(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июля, Алсу Сафина). Бүген
Казанда Сабан туе татар халык бәйрәме уза. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Мирный
поселогы янында урнашкан Каенлыкка бәйрәмгә җыела. Биредә аларны иҗади
коллективлар концертлары, милли уеннар, күңел ачулар, ярышлар һәм көрәш көтә.
Төп мәйданга алып бара торган юлда Татарстанның 11
муниципаль районнары тарафыннан ишегаллары оештырылган. Бәйрәмдә Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин, шулай ук ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада Әл Нәшиф
катнашты.
WorldSkills Kazan-2019 мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка
эшче һөнәрләренең бөтендөнья чемпионаты символлары – Алтын һәм Алмазны
күрсәттеләр.
Шул вакытта төп мәйданда төрле иҗади коллективларның бәйрәм
программасы уздырылды: “Шлягер” балалар вокал студиясе, “Татар җыры” конкурсы
лауреаты Сиринә Зәйнетдинова, “Татар җыры” Рөстәм Насыйбуллин, “Аризона” бию
группасы, Рафаэль Якупов һәм башкалар.
Соңрак мәйданда театраль тапшыру башланып китте. Биредә ТР
җыр һәм бию дәүләт ансамбле, “Казан” бию ансамбле, “Шарм” шоу-театры, “Дорога
из города” бию театры, “Алишчы” хореография студисе, “Зөләйлә” триосы һәм
башкалар катнашты.
Шәһәр халкын бәйрәм белән ЮНЕСКО генераль директоры
урынбасары Нада Әл Нәшиф, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов , Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Күптән түгел, Свияжск утрау-шәһәрендәге Успенье соборын
ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү билгеле булды. Бу – зур җиңү!
Киләчәк бурычыбыз – Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә
кертү. Минемчә, без бу максатыбызга да ирешербез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бу көннәрдә
Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи
затларның зур халыкара конференциясе эшли. Татарстан башкаласына ЮНЕСКО әгъзасы
булган 117 дәүләт вәкилләре җыелган.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, хезмәттәшләренә,
сәнәгать предприятиеләренә, шәһәр кешеләренә Татарстан башкаласының шушы
бәйрәмне яңарып һәм тагын да матурланып каршы алуы өчен рәхмәт белдерде һәм
барысын да бәйрәм белән котлады.
Аннары Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов Россия
Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабичның котлау телеграммасын укып чыкты.
Тамашадан соң көрәш ярышы башланып китте. Үзәк мәйданда
Казанның һәм республиканың иң әйбәт батырлары көч сынаша. Җиңүчеләргә кыйммәтле
бүләкләр бирелә , ә турнирның абсолют батырына традицион рәвештә – бәрән белән
машина тапшырылачак.