Казан Мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсендә күчмә киңәшмә үткәрде.
(KZN.RU, 9-нчы август). Мәрҗани урамы төсен саклап калу – Татарстан башкаласы үзенчәлекле почмакларын төзекләндерүнең төп максаты. Бу хакта күчмә киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдерде.
Әлеге урамда урнашкан биналар арасында архитектура һәйкәлләре бар, әмма йортларның күбесе – Мәрҗани урамының күренешен формалаштыра торган тирәлек объектлары. Биналарның бүгенге торышы оператив рәвештә карар кабул итүне таләп итә. Иске Казан күренешен саклап калып, шул ук вакытта әлеге микрорайонга яңа сулыш өрү хакында барды бүген сүз күчмә киңәшмәдә.
Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты Ирек Фәттахов, Казан шәһәре Думасының социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия рәисе Сергей Кондратьев, шулай ук Мәрҗани урамы кишәрлеге милекчесе, эшмәкәр Александр Сергеев катнашты.
Казан Мэры билгеләп узганча, шәһәрнең тарихи үзәген төзү һәм төзекләндерүнең законга нигезләнгән процедурасы бар. “Бу урында 9 катлы бина яисә шундый юнәлештә төзелешкә рөхсәт бирелмәячәк”, - ди Илсур Метшин.
“Беренче линия танырлык хәлдә булырга тиеш. Фотоларда гына булса да сакланган мәдәни катламны торгызырга кирәк. Ә менә фнкционалның нинди булуын милекче хәл итә. Безнең максат һәм үтенеч - әлеге урам төсен саклау”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.