның өчен зур җитәкче булу мөһим түгел”.

И. Метшин шәхси тормышында гаилә кыйммәтләрен, балаларга мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны өстенлекле мәсьәләләрдән саный.

Илсур Метшинның хатыны – Гөлнара Казанда туган. Аңа бер яшь вакытта, гаиләләре Түбән Камага күченә, ул вакытта шәһәрнең әле төзелә һәм үсә башлаган гына вакыты.

Biography family 01
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
И.Метшинның истәлекләреннән: “Мин аны беренче тапкыр алтынчы сыйныфта укыган вакытта күрдем. Дөрес, бу әле балачак танышуы гына иде. Ул вакытта мин аның иң башыннан гына идем, ул миннән бер башка зуррак иде. Танышуыбыз соңрак, “Чайка” пионер лагерында булды”.
Гөлнара Метшинаның истәлекләреннән: “Без күрше мәктәпләрдә укыдык, Түбән Камадагы бер районда яшәдек, ул – 11-нче мәктәптә, мин 12-нче мәктәптә белем алдым. Бик тә популяр, актив иде ул, шуның кадәр матур иде, гитарада уйный, җырлый, хоккей, футбол белән шөгыльләнә, комсомол оешмасы секретаре, аны һәркем белә. Бик кызыклы кеше иде. Мин әлеге кеше белән булырга, тормыш буенча аның белән атларга теләгәнемне аңладым. Инде ул вакытта ук үземне аның янында ышанычлы, якланган итеп хис итә идем”.

1989 елда туй була. И.Метшинга 20 яшь, ә Г.Метшинага – 19. Метшиннарның дүрт баласы – өч уллары (Тимур, Таһир, Радмир) һәм бер кызлары (Алия) бар.

“Мин гаиләгә бик нык бәйле. Без иртәнге, кичке ашларны бергәләшеп ашыйбыз, ял көннәрен бергә үткәрәбез – бу закон”.

Кызыксынулары, хобби

Яшь вакытыннан ук Илсур Метшин хоккей, футбол уйнарга ярата. Үз вакытында ул Түбән Каманың яшьләр җыелма командасы составында да уйнаган, һәм Түбән Камада җитәкче булган елларда да ветераннар командасын җитәкләгән.

“Минем өчен бу зур таяныч. Сәгать ярым хоккей уйнап керәсең дә тормышта алга таба барырга янә көч туплыйсың”.
Biography hobbie
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

Илсур Метшин шулай ук музыка тыңларга ярата.

“Әле дә хәтердә, 1983 елда Казанга популяр төркем килгән иде. Мин ул вакытта мәктәп укучысы гына идем, Түбән Камада яшим. Казанга кадәр билет 5,5 сум тора, концерт – 3,5 сум. Аңа эләгер өчен, мин бер ай сөт комбинатында эшләдем һәм 6 сум алдым. Калган акчаны миңа әти-әниләр өстәде. Мин Казанга килдем, Андрей Макаревичның үзен күрдем, имзасын алдым – ул мизгелдә дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юк дип уйладым!”

Муниципаль хезмәт

Илсур Метшинның бөтен хезмәт эшчәнлеге муниципаль хезмәт белән бәйле. Ул 1993 елда Казан шәһәре Совет районы администрациясенең торакны хосусыйлаштыру агентлыгына мөдир буларак башланып китә. Инде ике елдан соң И.Метшинны Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе итеп билгелиләр.

1997 елда Метшин Татарстан башкаласының Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары – “Казанский Посад” территориясе префекты вазыйфасына билгеләнә.

1998 елдан алып 2005 елга кадәр Илсур Метшин Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасын башкара. Администрация җитәкчесе булганда, И.Метшин гади шәһәрлеләрнең кызыксынуларын көн кадагына куя: ул вакытларда шәһәр бюджетының 90%-ы социаль юнәлешкә ия була. Нәтиҗәдә, бу елларда Түбән Кама республиканың мәдәни әһәмияткә ия булган шәһәрләренең һәм спорт үзәкләренең берсе була, Россия шәһәрләре арасында лаеклы урын ала, ике тапкыр “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре” исеменә лаек була.

Biography carier
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

2005 елның ноябреннән Илсур Метшин Казан администрациясен җитәкли, ә 2006 елның гыйнварыннан башлап шәһәр Башкарма комитетының җитәкчесе була. 2006 елның мартында ул Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана. 2010 елның октябрендә – икенче тапкыр шәһәр Мэры итеп. 2015 елның сентябрендә Илсур Метшин янә Казан Мэры итеп сайланды.

“Кешеләр бит хакимиятне федераль, республика яки муниципаль төрләргә бүлми. Йокыдан уяну белән сезнең ут кабызасы, чиста подъезд һәм ишегалдына чыгасы, матур архитектураны күрәсегез килә. Яшелләндерү, чүп-чарны вакытында чыгару, мәктәпләрдә балаларның сыйфатлы итеп тукланулары – боларның барысы да һәм башка бик күп өлкәләр безнең җаваплылыкта. Без Казандагы һәр нәрсә өчен җавап бирәбез”.

Перспективалар һәм мөмкинлекләр башкаласы

“Без территорияне комплекслы үстерү юлларын эзлибез һәм эшлибез. Бу - яңа тренд һәм урбанистиканың киләчәге. Һәм без моңа омтылабыз”.
Biography kazan 01
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

2006 елда Мэр игътибар иткән иң беренче өлкә – шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү системасын үзгәртеп кору.

“Озак вакытлар шәһәр “калдык принцибы” буенча яшелләндерү белән шөгыльләнде. Әмма без бөтен дөнья белән шундый фикергә килдек: “яшел революциядән” башка берничек тә булмый. Бу барлык социаль катламнарга - яшьләргә һәм өлкәннәргә, консерваторларга һәм радикалларга, хатын-кызларга һәм ир-атларга да кирәк”.

Бүгенге Казан – Россиянең иң чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрләренең берсе. Шәһәрнең яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча “100 сквер”, “Яшел рекорд” һәм “Чәчәк ата торган Казан” программа һәм проектлары уңышлы гына тормышка ашырылып килә, боларның барысы да Казанга “Россиянең иң яшел шәһәрләре” унлыгына керергә мөмкинлек бирде.

Шуның белән бергә, Казан – бер ел эчендә җәмәгать транспорты эшен оештыру схемасын тулысынча модернизацияләгән һәм күчмә составны югарырак “Евро-3” экологик стандартларына туры килгән автобусларга алмаштырган Россиядәге беренче шәһәр.

“Аз кеше сыйдырышлы автобуслар белән пассажирларны йөртү Казан өчен баш авыртуына әйләнде. Шул вакытта без үз алдыбызга бурыч куйдык: Татарстан башкаласын транспорт хезмәте күрсәтү буенча Россия һәм Европа шәһәрләре дәрәҗәсенә күтәрү. Халыкны транспорт белән тәэмин итү – су һәм җылылык, канализация, элемтә белән тәэмин ителеш кебек үк әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе”.

Соңгы 5 ел эчендә генә дә шәһәрдә 250 км яңа юл барлыкка килде, 11 транспорт чишелеше төзелде, юл катламына профилактик һәм агымдагы ремонт үткәрү даими рәвештә башкарылып тора. Шул рәвешле Казандагы һәр дүртенче квадрат метр яңартылды.

Biography kazan 02

Парковка, ял итү зоналары, социаль объектлар кебек барлык кирәкле инфраструктуралары булган торак кварталлар төзелеше шәһәрнең комплекслы үсешендә шулай әһәмиятле булды. 2006 елдан алып 2014 елга кадәр Казанда 7,4 млн. кв. м торак торгызылган.

“Торак кирәк. Краннар эшли икән, димәк, Казанда тормыш кайный”.

ТКХ реформалаштыруның яңа принциплары һәм алымнарын эшләүдә зур адым ясалды, боларның барысы да Россия җитәкчелегенең игътибарын күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт проблемаларына юнәлтергә булышты.

Казан торакка капремонт ясау темплары һәм сыйфаты буенча да Россия шәһәрләре арасында алдынгылардан. 2008 елда старт алган һәм 30 елга исәпләнгән Торак фондка капремонт программасының 2015 ел торышы буенча 33%-ы башкарылган.

Шәһәрнең комплекслы үсеше сәламәтлекне саклау, белем бирү һәм спорт үсеше кебек әһәмиятле юнәлешләрдән башка мөмкин түгел.

2010 елда “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында Казан шәһәрлеләрнең сәламәтлекләрен саклау курсын алды. Шәһәрдә Европа дәрәҗәсендәге медицина үзәкләре төзелде. Шәһәр хастаханәләренә һәм поликлиникаларына капиталь ремонт ясау һәм модернизацияләү эшләре бара.

Biography kazan 08

Казанда ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да булдырылды: 2010 елда шәһәрдәге спорт объектлары 1572 генә булса, бүген аларның саны – 1895. 2013 елдагы Бөтендөнья студент уеннарының Казанда үтүе Спорт инфраструктурасының зур тизлек белән үсешенә булышты.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруга заявка кампаниясендә Россиянең җиңүендә, студентларның спорт уеннарын югары халыкара дәрәҗәдәге әзерлек белән уздыруда Илсур Метшинның шәхси өлеше дә әйтеп бетергесез.

2013 елгы Универсиада Халыкара студентлар спорт федерациясе (FISU) комиссиясе тарафыннан зур бәя алды, студентлар спорты тарихында иң якты уеннар булды һәм Татарстан Республикасы башкаласының гына түгел, тулаем Россиянең абруен күтәрде, ә Россия Президенты Владимир Путин Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атады.

Biography kazan 04

“Универсиадага әзерлекнең беренче көненнән үк без билгеләп килдек: ярышлар үткәрү – үзмаксат түгел. Иң мөһиме – казанлылар тормышына яңа сыйфат бирү”.

Универсиада мирасы шәһәр халкына хезмәт итүен дәвам итә, нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек: һәр өченче казанлы актив тормыш рәвеше алып бара.

10 ел эчендә башкарылган үзгәрешләрнең уңышлы нәтиҗәсе – шәһәрдәге бәби-бум. Казан балалар туу буенча өченче ел рәттән демографик рекорд куя. Соңгы 10 ел эчендә Казанда уртача гомер озынлыгы 9 елга арткан. Казан тотрыклы рәвештә үсә торган шәһәр булып тора.

Biography kazan 05

“Балаларның саны куандыра. Идел буе шәһәрләрендә күрсәткечләр бөтенләй башка икәнлеген күрәбез. Казандагы балаларның саны артуына, әлбәттә, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча ясалган федераль программаларның да ярдәме зур. Шул ук вакытта предприятиеләребезнең инвестицион активлыгы, балалар бакчалары төзү һәм социаль ипотекага торак йортлар булдыру буенча Президент программаларының да файдасы зур”.

Сабыйларның күпләп тууы балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен көн кадагына куйды. 4 ел эчендә Казанда 81 яңа балалар бакчасы төзелде. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге барлык сабыйлар да балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителде.

2012 елда ТР Президенты инициативасы буенча кабул ителгән программа ярдәмендә 30 елдан артык хезмәт итә торган 88 мәктәпкә капремонт ясалды. Программа нәтиҗәләре буенча Казанның 30 елдан күбрәк эшләгән барлык 133 мәктәбенә дә ремонт үткәреләчәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, Казан РФ шәһәрләре арасында мәктәптә туклану системасын тулысынча модернизацияләгән беренче шәһәр булып тора: социаль яктан якланмаган балаларны бушлай төшке ашлар белән тәэмин итүгә, ремонт, мәктәп ашханәсе җиһазлары төзелеше һәм сатып алуларга шәһәр бюджетыннан ярты миллиард акча юлланган. Күрелгән чаралар Казанның белем бирү учреждениеләрен 90%-ка кадәр кайнар ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

“Балаларның өлгереше һәм тырышучанлыклары төрле булырга мөмкин, әмма алар бертөрле яхшы итеп тукланырга тиешләр”.

Казан Мэры вазыйфасында эшли башлаган вакытта Илсур Метшин шәһәр хуҗалыгының яңа тармагы буларак Казанда туризм индустриясе булдыру бурычын куйды.

Biography kazan 06

“2006-2007 елларда туризмны үстерү буенча программаны эшләтеп җибәргән вакытта, һәм 1000 еллыктан соң шәһәргә елына 460 меңләп турист килә иде, без миллионга кадәр үсеп җитәчәкбез дидек. Хәтерлим әле, елмаюлар бик үк ышанычлы түгел иде, әмма без моңа ирештек! Шуңа да 3 миллион да – озак көттермәс!”

Казанда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, зур мәдәни чаралар уздыру, бай тарихлы шәһәр һәм аның эшлекле тормыш белән сугарылган булуы Казанга йөз меңләп кунакларны җәлеп итә. 10 ел эчендә Татарстан башкаласына килгән туристик агым 4 тапкырга артты диярлек, елына якынча 2 млн. турист килә.

“Бүгенге көндә Казанны 1000 еллык һәм Универсиада, “Өченче башкала” бренды, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре, “Аксенов-фэст”, “Йолдызлык балалар фестивале, “Ак Барс” һәм “Рубин” җиңүләре белән бәйләп карыйлар. Безне тынычлык һәм толерантлык шәһәре буларак үрнәк итеп куялар. Без үз алдыбызга масштаблы максатлар куябыз: Казанны дөнья күләмендә таныту; эшмәкәрлек, туризм һәм инвестицияләр ягыннан җәлеп итүчәнлекне үстерү; шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен мәркәзебезне максималь рәвештә уңайлы итү. Без үзебезгә иң акыллы һәм талантлы шәхесләрне җәлеп итәргә, Казаныбызны дөньяның иң чәчәкле һәм перспективалы шәһәрләренең берсенә әйләндерергә тырышабыз”.
Biography kazan 07

  • Балачак, студент еллары, армиядә хезмәт итү

  • Гаилә

  • Кызыксынулары, хобби

    Яшь вакытыннан ук Илсур Метшин хоккей, футбол уйнарга ярата. Үз вакытында ул Түбән Каманың яшьләр җыелма командасы составында да уйнаган, һәм Түбән Камада җитәкче булган елларда да ветераннар командасын җитәкләгән.

    “Минем өчен бу зур таяныч. Сәгать ярым хоккей уйнап керәсең дә тормышта алга таба барырга янә көч туплыйсың”.
    Biography hobbie
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

    Илсур Метшин шулай ук музыка тыңларга ярата.

    “Әле дә хәтердә, 1983 елда Казанга популяр төркем килгән иде. Мин ул вакытта мәктәп укучысы гына идем, Түбән Камада яшим. Казанга кадәр билет 5,5 сум тора, концерт – 3,5 сум. Аңа эләгер өчен, мин бер ай сөт комбинатында эшләдем һәм 6 сум алдым. Калган акчаны миңа әти-әниләр өстәде. Мин Казанга килдем, Андрей Макаревичның үзен күрдем, имзасын алдым – ул мизгелдә дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юк дип уйладым!”
  • Муниципаль хезмәт

    Илсур Метшинның бөтен хезмәт эшчәнлеге муниципаль хезмәт белән бәйле. Ул 1993 елда Казан шәһәре Совет районы администрациясенең торакны хосусыйлаштыру агентлыгына мөдир буларак башланып китә. Инде ике елдан соң И.Метшинны Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе итеп билгелиләр.

    1997 елда Метшин Татарстан башкаласының Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары – “Казанский Посад” территориясе префекты вазыйфасына билгеләнә.

    1998 елдан алып 2005 елга кадәр Илсур Метшин Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасын башкара. Администрация җитәкчесе булганда, И.Метшин гади шәһәрлеләрнең кызыксынуларын көн кадагына куя: ул вакытларда шәһәр бюджетының 90%-ы социаль юнәлешкә ия була. Нәтиҗәдә, бу елларда Түбән Кама республиканың мәдәни әһәмияткә ия булган шәһәрләренең һәм спорт үзәкләренең берсе була, Россия шәһәрләре арасында лаеклы урын ала, ике тапкыр “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре” исеменә лаек була.

    Biography carier
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

    2005 елның ноябреннән Илсур Метшин Казан администрациясен җитәкли, ә 2006 елның гыйнварыннан башлап шәһәр Башкарма комитетының җитәкчесе була. 2006 елның мартында ул Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана. 2010 елның октябрендә – икенче тапкыр шәһәр Мэры итеп. 2015 елның сентябрендә Илсур Метшин янә Казан Мэры итеп сайланды.

    “Кешеләр бит хакимиятне федераль, республика яки муниципаль төрләргә бүлми. Йокыдан уяну белән сезнең ут кабызасы, чиста подъезд һәм ишегалдына чыгасы, матур архитектураны күрәсегез килә. Яшелләндерү, чүп-чарны вакытында чыгару, мәктәпләрдә балаларның сыйфатлы итеп тукланулары – боларның барысы да һәм башка бик күп өлкәләр безнең җаваплылыкта. Без Казандагы һәр нәрсә өчен җавап бирәбез”.
  • Перспективалар һәм мөмкинлекләр башкаласы
    “Без территорияне комплекслы үстерү юлларын эзлибез һәм эшлибез. Бу - яңа тренд һәм урбанистиканың киләчәге. Һәм без моңа омтылабыз”.
    Biography kazan 01
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

    2006 елда Мэр игътибар иткән иң беренче өлкә – шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү системасын үзгәртеп кору.

    “Озак вакытлар шәһәр “калдык принцибы” буенча яшелләндерү белән шөгыльләнде. Әмма без бөтен дөнья белән шундый фикергә килдек: “яшел революциядән” башка берничек тә булмый. Бу барлык социаль катламнарга - яшьләргә һәм өлкәннәргә, консерваторларга һәм радикалларга, хатын-кызларга һәм ир-атларга да кирәк”.

    Бүгенге Казан – Россиянең иң чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрләренең берсе. Шәһәрнең яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча “100 сквер”, “Яшел рекорд” һәм “Чәчәк ата торган Казан” программа һәм проектлары уңышлы гына тормышка ашырылып килә, боларның барысы да Казанга “Россиянең иң яшел шәһәрләре” унлыгына керергә мөмкинлек бирде.

    Шуның белән бергә, Казан – бер ел эчендә җәмәгать транспорты эшен оештыру схемасын тулысынча модернизацияләгән һәм күчмә составны югарырак “Евро-3” экологик стандартларына туры килгән автобусларга алмаштырган Россиядәге беренче шәһәр.

    “Аз кеше сыйдырышлы автобуслар белән пассажирларны йөртү Казан өчен баш авыртуына әйләнде. Шул вакытта без үз алдыбызга бурыч куйдык: Татарстан башкаласын транспорт хезмәте күрсәтү буенча Россия һәм Европа шәһәрләре дәрәҗәсенә күтәрү. Халыкны транспорт белән тәэмин итү – су һәм җылылык, канализация, элемтә белән тәэмин ителеш кебек үк әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе”.

    Соңгы 5 ел эчендә генә дә шәһәрдә 250 км яңа юл барлыкка килде, 11 транспорт чишелеше төзелде, юл катламына профилактик һәм агымдагы ремонт үткәрү даими рәвештә башкарылып тора. Шул рәвешле Казандагы һәр дүртенче квадрат метр яңартылды.

    Biography kazan 02
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

    Парковка, ял итү зоналары, социаль объектлар кебек барлык кирәкле инфраструктуралары булган торак кварталлар төзелеше шәһәрнең комплекслы үсешендә шулай әһәмиятле булды. 2006 елдан алып 2014 елга кадәр Казанда 7,4 млн. кв. м торак торгызылган.

    “Торак кирәк. Краннар эшли икән, димәк, Казанда тормыш кайный”.

    ТКХ реформалаштыруның яңа принциплары һәм алымнарын эшләүдә зур адым ясалды, боларның барысы да Россия җитәкчелегенең игътибарын күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт проблемаларына юнәлтергә булышты.

    Казан торакка капремонт ясау темплары һәм сыйфаты буенча да Россия шәһәрләре арасында алдынгылардан. 2008 елда старт алган һәм 30 елга исәпләнгән Торак фондка капремонт программасының 2015 ел торышы буенча 33%-ы башкарылган.

    Шәһәрнең комплекслы үсеше сәламәтлекне саклау, белем бирү һәм спорт үсеше кебек әһәмиятле юнәлешләрдән башка мөмкин түгел.

    2010 елда “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында Казан шәһәрлеләрнең сәламәтлекләрен саклау курсын алды. Шәһәрдә Европа дәрәҗәсендәге медицина үзәкләре төзелде. Шәһәр хастаханәләренә һәм поликлиникаларына капиталь ремонт ясау һәм модернизацияләү эшләре бара.

    Biography kazan 08
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото

    Казанда ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да булдырылды: 2010 елда шәһәрдәге спорт объектлары 1572 генә булса, бүген аларның саны – 1895. 2013 елдагы Бөтендөнья студент уеннарының Казанда үтүе Спорт инфраструктурасының зур тизлек белән үсешенә булышты.

    XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруга заявка кампаниясендә Россиянең җиңүендә, студентларның спорт уеннарын югары халыкара дәрәҗәдәге әзерлек белән уздыруда Илсур Метшинның шәхси өлеше дә әйтеп бетергесез.

    2013 елгы Универсиада Халыкара студентлар спорт федерациясе (FISU) комиссиясе тарафыннан зур бәя алды, студентлар спорты тарихында иң якты уеннар булды һәм Татарстан Республикасы башкаласының гына түгел, тулаем Россиянең абруен күтәрде, ә Россия Президенты Владимир Путин Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атады.

    Biography kazan 04
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
    “Универсиадага әзерлекнең беренче көненнән үк без билгеләп килдек: ярышлар үткәрү – үзмаксат түгел. Иң мөһиме – казанлылар тормышына яңа сыйфат бирү”.

    Универсиада мирасы шәһәр халкына хезмәт итүен дәвам итә, нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек: һәр өченче казанлы актив тормыш рәвеше алып бара.

    10 ел эчендә башкарылган үзгәрешләрнең уңышлы нәтиҗәсе – шәһәрдәге бәби-бум. Казан балалар туу буенча өченче ел рәттән демографик рекорд куя. Соңгы 10 ел эчендә Казанда уртача гомер озынлыгы 9 елга арткан. Казан тотрыклы рәвештә үсә торган шәһәр булып тора.

    Biography kazan 05
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
    “Балаларның саны куандыра. Идел буе шәһәрләрендә күрсәткечләр бөтенләй башка икәнлеген күрәбез. Казандагы балаларның саны артуына, әлбәттә, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча ясалган федераль программаларның да ярдәме зур. Шул ук вакытта предприятиеләребезнең инвестицион активлыгы, балалар бакчалары төзү һәм социаль ипотекага торак йортлар булдыру буенча Президент программаларының да файдасы зур”.

    Сабыйларның күпләп тууы балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен көн кадагына куйды. 4 ел эчендә Казанда 81 яңа балалар бакчасы төзелде. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге барлык сабыйлар да балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителде.

    2012 елда ТР Президенты инициативасы буенча кабул ителгән программа ярдәмендә 30 елдан артык хезмәт итә торган 88 мәктәпкә капремонт ясалды. Программа нәтиҗәләре буенча Казанның 30 елдан күбрәк эшләгән барлык 133 мәктәбенә дә ремонт үткәреләчәк.

    Билгеләп үтәргә кирәк, Казан РФ шәһәрләре арасында мәктәптә туклану системасын тулысынча модернизацияләгән беренче шәһәр булып тора: социаль яктан якланмаган балаларны бушлай төшке ашлар белән тәэмин итүгә, ремонт, мәктәп ашханәсе җиһазлары төзелеше һәм сатып алуларга шәһәр бюджетыннан ярты миллиард акча юлланган. Күрелгән чаралар Казанның белем бирү учреждениеләрен 90%-ка кадәр кайнар ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

    “Балаларның өлгереше һәм тырышучанлыклары төрле булырга мөмкин, әмма алар бертөрле яхшы итеп тукланырга тиешләр”.

    Казан Мэры вазыйфасында эшли башлаган вакытта Илсур Метшин шәһәр хуҗалыгының яңа тармагы буларак Казанда туризм индустриясе булдыру бурычын куйды.

    Biography kazan 06
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
    “2006-2007 елларда туризмны үстерү буенча программаны эшләтеп җибәргән вакытта, һәм 1000 еллыктан соң шәһәргә елына 460 меңләп турист килә иде, без миллионга кадәр үсеп җитәчәкбез дидек. Хәтерлим әле, елмаюлар бик үк ышанычлы түгел иде, әмма без моңа ирештек! Шуңа да 3 миллион да – озак көттермәс!”

    Казанда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, зур мәдәни чаралар уздыру, бай тарихлы шәһәр һәм аның эшлекле тормыш белән сугарылган булуы Казанга йөз меңләп кунакларны җәлеп итә. 10 ел эчендә Татарстан башкаласына килгән туристик агым 4 тапкырга артты диярлек, елына якынча 2 млн. турист килә.

    “Бүгенге көндә Казанны 1000 еллык һәм Универсиада, “Өченче башкала” бренды, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре, “Аксенов-фэст”, “Йолдызлык балалар фестивале, “Ак Барс” һәм “Рубин” җиңүләре белән бәйләп карыйлар. Безне тынычлык һәм толерантлык шәһәре буларак үрнәк итеп куялар. Без үз алдыбызга масштаблы максатлар куябыз: Казанны дөнья күләмендә таныту; эшмәкәрлек, туризм һәм инвестицияләр ягыннан җәлеп итүчәнлекне үстерү; шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен мәркәзебезне максималь рәвештә уңайлы итү. Без үзебезгә иң акыллы һәм талантлы шәхесләрне җәлеп итәргә, Казаныбызны дөньяның иң чәчәкле һәм перспективалы шәһәрләренең берсенә әйләндерергә тырышабыз”.
    Biography kazan 07
    Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
Кадр артында
Рәсми бит