(Казан шәһәре
KZN.RU, 15 гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Аны Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Президенты ярдәмчеләре Олеся Балтусова һәм Наталия Фишман, ТР
Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар озата йөрде.
ТР Президенты һәм
аны озата йөрүчеләр Иске Татар бистәсендә Чәк-чәк музеенда (Париж коммунасы, 18)
булдылар. Музей бинасы Татарстан Республикасы милке һәм мәдәни мирас объекты (“Сәүдәгәр
Бигаев йорты”) булып тора. Музейда XIX гасыр ахыры - XX гасыр башындагы татар
сәүдәгәре йорты көнкүреше тасвирлана. Музей составында чәк-чәк, бавырсак һәм
башка татар ашлары сатыла торган кибет бар. Моннан кала, музейда туристларга
мавыктыргыч программа, шул исәптән татар ашларын пешерү дәресләре дә тәкъдим
ителә.
Рөстәм
Миңнехановка "Милли ашлар йорты" проектын тәкъдим ителде, ул берничә
бинадан торачак, бер бина - яңадан төзелгән мәдәни мирас объекты (Мәрҗани
урамы, 10 адресы буенча урнашкан "Бикмөхәммәтов йорты", 1883 ел),
икенчесе – яңа бина. "Милли ашлар йортында” ресторан, кофеханә булачак,
андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк. Шулай ук
биредә фермерлар товарлары кибете һәм милли деликатеслар сатылачак.
Татарстан Президенты
Шиһабетдин Мәрҗәни йорт-музеенда да булды (Каюм насыйри ур., 10). Йорт 1858 елда
татар галиме, мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗәни өчен төзелгән. 1863 елда аны архитектор П.И.Романов
проекты буенча янгыннан соң тергезгәннәр. Мәрҗәни бу йортта 1889 елда вафат булган.
2012-2013 елларда йорта яшәгән кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү
программасы буенча күчергәннәр һәм аны "Өйрәнү-тәҗрибә шәһәр яны урман хуҗалыгы"
Кызыл-Йолдыз филиалы төзекләндергән. 2017 елның 28 октябрендә йорт Россия
Федерациясе Эшкуар мөселманнар ассоциациясенә, Ш.Мәрҗәни исемендәге галерея
оештыру өчен, куллануга бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов
музейны югары бәяләде. Биредә шамаилләр, татарча тамбур чигешле намазлыклар,
татарларга багышланган фотографияләр һәм башкалар бар. Аның фикеренчә, Мәрҗәни
музее – Казанның йөзе, татар милләте йөзе, чөнки биредә 19 гасыр татар
мәгърифәтчеләре көнкүреше тасвирлана.
Кунаклар Иске
Татар бистәсендәге "Татар бистәсе" музеен да карадылар (К.Насыйри,
38). Кунакларга экскурсия күрсәттеләр һәм Иске Татар бистәсе префектурасы белән
Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары әзерләгән урамны
туристик яткан үстерү проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне
хуплады.
Күчмә киңәшмә
барышында Р.Миңнеханов “Аптека, XIX гасыр” (Бауман ур., 49) региональ
дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында булды. 2012 елдан бина реставрацияләнде. 5
елдан соң, 2017 елның сентябреннән ул яңадан үз эшен башлады. Бүген биредә
шулай ук аптека урнаша, бинада борынгы аптека тарихытурында мәгълүмат стендлары
бар.