(KZN.RU, 17-нче май). Яңа туристик сезон алдыннан Казанның тарихи өлеше тәртипкә китереләчәк. Шәһәрнең үзәк урамнарында булып кайтканнан соң бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Мэр Петербург һәм Бауман, шулай ук әлеге урамнар янындагы территорияне тикшерде. Эш киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү сораулары буенча урынбасары Руслан Шакиров, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин катнашты.
“Универсиадага әзерлек вакытында, Казанда спорт объектлары, транспорт чишелешләре, торак фондның масштаблы төзелеше алып барылганда, шәһәрнең тарихи өлешен игътибарсыз калдырмау мөһим, - диде Илсур Метшин. – Яңа туристик сезон ачылуын исәпкә алсак та, бу мәсьәлә актуальлеген юаглтмый”.
Петербург урамының җәяүлеләр юлы өлешендә фонарьларның бер өлеше ватылган, яңгыр канализацияләренең металл рәшәткәләре тамыры белән чыгарылган. Санкт-Петербургтагы Казан соборын символлаштырган ротонданың пыялалары ватылып беткән диярлек, фасадка да зыян килгән.
Иртән үтеп баручы шәһәр Мэрына: “Яшьләрнең шәһәр үзәгендә тәртип бозуын күрү бик авыр. Кисәтү ясасаң – игътибар итмиләр”. “Бергәләп тәрбияләрбез”, - дип җавап бирде аңа Илсур Метшин.
Бауман урамында хәл шундый ук. Шәһәр үзәгендә архитектураның кече формаларының тышкы күренешен озак вакытка торгызу өчен вандалыкка каршы материаллар кулланылырга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, Бауман урамында урнашкан биналарның күбесе шыксыз күренә. “Бина хуҗаларына, арендага алучыларга, безгә – муниципалитетка сораулар бар”, - диде Казан Мэры.
“Бүгенге киңәшмәнең нәтиҗәсе булып, яңа туристик сезон алдыннан без тормышка ашырырга тиешле чаралар планы була. Бу Петербург һәм Бауман урамнарына гына кагылып калмыйча, Иске Татар бистәсенә дә карый. Шәһәрнең тарихи үзәген тәртипкә китерергә кирәк”.