9-нчы октябрьдә Казан Мэры «Эхо Москвы»
радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктовка интервью бирде. Очрашу
Казан Ратушасында узды.
- Илсур Рәис улы, сез 15 елга якын мэр васифасын үтисез. Бу вакыт эчендә шәһәр буенча кабул итәргә туры килгән иң авыр карар нинди булды?
- Яшь чагында, бик авырын искә алсак - «Газель» һәм «Пазик»лардан баш тартырга карар кылган вакыт. Алар - юлбасарлар-казаклар иде, күп кенә шәһәрләрдә алар хәзер дә бар әле. Рейска наркологиядә исәптә торучы, медицина тикшерүе булмаган һәм башка кешеләр чыга. Без шәһәр автотранспортын югары комфортлы автобусларга алыштырырга, совет системасына әйләнеп кайтырга карар кылдык – ул җәдвәл буенча автобуслар килә башлагач җайга салынды.
Һәм мин ул чакта яшьлегем белән нинди каршылык булырга мөмкинлеге хакында уйламаган идем. Һәм менә бу карарны без яңгыраттык. Февраль ае иде, миңа чегән почтасыннан карга хәбәр ирештерде, ул иртәнге 5.00 сәгатьтә 16 чатта хәрәкәтне туктатырга, «Пазик»ларны, «Газель»ләрне куеп, чыбыкларны тартып чыгарып, ачкычларны ташлап китәргә һәм юлны хәрәкәтсез итәргә теләүләре хакында хәбәр итте. Ә мин әле эшли генә башлаган идем, миңа әйттеләр: «Син карар кабул ит. Чөнки сине иртәнге 7.00 сәгатьтә аякларың белән алга таба чыгарып, тарих чүплегенә ташлаячаклар».
Нәтиҗәдә, 2007 елда без ул вакытта Россиядә беренче тапкыр евро-3, түбән идәнле - анда инвалидлар керә ала, югары комфортлы 1200 автобус сатып алдык. Үтә күренмәле торглар ясадылар, анда теләге булган һәр кеше катнашу мөмкинлеге алды.
Һәм кешеләр моның нинди дә булса бизнесны яңадан эшләү түгеллеген, үзебезнең яки кемнең дә булса кесәсен калынайтырга йөрмәвебезне күрделәр, безнең чыннан да яхшы ният белән януыбызны аңладылар.
Һәм инде бер елдан соң ук ул вакытта транспорт министры Игорь Евгеньевич Левитин кулыннан Россиядә җәмәгать транспортының иң яхшы эше өчен алтын тәгәрмәч алдык. Шул вакыттан бирле без Мәккәгә әйләндек, чөнки бүген бездә иң заманча күчмә состав һәм электр - троллейбуслар, трамвайлар, – бездә ГЛОНАСС бердәм системасы. Үз смартфоныгызднан тукталышка ничә минуттан трамвай яки автобус киләчәген карый аласыз.
Әмма яңадан, уйлавымча, бу юлны узмас идем. Ә ул чакта Ходай ярдәм итте. Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Эчке эшләр министры булышты. Ул вакытта безнең яңа автобусларга аттылар. Хәзер бу коточкыч төш кебек һәм шул ук вакытта тукталып калырга ярамаганлыкның яхшы үрнәге буларак искә алына.
- Әйдәгез, Казан транспортына әйләнеп кайтыйк. Мин Мәскәү белән генә чагыштыра алам, әлбәттә. Мәскәүдә дискуссия бара. Мэр Собянинны күпләр шәхси транспортка каршы, дип саный. Ул муниципаль транспортны киңәйтә.
- Мин аны тулысынча хуплыйм.
- Сез хәзер үз-үзегезгә дошманнар җыясыз…
– Моның бернинди дә куркынычы юк. Авыруга диагнозын әйтүебез без аны хөрмәт итмибез, яратмыйбыз дигән сүз түгел.
- Авыру нәрсәдә?
- Чир шунда ки, 14 ел элек, мин эшли башлаган вакытта, шәһәрдә шәхси автотранспорт саны 130 мең иде, хәзер – 438 мең.
– Өч тапкыр арткан.
- Без үзебезне нәрсәгә багышларга телибез?
– Нәрсәгә?
- Без кешеләргә хезмәт итәбез, без аларның уңайлы, экологик яктан чиста, уңайлы шәһәрдә яшәүләре өчен эшлибез. Ә танылган философ әйтүенчә, кайсы диңгез култыгына йөзәргә белмәгән кеше өчен юлдаш җил булмаячак. Шуңа күрә без уңай җилнең булуын телибез.
Һәм без һәрвакыт өйрәнәбез. Мин бервакыт Богота (Колумбия) Мэры белән очраштым, һәм ул сайлауларда җиңеп, гаиләсен илдән алып китәргә мәҗбүр булды. Сез беләсезме, Колумбия иң куркынычсыз саналган илләрдән түгел, Һәм менә аның срогы ахырына аның рейтингы 78% тәшкил итте, бу ул урыннар өчен ышанмаслык хәл.
Ул безгә уңышлы мэр буларак лекция укырга килгәч, әйткән иде: «Кеше суыткыч сатып алганда, минем кабинетыма килеп: «Мин суыткыч сатып алдым. - Миңа фатир бир, мэр,» - дими. Шуңа күрә, ни өчен без машина турында уйларга тиеш? Сүз дә юк, бу безнең эшләрнең төп тармакларының берсе. Әмма сез төгәл итеп сорадыгыз: өстенлек кайда? Шуңа күрә минем өчен приоритет – кешеләр.
Без һава буенча очканда, башка карар кабул итәчәкбез. Ә хәзергә Казан халкының тормыш-көнкүреш сыйфаты үсә бару белән шәхси автотранспортның саны артуы безгә йөгерергә, юлларны киңәйтергә һәм алар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирми. Әмма сез күрәсез, без моның белән шөгыльләнәбез. 10 ел элек транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре Казан проблемаларының беренче өчлегендә иде. Бүген алар хәтта унлыкта да түгел. Шуңа күрә без урам-юл челтәре, юл чишелешләре, үтәли хәрәкәт белән шөгыльләнәбез. Тик башта һәм өстенлектә - кешеләр.
- Димәк, муниципаль транспорт.
- Ә җәмәгать транспорты муниципаль гына булырга тиеш түгел. Сергей Семеновичны хуплап, кешегә тиешле хөрмәт күрсәтергә кирәк, дип кенә әйтә алам. Мин мәскәүле түгел, ә Мәскәү элек нинди иде? Элек мин анда килгәндә минем беренче теләгем кичке рейс белән тизрәк кире кайтып китү була иде. Бүген карыйсың: парклар, скверлар, яр буйлары, кешеләр өчен ял итү мөмкинлекләре. Бик матур шәһәр.
Мин Нью-Йорктан кайттым. Без мэрларның панель сессиясендә БМО Генассамблеясендә чыгыш ясадык. Нью-Йорк тирәсендәге кластерда пычрак шундый... Собянинга куркыныч төшендә дә кермәс иде. Чагыштырырлык нәрсәләр бар. Мин һөнәри караш белән карыйм. Күп нәрсә ошамаска мөмкин, әмма кешенең Мәскәүне ничек үзгәртүе - мин мэр булып күптәннән эшли торган кече профессионал буларак әйтәм: респект, ул дөньяның иң уңышлы мэрларының берсе.
- Без Мәскәүнең 3 округында электрон тавыш бирү уздырдык. Сорау шундый иде: «Сез шәһәрегезнең, акчаны беренче чиратта, юлларга һәм парковкаларга кертүен яки яшел төзекләндерүгә салуын телисезме?» Нәтиҗә шундый булды: ике районда-52 һәм 48 процент, өченче районда – 48 һәм 52 процент. Мэрга ничек эшләргә - мин Собянин турында әйтмим ,- синең халкың нинди дә булса мәсьәлә буенча яртылаш бүленгән очракта ничек гамәл кылырга?
– Бездә дә шулай. Хәзер ишегалларны капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Безнең президент игълан итте: 3 ел эчендә без республикада барлык ишегалларын да төзекләндерәчәкбез. Бу моңарчы күрелмәгән программа. Без аны Казанда 8 ел элек башладык һәм ишегалларының 50%-ын ремонтладык. Халыкның программага мөнәсәбәте төрле.
Минем дүрт балам һәм бер телевизорым бар. Бер программаны сайлап кара. Берсе футбол карарга, икенчесе «Эхо Москвы» тыңларга, өченчесе тагын нинди дә булса тапшыруны карарга тели…
– Һәм шул чакта?
– Ә мин моның файдалы түгеллеген әйтәм. Әйдәгез, чәй эчик һәм аралашыйк, дим. Монда җиңелрәк.
- Монда җиңелрәк, әйе.
– Ә ишегаллары белән дә шундый ук хәл. Ишегалларында яшәүчеләрнең яртысы әйтә: «Безгә парковкаларны киңәйтергә кирәкми, яшел зонаны, балалар мәйданчыкларын калдырыгыз». Икенче яртысы әйтә: «Безгә машиналар куярга урын юк, барыбер газоннарга керәчәкбез». Әмма без диалог режимында һәр ишегалдында аерым консенсус табабыз. Барлык ишегаллары өчен бер дару төймәсе юк. Дару бер: халык белән аралашканда без ниндидер уртак фикергә киләбез.
Беренче сөйләшү - барысының да барысы белән дә низагка керүе. Икенчесе - ниндидер акыллы фикерләр. Өченчесендә без карарга киләбез. Бу диалог режимында һәм шәхси очрашулар режимындагы эш.
- Транспорт проблемасына әйләнеп кайтканда, әйдәгез, эре шәһәрләр өчен актуаль булган тагын бер тема буенча фикер алышыйк – велосипедлар һәм велоюллар …
– Без суыкта да, карда да велосипедта йөрүчеләре булган Скандинавия илләре тәҗрибәсен өйрәндек. Безнең, кызганычка каршымы яки бәхеткәме, юл хәрәкәте иминлеге ягыннан бик катгый нормаларыбыз бар. Казанда без университеттан Универсиада авылына кадәр күчмә магистраль ясарга теләдек. Юл хәрәкәте иминлеген регламентлый торган хәзерге федераль закон буенча без хәл итә алмый торган бик күп мәсьәләләр бар. Әйе, велосипедчылар сорыйлар. Әгәр, шартлы рәвештә, мин хокук бозуга барачакмын икән, иртәгә анда кемдер бармагын сындыра яки маңгаен җимерә ала, карар кабул итеп, документларны имзалаганнар судка юл тотачак. Бу ике яклы проблема. Шуңа күрә әлегә тыю җиңелрәк.
- Бу һәрвакыт җиңелрәк.
- Тик безнең җитәкчелек белән алай түгел. Алар үзләре бездә спорт кешеләре, элеккеге ЮХИДИ башлыгы да, хәзергесе дә, шуңа күрә без диалогта торабыз. Ягъни биредә велосипед хәрәкәте теләкләренә таба бара торган либераль кануннар булырга тиеш.
- Велосипедчылар күпме?
– Бихисап. Без аларны яр буйларында күрәбез, махсус кибетләрдә велосипед сату статистикасын күзәтәбез. Шәһәрдә велосипедлар саны машиналар санына караганда күбрәк.
- Велосипедларның саны ярты миллионга якынлаша дип әйтәсегез киләме? Чөнки машиналар 438 мең дидегез, әгәр мин дөрес хәтерләсәм.
– Бәлки күбрәк тә булыр, дип уйлыйм, чөнки гаиләбездә 1-2 машина бар, ә велосипедлар 3-әр дә, 4-әр дә бар. Без Президент программасы буенча Наталия Фишман-Бекмамбетова белән бергә эшли торган яр буйларының, паркларның барлык яңа проектлары да велоюлларны ясауны күздә тота. Хәзер без велоюллардан башка төземибез.
- Сез транспорт проблемасы өчлеккә эләкмәде, дидегез. Хәл иттегез, кискенлекне алдыгыз. Хәзер казанлылар өчен проблемалар өчлегендә нәрсәләр тора?
- Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр.
Биредә дә мин бу тармакта күптәннән эшли торган кеше буларак, – без барыбыз да дәвам итәбез... кайчандыр әле Герман Оскарович заманында ук флаг торак-коммуналь хуҗалыгы шәхси булырга тиешлеккә юнәлгән иде. Игълан иттеләр. Әмма хаталар өстендә эшләүгә әйләнеп кайтмадык. Күп министрлар алышынды. Федераль көн тәртибе үзгәрде. Без исә дәүләт корпорацияләренә кайттык. Күп кенә әйберләрдә, хәрби-сәнәгатьтәге кебек, оборонадагы кебек, бу дәүләт кулында булырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалыкта да безнең халык әлегә милекче була алмый. Менә юк әле бу…
Халык үз торак фондының нәтиҗәле идарәчесе булып тормый. Шуңа күрә юридик яктан бу язылган, ә фактта без моны 20 ел дәвамында күрмибез. Җитәр инде. Барысы да яхшы түгел, Америкада яхшы булган нәрсә Россиядә дә яхшы дигән сүз түгел. Безнең үз менталитетыбыз, үз мәдәниятебез. Шуңа күрә кайбер әйберләрне әйләнешкә кайтарырга һәм хаталар өстендә эшләргә вакыт.
- Бурычлар зурмы?
– Юк, әмма алар бар. Бездә коммуналь түләүләр иң начар елларда 96%, 98% түләнә, ягъни чик дәрәҗәдә түгел.
– Ягъни бу тарифларга бәйле түгел, ә идарә проблемасы?
- Идарә итү проблемасы. Төрле идарәче компанияләр. Бездә 18 эре идарәче компания бар, алар шәһәр торак фондының 82%-ын, калган вакларын контрольдә тота. Хәзер тәҗрибәле торак-коммуналь хуҗалык министры килде. Ул моңа кадәр губернатор вазифасында булган. Без кеше җирдән килгән, дип ышанабыз, шуңа күрә монда үзгәрешләр булырга тиеш.
- Яхшы, бу, Сез әйткәнчә, төп проблемаларның берсе. Тагын? Мэр өчен түгел, халык өчен. Алар нәрсәләрне билгелиләр?
- Яшьләр өчен - эшкә урнашу.
– Чыннан да? Казандамы?
- Эш хәтта эшкә урнашуның үзендә дә түгел. Бездә бер эшсезгә базарда 5 тәкъдим бар. Эш шунда ки, яшьләр башка, алар күпне өмет итәләр. Мин, әйтик, юридик факультеттан соң органнарга барырга, тәҗрибә тупларга теләгән идем, 10-15 елдан соң фатир алырга, ә аңа кадәр арендага алып яшәргә уйлаган идем. Машина турында хыялландык.
Бүген яшьләр, нинди дә булса квалификация яки махсус талантлары булмый торып (күпчелек) , хәзер үк социаль лифтта күтәрелергә тели. Мин телим машина, мин телим фатир, телим... телим... Һәм бу телим - дәвам итә.
– Һәм нәрсә эшләргә?
– Бу - яңа таләпләр…
- Ни өчен алар яңа?
– Чөнки без андый булмадык.
– Сез андый булмагансыз ди, анысы әйбәт.
- Әле 10 ел элек тә яшьләр андый түгел иде. Интернет ярдәмендә барысы да нык үзгәрә. Ирекле аралашу, дөньяны күрү мөмкинлеге. Һәм һәрвакытта да океан артындагы тормыш яхшырактыр, яки башка шәһәрдә яхшырактыр, яки башка төбәктә яхшырактыр кебек тоела.
– Бу уңайдан шунда ук сорау туды: кешеләрнең читкә агымы бармы?
- Юк, бездә миграция уңай.
- Миграция кем хисабына?
- Студентлар, яшь көчләр хисабына. 14 ел элек, Казанның 1000 еллыгыннан соң, минем алдымда сорау туды, алга таба нәрсә эшләргә? Казан үсешенең иң югары ноктасына ирешкекәндер кебек тоелды миңа. Башка югарырак бернәрсә дә була алмый, дип санадым. Без Халыкара реконструкция һәм үсеш банкын чакырдык. Ул вакытта алар миңа безнең белем бирү үзәге булганлыгыбызны һәм булырга тиешлегебезне чагылдырган гади статистиканы күрсәттеләр. Казанда - Мәскәүдән кала икенче Император университеты. Александр I 215 ел элек указга кул куя һәм Казан, Себер үсешен билгели... Искитмәле акыллы кешеләр булган. Алга таба шәһәрдә унлап иң яхшы вуз барлыкка килде: КАИ, КХТИ, Медицина университеты, ул 6 сәламәтлек саклау министрын «тудырды».
– Кем ул?
– Һәм хәзергеләре. Россиядә безнең министр бар иде. Менә сөйләделәр: «Карагыз әле, сез кая тәгәрәгәнсез. Сезнең югары уку йортлары студентларының нибары 3%-ы - Татарстаннан түгел.
- Ә 97% - Татарстан халкы идеме?
– Татарстан һәм Казан кешеләре. Ә совет чорында 19-20% иде. Программаны кабул иткәннән соң, Казанда чит төбәк студентларының саны 27%-ка җитте. Безнең студентлар дөньяның 92 иленнән килеп укыйлар. Алар артыннан әти-әниләре килә, торак сатып ала башлыйлар. Механизм эшли, куллану тәгәрмәче әйләнә башлый.
2007 елда Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән без Канн шәһәренә MIPIM күргәзмәсенә бардык. Без чыгыш ясадык. Мин җитди әзерләндем. Миңа Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы белгечләре булышты. Мин ул вакытта Казан Идел буенда иң яхшыларны магнит кебек үзенә тартачак, дип белдердем. Бездә иң текә шәһәр, туризм һәм бәядә үсә торган иң кыйммәтле торак булачак. Бабай миңа шулай итеп карады. Ул чакта әле интернет юк иде. Әмма шундый сүзләр белән: «Тыңла әле, кәгазь ул барысына да түзә. Хәзер сиңа бу хакта сөйләргә кирәк булачак», - диде.
Ул вакытта 500 мең турист иде. Бүген – 3 миллион 300 мең. Без - Россиядә иң зур үсеш алган туристлык үзәкләренең берсе. Без «икенчел фатир» үсеше буенча беренче. Ягъни Казанга акча кертүче һәркем 14-15% керем ала. Яңа торак буенча да шул ук хәл. Без миллион квадрат метр төзибез. Сатып алучыларның 15%-ка якыны – Татарстан халкы түгел. Ягъни без үзебезгә системалы бурычлар куйдык, без алар өстендә эшләдек. Болар безгә кинәт кенә күктән төшмәде. Универсиада булды, әйе. Федераль үзәккә, Россия Президентына, хөкүмәткә рәхмәт. Менә дигән команда барлык чараларда да эшләде: Универсиадада да, спортның су төрләре буенча чемпионатында да, футбол буенча дөнья чемпионатында да. Бу big wave raises all boats сыман - зур дулкын барлык көймәләрне дә күтәрә. Һәм алар безгә күтәрергә булыштылар. Әмма бу зур штанганың бер өлеше.
- Су китәчәк, көймәләр исә төпкә утырырга мөмкин.
- Без су дәрәҗәсен тотарга тырышабыз.
– Без хәзер, инде бу атналарда, Мәскәүдә бюджет процессын башлыйбыз. Мәскәүдә бюджетның төп керем өлеше - 43% - НДФЛ (физик затлар кеременә салым). Ә сезнең төп маддә - туризммы?
- Юк, бездә дә, әлбәттә, НДФЛ. Туризм, дөнья статистикасы нигезендә, миллионнан артыграк туристлар кабул ителгәндә тармакка әверелә.
– Әмма сездә - 3 миллион.
- Бездә 3 миллион 300 мең кеше, әмма бу әле барлыкка килә торган тармак . Сүз дә юк, шәһәр бюджеты кеременең төп өлешен НДФЛ тәшкил итә. Без зур бизнес шәһәре: химия, нефть химиясе, авиа -, машина төзелеше, вертолет төзелеше, IT, сәүдә. Ягъни бездә, әлбәттә, НДФЛ, җир салымы һәм милекне арендалау. Әгәр турыдан-туры бюджетны алсак, Казан бер кешегә җитешлек ягыннан 11-нче, 10-нчы урында, ягъни без майда йөзмибез. Әмма, әйткәнемчә, республика Президентының системалы ярдәме белән субвенцияләр, дотацияләр, капиталь ремонт, капиталь төзелеш программалары — әлбәттә, минем бюджетым, кем әйткәндәй, Аллаһка шөкер.
- Туризм бюджетка нәрсә китерә соң?
Туризм - ул эш белән тәэмин итү, ул - танылу. Бу безнең хезмәт күрсәтү өлкәсенең эше.
- Әйдәгез, хезмәт күрсәтү өлкәсе турында. Барысы да әйтәләр бит: менә бу эш – корыч балкаларны кою, тракторлар яки КамАЗлар җыю дигән сүз…
- Без үзебезне постиндустриаль шәһәр итеп күрәбез. Әлбәттә, һәрвакыт мин хисаплаганнар калачак. Әмма шулай да без хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерәчәкбез. Без кунакханәләрдә үсәбез. Кунакханәләр - ул меңләгән мәшгуль кешеләр. Такси, автобуслар, экскурсоводлар. Сувенир продукциясе, безнең кафелар, рестораннар һәм башкалар.
– Ягъни мәшгульлек.
- Төрле кешеләр килә. Җомга - якшәмбе көннәрендә кич һәм хәтта дүшәмбе көнне иртән юлларда бөтен Идел буе, Урал, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе номерлары эленгән күп кенә машиналар күрәчәксез.
- Алар Казанда нәрсә эзли?
- Ял итәргә киләләр.
- Кремльне караргамы?
– Алай гына да түгел. Бездә бик күп чаралар уза. Без югары мәдәният шәһәре. Менә дигән опера театры, искиткеч симфоник оркестрыбыз бар…
- Кремль, театрлар, музейларга – бердән. Ә икенчедән нәрсәгә?
- Тәмле ашарга.
- Тәмле ашар өчен Казанга килергә кирәкме?
– Бездә бәя һәм сыйфат тәңгәл килә. Бездә Идел, Казансу, яр буйлары, кешеләр ярдәмендә шәһәр матур. Без иҗтимагый киңлекләр, мәдәни учреждениеләр белән үсеш алдык.
- 14 ел – арымадыгызмы?
- Юк, мин арымадым. Минем өчен һәр көн яңа. Менә без сезнең белән ике ел күрешмәдек. Бездә, татарларда һәр очрашу - яңа тормыш кебек. Кызыклы, бөтенләй төрле кешеләр белән. Әйтик, бездә хәзер бик шәп архитекторлар күргәзмәсе уза. Голландлылар килде. Тулы бер аяклы энциклопедия.
Һәм яңа проектлар. Әйтик, без әле генә WorldSkillsны тәмамладык. Чиратта янә дулкын, ул Казанны яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.
– Нинди дәрәҗәгә? Кая күтәрәчәк?
- Таныла бару. Без хәзер 2023 елда Казанга УЕФА супер-кубогын алып килү өстендә Президентыбыз белән эшлибез. Ул быел Истанбулда узды. «Челси» һәм «Ливерпуль» уйнады. Бөтен дөнья, бөтен элита шунда килә. Сәясәтчеләр дә, барлык футбол тирәсендә әйләнүчеләр дә килә торган башка вакыйга уйлап тапмассың да, бу бары тик БМО Генассамблеясы гына булырга мөмкин (әмма анда да бизнесменнар килмәячәк). Без Аллаһ бирсә, җиңсәк, 2023 елга кадәр эре компанияләр, миллиардлы бюджетка ия булган иганәчеләр килүен алдан билгеләрбез. Ә бу - дуслар, бу - партнерлар, Казанда аларның бизнесы үсеше өчен килешү мөмкинлеге.
Ягъни, без үзебезгә максат сайлыйбыз һәм Казанны алга чыгара торган штангаларны күтәрәбез, ә иң мөһиме, бу юл халык иминлегенең яңа дәрәҗәгә күтәрелүен күзаллый. Балаларыбыз, яшьләребез өчен перспектива. Ягъни моннан зур дулкыннар ярала. Безнең 7 көндәшебез бар. Ягъни бу гади генә бурыч түгел.
– Ә кайчан карар кабул ителәчәк?
- Март аенда.
Бу команда эше. Миннән сер нәрсәдә, дип сорагач, сер - зур җитәкчеләрдән бәхет елмаюда дип җавап бирәм. Безнең бабай Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Аңа кадәр бөек җитәкчеләр Мусин, Табеев Фикрәт Әхмәтҗан улы булды. Хәзер - Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Бөек дәүләт ирләренең дәвамчанлыгы бар, бер көймә бар, анда президент, парламент, хөкүмәт, мэр гына түгел, барысы да эшли. Зур бизнес. Бездә олигархлар юк. Безнең предприятиеләрдә дә, предприятие коймасының аргы ягында да булган хәлләр өчен җаваплы кешеләр. Гади рецепт. Нефть эшкәртү заводлары, зур компанияләр, нефть башка төбәкләрдә дә бар, әмма кешеләр һәм дәвамчанлык булырга тиеш. Мин бу көймәдә булуым белән бәхетле.
Мин ниндидер искитмәле талантларга ия түгел, әмма миңа булганнарын ачарга мөмкинлек бирделәр. Һәм моны Шәймиев, Миңнеханов һәм өлкән хезмәттәшләр эшләде. Мин барысын да санап бетерә алмыйм. Бу - премьер-министрлар да, парламент та, иң мөһиме – хезмәт сөючән татарстанлыларыбыз. Без эшли беләбез, без хезмәт итә беләбез. Казан да, Татарстан да Россиянең терәге булды, булып тора һәм һәрвакыт шулай булып калачак.
Интервьюның тулы версиясе «Эхо Москвы» радиостанциясе сайтында 2019 елның 9-нчы октябрендә урнаштырылды