(KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген иртән Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының үзәк Бауман урамындагы тарихи һәм истәлекле объектларында башкарылган эшләр барышы белән танышты.
Күчмә эш киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү сораулары буенча урынбасары Руслан Шакиров һәм Вахитов, Идел буе районнарының башлыгы Андрей Лобов катнашты.
Мэр Бауман урамындагы 32-нче һәм 34-нче номерлы йортларны карап чыкты. Беренчесе – “Казанское подворье” бинасы, федераль әһәмияткә ия булган тарихи мирас объекты; икенчесе исә - “сәүдәгәр Щетинкин йорты” – республикакүләм әһәмияткә ия. “Дом на Проломной” ҖЧҖ вәкиле – биналар хуҗасы Видан Михайилович йортлар төзекләндереләчәк ди. “Һәйкәлләрнең фасадлары тулысынча кайтарыла”, - дип ышандырды ул.
Илсур Метшин караган объектларның тагын берсе Бауман урамы буенча 36 йорт булды. Элек монда “Себер номерлары бинасы” урнашкан булган, хәзерге вакытта мәдәни мирасның югалтылган объекты дип санала. Хуҗасы – “Инвест Хаус” ҖЧҖ. Территориясе койма белән тотып алынган, төзелеш эшләре алып барыла. Аерым алганда, котлован эшләнгән. Компания директоры Михаил Антонов Шәһәр Мэрына хәбәр иткәнчә, бу ел ахырына кадәр компания бина каркасын торгызуны тәмамларга ниятли. Фасад өлешләре (Г формасында, Бауман һәм Чернышевский урамнары киселешендә) тулысынча тарихи аналогына тәңгәл киләчәк дип каралган.
Төзүче бу урында торак һәм административ зоналы, бутиклар булган күпфункцияле комплекс торгызырга уйлый. Проектта машиналарны кую җир асты урыны бар, якынча 90 машинага исәпләнгән. Бина хуҗасы әлеге эшләрне 2012 ел ахырына тәмамларга уйлый.
Шәһәр башлыгы шәһәр һәм республика җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләрен аерым борчыган территорияләрне карап чыкты. Аерым алганда, Чернышевский урамы буенча 10/6 йортта урнашкан, элек республикакүләм әһәмияткә ия булган “Потехин йорты”. Илсур Метшин билгеләп узганча, әлеге объектны саклау бурычы алынмый, бинаны торгызу сорала. Бина хуҗасы – “Ершовский” МФК ҖЧҖ. Аның вәкилләре башка тарихи биналар хуҗалары кебек үк бүген шәһәр Башкарма комитетында булачак тематик киңәшмәгә чакырылган. Сүз Казанның тарихи үзәген төзекләндерү һәм саклап калу турында барачак.