«Җиңү Проспекты», «Яшьлек» һәм «Төньяк вокзал» метрополитен станцияләрендә быел косметик ремонт үткәрү һәм яктыртуны алыштыру планлаштырыла. Барлык эшләр Казан метрополитенының 20 еллыгы алдыннан башкарылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
«Безнең шәһәр тормышында метрополитенның ролен бәяләп бетергесез. Без өстәлгән һәр йөз пассажир артыннан игътибар белән күзәткәнебезне яхшы хәтерлибез. Казанның 1000 еллыгыннан соң башта метродан 5,5 мең, аннары 7 мең кеше файдаланган. Бүгенге көндә – бу миллионлаган пассажирлар. Без метрополитенның икенче линиясен сафка бастыруга зур өметләр баглыйбыз», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Узган ел «Кремль», «Тукай мәйданы», «Төньяк вокзал», «Сукно бистәсе» һәм «Дубравная» станцияләрендә ремонт-төзелеш участогы көче белән ремонт ясалган. Барлык станцияләрнең вестибюльләрендә һәм касса залларында җылытуны тәзәтүне төгәлләделәр. Узган ике елда белгечләр 540 метро тибындагы автомат рәвештә ишекне яба торган җайланманың 360 ын алыштырдылар.
Айдар Абдулхаков хәбәр иткәнчә, 2024 елда метрополитен тоннельләрендә 754 лампа алыштырылган, платформаларда һәм вестибюльләрдә 450 дән артык яңа яктырткыч урнаштырылган. Пассажирларга уңайлы булсын өчен метрополитен станцияләренең барлык вестибюльләрендә 116 салкын һава үтеп керүдән киртә булдыру өчен хезмәт итә торган прибор (җылылык пәрдәсе) эшләп торды.
«Гаять зур эш күләме башкарылган, саннар да, слайдлар да, ә иң мөһиме – эш нәтиҗәләре тәэсирләндерә. Айдар Камилевичның хуҗалыгы зур һәм мәшәкатьле. Метрополитен гына нәрсә тора – ул шәһәр астындагы шәһәр. Әмма без аның пассажирларга карата никадәр дустанә мөнәсәбәттә була баруын күрәбез – яктырак, җылырак, чистарак», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Предприятие акчасына метрополитенның барлык станцияләрендә югары резолюцияле 110 заманча цифрлы видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Сервер сатып алынган һәм объектларның транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән идарә итү пункты – ситуация үзәге файдалануга тапшырылган.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча диспетчерлык хезмәте булдырылды һәм тәүлек буе кизү тору оештырылды. Объектларда тәүлек буе патрульлек итү һәм законсыз катнашу актларын булдырмау өчен сигез кешедән торган тиз җавап бирү төркеме формалаштырылды», – дип сөйләде предприятиенең генераль директоры.
Быел метрополитенны төзекләндерү дәвам итәчәк. «Метроэлектротранс» электродепоның тоткарлык-ремонт комплексы бинасында дүрт роллет капкасын алыштырырга планлаштыра. Узган ел бишне алмаштырганнар, шулай ук метро тоннеленә поездлар керү урынында механик яктан деформацияләнгән порталь капкалар алыштырылды.
Россия метрополитеннары арасында узган ел нәтиҗәләре буенча Казан метрополитены «Россиянең транспорт куркынычсызлыгы» һәр ел саен уздырыла торган милли премиясенең «Иң яхшы транспорт инфраструктурасы субъекты» номинациясендә беренче урынны алды, дип хәбәр итте Айдар Абдулхаков.
«Зур күләмдә ремонт, яктырту, таләп ителә торган куркынычсызлык нормаларына туры китерү. «Россиянең транспорт куркынычсызлыгы» милли премиясенең федераль конкурсында беренче урын алу очраклы түгел», – дип ышандырды шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел электр транспорты белән ташу күләме рекордлы санда – 80,5 млн. пассажир тәшкил итте. Казан метрополитеныннан 39 млн 356 мең кеше файдаланган –күрсәткеч 11% ка арткан. «Пассажирлар агымы кимү гомумшәһәр тренды булган хәлдә, быел без пассажирлар йөртү күләмен саклап калуны максат итеп куябыз, һәм моның өчен безнең төп бурыч – киләчәктә дә пассажирлар йөртүнең уңайлылыгын, сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын арттыру», – диде Айдар Абдулхаков.