Шул көннән башлап Казан 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары хуҗабикәсе булачак.
(KZN.RU, 22-нче август). Иртәгә Шэньжэньда FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) әләмен тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узачак. Шэньжэнь шәһәре Мэрының Казан Мэры Илсур Метшинга әләмне тапшыру процедурасы 2011 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын ябу кысаларында уза.
“Шул мизгелдән Казандагы Универсиада башланачак”, - дип ассызыклады әлеге вакыйганың әһәмиятен Илсур Метшин.
Әләмне тапшыру барышының протокол өлеше 5 минут барачак. Россия ягыннан сүзне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казандагы 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү оештыру комитетының башлыгы Игорь Шувалов тота.
FISUәләмен тапшыру чарасында Россиядән 120 артист катнашачак. Алар тамашачыларга милли төсне тәкъдим итәчәк 10 минутлык чыгышта катнаша. Казан турындагы финал җырны Аида Гарифуллина башкара, җырны “Грэмми” премиясенә ике тапкыр лаек булган Уолтер Афанасьефф иҗат иткән.
Шэньжэньдагы Уеннарны ябу чарасын һәм Универсиада Әләмен тапшыруны дөньяның 150 илендә күзәтәчәкләр. Безнең портал укучылары шулай ук әлеге күренеш шаһиты була алачак. Церемония Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, 24 август көнне FISU әләме Казанда була, ә 30 август көнне “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” вәкилләре катнашында студентлар берләшмәләре активистлары һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары белән Россиянең иң эре студентлар үзәкләре буенча эстафета-турга юл тотачак.