(KZN.RU, 2-нчедекабрь).Бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында “Ел студенты-2011” бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүчеләрне бүләкләү церемониясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
“Ел студенты-2011” исеменә Казан федераль университетының Икътисад һәм финанслар институтында белем алучы Марсель Нигъмәтҗанов лаеклы дип табылды.
Быел бәйге 16 номинация буенча үтте: “Ел интеллекты”, “Иң яхшы студентлар иҗтимагый оешмасы”, “Елның иң яхшы студентлар иҗади коллективы”, “Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Ел журналисты”, “Ел спортсмены”, “Елның җәмәгать эшлеклесе”, “Елның иң яхшы студентлар социаль проекты”, “Махсус урта уку йортлары студентлар үзидарәсе органы”, “Елның студентлар клубы”, “Елның студентлар хезмәт отряды”, “Елның студентлар спорт оешмасы”, “Студентлар тулай торагы үзидарәсе органы”, “Елның студентлар фәнни оешмасы”, “Ел студенты Гран-при”е һәм “Ел вузы гран-при”е номинацияләре буенча республика студентлары көч сынашты.
Бәйгегә Татарстан Республикасының югары һәм урта белем бирә торган уку йортларыннан барлыгы 268 заявка кабул ителгән. Шуларның 189 – Казаннан, 18 – Яр Чаллы шәһәреннән, 4-әр Минзәлә, Алабуга, Зәй һәм Яшел Үзәннән, 18 - Түбән Камадан, 23 – Чистайдан, 2 – Лениногорсктан, берешәр – Әлмәттән һәм Буадан.