(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Гарифьянов урамында урнашкан “ПАТП-2” муниципаль унитар предприятиесенең
яңа тулай торагын карап кайтты. Инде якын көннәрдә предприятиедә эшләүче
автобус йөртүчеләр бирегә күченә алачак. Шәһәр җитәкчесе бинада уздырылган
реконструкция эшләрен югары бәяләде, тулай торак дәрәҗәсе белән чагыштырганда
Универсиада Авылына тиң булуын билгеләп үтте.
Яңа тулай торак Гарифьянов ур., 4а адресы буенча 2854,7 кв.м
мәйдандагы ике катлы бинада урнашкан. Элек биредә резина техникасы эшләнмәләре
заводы булган. Казан Мэрына бинаның соңгы 20 елда нинди ташландык хәлдә булуын
фотосурәтләрдә күрсәттеләр, 2015 елның июлендә биредә реконструкция эшләре
башланган. Ул узган елның декабрь аенда тәмамланган, март аенда эксплуатациягә
тапшыру өчен рөхсәт алынган.
Билгеләп үтәбез, тулай торакта 140 кеше өчен 51 бүлмә
каралган. Тулай торак 13 блоктан тора, һәрберсе бәдрәф һәм юыну бүлмәләре белән
җиһазландырылган. Һәр катта пешерү бүлмәләре бар.
“Тулай торакның дәрәҗәсе Универсиада Авылыныкына тиң. Яхшы,
сыйфатлы, профессиональ автобус йөртүчеләрне җыяр өчен барлык шартлар да бар. Мондый
шартлар һәм шушындый тулак торак белән машина йөртүчеләрне конкурс аша кабул
итәргә мөмкин”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Казан Мэры.
Шәһәр җитәкчесе белән яңа тулай торакны транспорт комитеты
рәисе Айдар Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Андрей Лобов карадылар.