Агымдагы елда Казанның 30 меңләп кеше яшәгән яңа микрорайоннарының берсендә («Лето» торак комплексында) «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзеләчәк. Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бинада икешәр спорт залы һәм бассейн, шулай ук 612 урынга исәпләнгән актлар залы һәм ашханә урнашачак. Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин шундый мәгълүмат китерде.
Моннан тыш, Бохара һәм Ягодинская урамнарында ике балалар бакчасы һәм Мәгариф хезмәткәрләре йорты – педагогик осталыкны үстерүнең алыштыргысыз үзәге ачу планлаштырыла. Мондый учреждениеләр Россиядә нибары өчәү.
2024—2025 уку елында Казан мәктәпләрен 180 меңнән артык укучы кабул иткән, алар арасында 18 мең бала – беренче сыйныф укучылары. Балаларны 8,9 мең педагог укыта. Балалар бакчаларына 69,2 мең бала йөри, аларны укыту белән 7,9 меңгә якын укытучы шөгыльләнә.
Узган ел «Салават күпере» бистәсендә яңа балалар бакчасы, шулай ук Родина урамында, М-14 микрорайонында һәм «Весна-2» торак комплексында 4 меңгә якын урынга исәпләнгән өч яңа мәктәп һәм 2 нче гимназиянең өстәмә корпусы ачылды.
11 ел эчендә Казанда 29 мәктәп төзелгән – бу миллионлы шәһәрләр арасында рекордлы күрсәткеч, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала.
«Казан 2014 елдан башлап Россия төбәкләре арасында социаль объектлар төзү буенча лидерлыкны саклап кала. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 98 балалар бакчасы һәм 29 Мәктәп, 15 мәдәният йорты, җиде хастаханә һәм 20 поликлиника, 22 спорт объекты, яшьләр үзәге – барлыгы 192 объект төзелде», – диде мэр Илсур Метшин.
Яңа мәгариф учреждениеләрен төзүдән тыш, 2024 елда ТР башкаласының алты мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелгән. Соңгы 10 елда 91 мәктәп һәм 78 балалар бакчасы, 20 елда 181 мәктәп һәм 96 балалар бакчасы яңартылган.
Моннан тыш, 2019 елдан башлап Казанның 13 муниципаль савыктыру лагереның бишесе капиталь ремонтланган. Аларда һәм мәктәп яны лагерьларында ел дәвамында 48 меңнән артык бала ял иткән.
«Безнең шәһәр белән күбрәк педагоглар кызыксына — соңгы биш елда безгә илнең 23 төбәгеннән 1305 кеше күченде», — дип билгеләде Казан мэры.
Бу уку елының җәйге сменасы «Яшь Гвардия» ел әйләнәсе спорт лагерен ачудан башланды, анда узган ел 2,1 меңнән артык яшь спортчы ял иткән.
Хәзерге вакытта 280 урынлык «Нармонка» балалар хәрби-патриотик лагере төзелә. Шулай ук Ватанны саклаучылар елында 60 нчы мәктәп базасында патриотик үзәк ачу планлаштырыла, ул хәрби-патриотик чаралар өчен шәһәр һәм республика мәйданчыгы булып тора, тәҗрибәсе һәм командасы бар.
Казанның яшүсмерләр клубларындагы түгәрәкләргә бүген 20 мең бала йөри, түгәрәкләрнең 65% ы – бушлай. 2014 елдан 54 клуб төзекләндерелгән, бу аларның гомуми санының 80% тәшкил итә.
Узган ел «Яратам» яшьләр үзәге эшли башлады һәм «Вертолет» үзәгендә тулы капиталь ремонт тәмамланды.
Яшьләргә психологик ярдәм «Ышаныч» үзәгенең 17 филиалында күрсәтелә – Россиядә иң зур челтәр. Ә Казанның балалар ышаныч телефоны икенче ел «Иң яхшы ышаныч телефоны» номинациясендә Бөтенроссия бүләген ала.
Заманча таләпләрне исәпкә алып яисә яңа биналарны 20 ел эчендә Казан мәдәният учреждениеләренең 95% ы яңартылган. Шул исәптән театрларның дүрт яңа бинасы барлыкка килде, биш шәһәр музее ачылды, «Замбези елгасы» яңа зоопаркы һәм бистәдәге сигез мәдәният йорты төзелде, милли китапханә бинасы төзекләндерелде, Казан циркы ремонтланды, 15 муниципаль китапханә яңартылды һәм тугыз мәдәни үзәк капиталь ремонтланды. 2024 елда аларны 20 миллионга якын тамашачы караган.