Бүген Татарстан башкаласында кече һәм урта бизнесның 82,5 мең оемасы теркәлгән, анда 158 меңнән артык кеше хезмәт итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 2,4% һәм 2,3% ка югары. 2024 ел башыннан бирле үзмәшгульләр саны 32% ка арткан һәм 130 мең 597 кеше тәшкил иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Кече бизнес утырмады – кече оешмалар саны артты, өстәвенә 22 меңнән артык үзмәшгульлек теркәлгән. Мин хәтерлим, беренче елда безнең 22 мең үзмәшгульлекбар иде – безгә шундый бурычны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт куйды», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча кече оешмалар әйләнеше 578 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорыннан 10%ка артык. Тугыз ай эчендә шәһәр бюджетына кече һәм урта бизнес субъектларыннан 8,7 млрд сум салым кергән, бу узган елгы күрсәткечтән 45 процентка югарырак.
«Шәһәр кече һәм урта бизнесы үзләрен ничек хис итүенең бер күрсәткече – бу, һичшиксез, салымнар керү. Кече бизнестан 45% плюс кергән – узган елның шул ук чорына караганда 8 млрд сумнан артык. Шул ук вакытта эшкуарлар үзләре генә моның нинди бәя белән бирелүен, хәзерге шартларда ничек яшәү һәм үсү җиңел булмавын беләләр», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Кече оешмалар хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы аена 35 мең сумнан артып китә, бу узган елның шушы чорына караганда 2%ка артык. «Монда күләгә секторына сораулар бар, без хезмәттәшләребез белән бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады Илдар Шакиров.