(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Ирина Смирнова). “Казанның
Мактаулы гражданнары” китабына яңа исемнәр кертелде. Шулар арасында театр һәм
кино актрисасы Чулпан Хаматова һәм Россия эшмәкәре һәм меценат Алишер Усманов.
Моның турында карар бүген Казан шәһәр думасының XVII сессиясе утырышында кабул
ителде.
“Нигезләмә буенча мактаулы исемнәр Казанны үстерүдә зур өлеш
керткән, шәһәр халкының аерым хөрмәтенә ия булган кешеләргә бирелә. Бүген аерым
көн. Әлеге исемлеккә бөтен дөньяга мәгълүм булган кешеләрнең исемнәре кертелә”,
- диде И.Метшин.
“Алишер Усмановның эшмәкәрлек эшчәнлеге барысына да мәгълүм,
ләкин аның хәйрия өлкәсендәге эшләре дә шактый күп. Мәсәлән, Ростропович һәм
Вишневскаяның кыйммәтле коллекцияләрен сатып алып кире Россиягә кайтару,
дөньяның сәнгать шедеврларын кире Пушкин музеена кайтару, 500дән артык совет
мультфильмнарын сатып алып аларны “Бибигон” каналына тапшыру – бу әле Алишер
Борхановичның хәйрия эшчәнлегенең кечкенә өлеше генә”, – диде Мэр.
Шулай ук, И.Метшин Алишер Усмановның Татарстан һәм аның
башкаласы белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын билгеләп узды. 2013 елда Казанда
Универсиада уздыру хокукын алуда ул шактый зур өлеш кертте.
2014 елда Алишер Усманов инициативасы буенча Казанда
фехтование буенча дөнья чемпионаты узды. Моннан кала, Акционер һәм идеологлары
Алишер Усманов булган“Мегафон” һәм “Mail.ru” компанияләре Казан территориясендә
күп кенә социаль проектларны гамәлгә ашыра.
“Алишер Усмановның рухи-әхлакый тормышка, милләтара һәм дин
ара мөнәсәбәтләргә керткән өлешен дә аерым билгеләп узасы килә. Былтыр
А.Усманов Болгар ислам академиясенең төзелешенә 500 млн. сум акча күчергән. Моннан
алда ул Болгардагы Ак мәчет төзелешенә йөзләгән млн. акча күчергән”, - диде
И.Метшин.
Чулпан Хаматова исеме Казанда гына түгел, ә бөтен илдә дә
танылган. Тетар һәм кино актрисасы “Современник” Мәскәү академия театрның
сәнгать җитәкчесе урынбасары Казан шәһәрендә туып белем алган. Аның иҗаты төрле
бүләкләргә лаек булган: “Чайка”, “Алтын битлек”, “Кумир”, “Коронация”, “ТЭФИ”, “Алтын
бөркет”, “Бәллүр Турандык”, Дуслык ордены.
Актрисаның тормышында хәйриячелек аерым урын алып тора. 2006
елда ул “Подари жизнь” хәйриячелек фондының оештыручысы булды. 10 ел дәвамында
меңләгән бала тормышы сакланган.
“Без Чулпан Хаматова белән горурланабыз. Ул Казан балаларын
дәвалауга һәм Анжела Вавилова исемендәге хосписка ярдәм күрсәтүдә зур өлеш
керткән. Шулай ук, Чулпан “Игелекле Казан: хәйриячелек мәдәниятен үстерү” форумын
уздыруда зур ярдәм күрсәтте. Чулпан Хаматова тарафыннан алып барылган
хәйриячелек эшчәнлеге һичшиксез мактауга лаеклы”, - диде шәһәр башлыгы.
Депутатлар И.Метшин тәкъдимен хупладылар һәм Чулпан Хаматова
белән Алишер Усмановка “Казанның мактаулы гражданины” исемен бирү турындагы
карарны кабул иттеләр. Грамоталарны тапшыру 30-нчы августта башкарылачак.