(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Алсу Сафина). 29-нчы
апрель көнне “Казан” гаилә үзәгенә каршы мәйданда җәйге туристик сезон
ачылышына багышланган флешмоб узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яз һәм җәй
аралыгында түбәндәге чаралар уздырылачак: “Велотөн”, “Тәмле Казан” гастрономия
фестивале, “Парижга тәрәзә” урам фестивале һәм “Ретротрамвай”.
Эшлекле дүшәмбедә Туризмга булышлык күрсәтү комитеты директоры
Дарья Санникова сүзе буенча, җәйге туристик сезон ачылышына багышланган чара
13.45 сәгатьтә башланачак. “Быел бию коллективлары һәм шәһәр халкы ярдәмендә гаилә
үзәге янында бии торган лалә чәчәге формасында бизәкләр барлыкка киләчәк” – дип
хәбәр итте ул.
Флешмоб нәтиҗәләре буенча видео төшереләчәк. Аны барлык социаль
челтәрләрдән дә карарга мөмкин булачак. Флешмоб катнашукчылары арасында
Казанның популяр күңел ачу үзәкләренә һәм музейларына билетлар уйнатылачак.
Шулай ук, Дарья Санникова май башында Казанка елгасы һәм
Кабан күле буенча экскурсияләр башланып китүе турында сөйләде. Казан халкына
һәм кунакларына 45 минутлык экскурсияләр тәкъдим ителәчәк, аларны өч телдә
тыңлап була: рус, татар һәм инглиз телләрендә.
Моннан тыш, 2017 елның июнендә “Ретротрамвай” экскурсион
маршруты оештырылачак. “Экскурсия кысасында кунакларга Иске-Татар бистәсе
тарихы турында сөйлиәчәкләр. Экскурсия кунаклары өчен күп кенә бүләкләр
каралган, мәсәлән татар милли ашларны дегустацияләү”, - диде Дарья Санникова. Экскурсия
билетлары трамвайның үзендә сатылачак.
Июнь башында инде дүртенче мәртәбә “Игелекле Казан” проекты
кысасында “Велотөн” чарасы узачак.
7-9 июльдә Татарстан башкаласында “Тәмле Казан” гастрономия
фестивале уздырылачак. Казанның туризмга булышлык күрсәтү комитеты директоры
хәбәр иткәнчә, әлеге фестиваль татар кулинариясенә нигез салучы Юныс Әхмәтҗановка
һәм атаклы шеф-повар Жан Поль Бакюзага багышланачак. Фестиваль катнашучылары
француз шеф-повары рецептлары буенча аш әзрләү серләренә өйрәнәчәк.
Париж белән килешү кысасында шулай ук Казанда беренче тапкыр
“Парижга тәрәзә” дип аталган урам фестивале узачак. “Парижга тәрәзә” – ул мода,
фотография, архитектура, флористика, театр кебек сәнгать төрләре кушылган паблик-арт
проекты. Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан берничә урам бер-ике көнгә җәяүлеләр
проспектына әйләнәчәк”, - диде Д.Санникова.
“Туристик сезон ачылышы – хисап башланып китүнең шартлы вакыты
гына. Дөресен әйткәндә, Казан кыш көне дә, көз һәм яз көннәрендә дә матур һәм
кызыклы. Ләкин җәй көнендә туристлар агымы күбрәк һәм активрак була, шунлыктан
җәй сезонына бурычлар күпкә масштаблырак” – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
“Туристлар Казаннан үзләре белән фотографияләр һәм
истәлекләр алып китә, ләкин иң мөһиме ул шәһәр халкы турында уңай фикерләр”, -
диде И.Метшин