2024 елда Татарстан башкаласында эшкәртүгә 1500 тонна калдык озатканнар. Бу узган ел белән чагыштырганда 400 тоннага күбрәк. Казан — тотрыклы үсеш өлкәсендә Россия шәһәрләре һәм төбәкләре рейтингында лидерлар рәтендә. Шул ук вакытта органиканы һәм төзелеш калдыкларын эшкәртү проблемасы көнүзәк булып кала. Экологик мәсьәләләрне хәл итү өчен эшкәртү буенча тиешле инфраструктура, шулай ук кешеләрнең фикерләве белән эшләү кирәк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин катнашындагы хисап сессиясендә «KOMANDA» агентлыгы директоры Валерия Маршалова сөйләде.
Ул искәрткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан «Экология иминлеге» яңа милли проекты старт алды, ул барлык төбәкләр өчен җитди максатлар куя. Мәсәлән, 2030 елга Россиядә каты коммуналь калдыкларның 100% ы сортларга аерылырга тиеш, күмүгә аларның яртысыннан артыгы эләгергә тиеш түгел, ә калдыкларның чиреген икенчел чимал сыйфатында әйләнешкә кертергә кирәк.
Валерия Маршалова сүзләренчә, казанлыларда табигать һәм экология белән кызыксыну арта. Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе гамәлгә ашыра торган «Шәһәрле-галим» проекты ачык мисалларның берсе булып тора. Әлеге проекта 1000нән артык кеше катнашты. Шәһәр халкының игътибарын шулай ук Рус-Алман Швейцариясендә орнитологлар һәм гидрологлар үткәргән тематик экскурсияләр җәлеп итә. Шулай ук халык чыганакларны саклау темасына битараф түгел – берничә ел элек ачылган «УРАМ» экстрим-паркында икенчел чимал җыю мобиль пункты җаваплы гражданнар арасында танылды.
Докладчы сөйләгәнчә, Татарстан һәм аның башкаласы бүген тотрыклы үсеш өлкәсендә Россия шәһәрләре һәм төбәкләре рейтингында лидерлар рәтендә. Сүз, мәсәлән, «ВЭБ.рф», «Сбер» рейтинглары турында бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан Россиядә «РА Эксперт» рейтингы процедурасын узган һәм югары бәя алган беренче шәһәр булды.
Татарстан башкаласының экология проектлары арасында Самосырово чүплеген һәм ләм кырларын рекультивацияләү, Казанның чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм башкалар бар. Ләкин, тотрыклы үсеш өлкәсендә лидерлыкка карамастан, әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтыны киметү мәсьәләләрендә шәһәрнең үсәр урыны бар.
Валерия Маршалова узган елның октябрь-ноябрь айларында халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән уртаклашты. Казанлыларны нинди экологик проблемалар борчый, дип сорадылар. Беренче урында – калдыклар һәм эшкәртү темасы, икенче һәм өченче урында — һава һәм сулыкларның пычрануы.
Шәһәрдә беренче юнәлеш – калдыкларны эшкәртү һәм сортларга аеру буенча эш башланган инде. 2023 елда төбәк операторы эксперимент үткәрде, биш төрдәге чүп җыю өчен ике меңләп сары сетка урнаштырды (бу пластик, пыяла, кәгазь, алюминий һәм тетрапак). Ирешелгән нәтиҗә сөендерде: халык идеяне теләп кабул итте.
Валерия Маршалова органика һәм төзелеш калдыкларын эшкәртү проблемасына аерым тукталды. Әлегә «соры йөкчеләр» белән мәсьәлә кискен тора, алар законсыз рәвештә чүп савытлары мәйданчыкларында һәм санкцияләнмәгән чүплекләрдә төзелеш калдыкларын калдыралар. Әлеге проблеманы федераль һәм республика дәрәҗәсендә хәл итү буенча беренче закон адымнары бар инде. Әмма тикшерүне көчәйтү белән беррәттән төзелеш калдыкларын эшкәртү буенча инфраструктура булдырырга кирәк. Моңа ихтыяҗ бик зур, чөнки аларның күләме даими үсә. Полигоннарга җибәрү мәсьәләне хәл итү түгел. KEPT мәгълүматлары буенча, Россиядә 2021 елдан 2023 елга кадәр мондый калдыкларны утильләштерү күләме дүрт тапкырга арткан – 15 млн тоннадан 63 млн тоннага кадәр.
Докладчы шулай ук полигоннарга чыгарыла торган чүп-чарның якынча 30% органик калдыклар тәшкил итүен билгеләп үтте. Алар башка матдәләр белән химик реакциягә керә, ямьсез исләр бүлеп чыгара, туфракны һәм суны пычрата. Әмма әлегә нәтиҗәле карар юк. Валерия Маршалова бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк технологияләрне үстерү зарурлыгын билгеләде.
Тулаем алганда, аның фикеренчә, инфраструктура белән генә эшләү генә җитми – экология культурасын гамәлгә кертергә кирәк. «Аңны үзгәртү тиз юл түгел, дистә еллар кирәк булырга мөмкин. Әмма кешеләр үзгәрергә әзер, алар башкаларга сөйли, балаларны өйрәтә, һәм киресенчә – балалар үз ата-аналарын өйрәтә. Һәм без шәһәрдә масштаблы аралашулар һәм киңәшләшүләр экологик фикерләүне үстерү өчен бик кирәк дип уйлыйбыз», – дип белдерде докладчы.
Ул бу өлкәдә эшнең планнары һәм юнәлешләре күп, дип өстәде. Мисал итеп Казанда шәһәрнең яшел каркасын һәм аның биологик төрлелеген ныгыту өчен шәһәрнең мини-бакчаларын булдыруны китерергә мөмкин. Шулай ук «Казан – судагы шәһәр» проектын тотрыклы үсеш күзлегеннән карарга мөмкин дигән фикер яңгырады. Валерия Маршалова әлеге проект өчен өлешчә «яшел финанслау» алуга өмет белдерде. Эш Казанның Башкарма комитеты, төрле белгечләр һәм шәһәр бергәлекләре белән хезмәттәшлектә алып барыла.
Докладчы ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым очрашу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте, анда катнашучылар идеяләр турында фикер алыша һәм экология иминлеге темасына мәгълүмат белән уртаклаша алыр иде: «Сез илдә уңай үзгәрешләр лидеры. Һәм югарыда телгә алынган проектлар – бу зур җиңүләр. Без дә, сез дә бик катлаулы проектларга алынабыз. Теманы алга таба кузгату өчен безгә лидер кирәк. Ул вакытта «Экология иминлеге» милли проектының да мөмкинлеге булачак».
Төбәк башлыгы яңгыраган теманың бик мөһим булуы белән килеште. «Мин безгә киңәшергә кирәк дип уйлыйм. Нәкъ менә бүген «тормыш өчен инфраструктура» буенча комиссия уздырдык. Бу ил җитәкчелеге куйган милли максатлар өлешендә. Әлеге темаларны ил масштабында алга этәрергә кирәк, бу бик җитди эш. Ул инфраструктура турында гына түгел, холык турында да. Өлкәннәрне үзгәртеп булмый, әмма балалар аша бу эшне башлап җибәрергә була», — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул экология өлкәсендәге идеяләрне ил масштабларында тормышка ашыру буенча йөкләмә бирергә вәгъдә итте.