Киләсе айда Казанда яңа «РАС для РАС» проекты старт ала – ул һөнәри үзбилгеләнүнең индивидуаль маршрутларын булдыруны күздә тота. Инициатива шәһәрнең 18 мәктәбендә белем алучы менталь үсешләре бозылган 35 баланы үз эченә ала. Махсус балалар белән эшләүче тагын 25 педагог һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча белем алачак. «Аутистик спекты бозылган һәм башка менталь үсешләрендә тайпылышлар булган яшүсмерләр өчен үзбилгеләнүнең рациональ алгоритмы» проекты ТР рәисе гранты акчасына тормышка ашырыла.
Бүгенгә Казанның 53 мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен шартлар тудырылган, шуларның сигезе соңгы елда моңа җайлаштырылган. «Сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен сыйныфлар ачу, коллективлар шундый балалар белән эшләүгә әзер булган мәктәпләр челтәрен киңәйтү буенча эш бик җитди алга китте. Хәзер алар 50 дән артык. Мондый сыйныфлар аларга үсеш, социальләшү, адаптация өчен мөмкинлекләр бирә», – диде аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин.
Шул ук вакытта Казан мәктәпләрдә аутистик спектры бозылган балалар өчен ресурс сыйныфлары ачылган беренче шәһәрләр арасында булды. Татарстан башкаласында алар барлыгы 14, ә быел беренче чыгарылыш укучылары – адаптив программа узган тугызынчы сыйныф укучылары булачак.
«Хәзер без аларның киләчәге турында кайгыртабыз һәм аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкә урнаштыру һәм озата бару мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ресурс сыйныфлар укучылары укытучылар һәм тьюторлар белән шөгыльләнә, алар өчен лекцияләр һәм семинарлар үткәрелә.
«Без укытучылар һәм тьюторларны укыту буенча шактый озын юл уздык – алар илдә алай күп булмады. Чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә туры килә. Махсус балалар белән эшләүче кешеләр – изгеләр. Һәрвакыт гаҗәпләнәм: гаиләнең бу проблема тирәсендә якынаюы һәм чишелеш табуы бер эш, ә кешеләрнең үзләрен шундый эшкә багышлавы икенче эш», – дип билгеләп үтте мэр һәм белгечләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Гүзәл Сәгыйтова сүзләре буенча, Казан мәктәпләрендә барлыгы 1346 инвалид бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1167 бала белем ала.