Бүген Ратушада шәһәр медицина нәселләре вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Казан мэры Илсур Метшин тантаналы шартларда 10 гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле статуэткалар тапшырды. Бер нәселнең гомуми медицина стажы 800 елдан артып китә.
«Бүген без шәһәребезнең медицина нәселләрен хөрмәтлибез. Табиб – барыннан да элек, бу зур җаваплылык, кеше яратуның акыл җитмәслек дәрәҗәсе һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, шәхси эшләренә яки мәнфәгатьләренә карамастан, мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер булу. Көн саен шулай. Сезнең кулда кешенең тормышы һәм сәламәтлеге – иң кыйммәтле әйбер», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин чакырылучыларга.
Шәһәр башлыгы табиблык эше тирән белем, сизгерлек, игътибарлылык һәм сабырлык кебек әхлакый сыйфатларга ия булуны таләп итә, дип ассызыклады. «Нәкъ менә сезнең буыннар тәҗрибәсенә һәм дәвалауның заманча ысулларын куллануга нигезләнгән һөнәри осталылыгыз нәтиҗәсендә Казанның Сәламәтлек саклау системасы елдан-ел нәтиҗәлерәк, яңарак, иң катлаулы мәсьәләләргә җавап бирергә сәләтле була бара», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Мэр шулай ук шәһәр өчен мөһим вакыйгалар – яңа медицина учреждениеләре ачылу турында искә төшерде. Мисал өчен, 2024 елда пациентлар өчен М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге үз ишекләрен ачты һәм Салават күперендә амбулатор-поликлиника үзәге, Чебакса һәм Борисоглебски бистәләрендә табиб амбулаторияләре файдалануга тапшырылган.
«Бу өзлексез эш, ул бу минутларда да дәвам итә, әмма без барыбыз да иң заманча җиһазлар һәм иң уңайлы амбулатория дә кешесез, медицина хезмәткәреннән башка файдасыз икәнен аңлыйбыз. Казан тормышында медицина буыннарының аерым ролен ассызыклыйсым килә. Гасырлар дәвамында сезнең гаилә әгъзалары үзләрен искиткеч һөнәргә багышлый, балаларына аның мөһимлеген сеңдерәләр. Бу – үз эшеңә мәхәббәт һәм тугрылык. Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бәхет, нык сәламәтлек һәм яңа һөнәри уңышлар телим», – диде Илсур Метшин.
«Без сезнең белән горурланабыз! Сез безнең республика гына түгел, Идел буе, Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә югары дәрәҗәләр күрсәтәсез. Сезнең нәселләр бу бөек миссиягә – кешеләрне дәвалауга, аларның сәламәтлеген саклауга хезмәт итәләр. Сезгә һәм сезнең йөзегездә барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт», – дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.
Әмиров – Ахунҗановлар, Михайлов – Абдуллин – Ваһаповлар, Әхмәтҗановлар, Миролюбивлар, Булатов – Әюповлар, Хәбиров – Абашевлар, Корбангалиев – Мөхетдиновлар, Әкрамов – Гыймадиевлар, Бакиев – Добронецкийлар, Жаворонков – Богдановлар буыннарына Казан Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң озак стаж Жаворонков – Богдановлар гаиләсенә туры килә, аның вәкилләре үз гомерләрен фәнгә һәм сәламәтлек саклауга 800 елдан артык багышлыйлар. Нәселләрендә 25тән артык белгеч бар, алар арасында: табиб-педиатр, терапевт, психиатр, акушер-гинеколог, инфекционист, хирург, анестезиолог-реаниматолог, невролог, лаборатория диагностикасы белгече, медицина фәннәре кандидаты һәм башкалар.
Династиягә нигез салучы Рәкыя Богданова була, ул И.Меньшиков исемендәге балалар клиникасында табиб-педиатр булып хезмәт куйган, ә аннары профессор Меньшиков җитәкчелегендәге кафедра ассистенты булып эшләгән. Аның гомуми эш стажы 30 ел тәшкил итә. Рәкыя Богданованың улы әнисенең эшен дәвам иткән һәм шулай ук врач булган. Рефгат Богданов физиология кафедрасы доценты һәм КМИ дәвалау факультеты деканы урынбасары вазыйфасын башкарган. Ул медицинага 54 ел багышлаган. Үз эшчәнлеге чорында Рефгат Богданов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.
Табибның хатыны һәм медицина фәннәре кандидаты Гайя Богданова психиатр һөнәрен сайлаган. Ул Казан физик культура институтының анатомия кафедрасы ассистенты, аннары спорт медицинасы кафедрасы доценты булып эшләгән. Сәламәтлек саклау өлкәсенә Гайя Богданова 50 ел гомерен биргән. «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде.
«Мин бик дулкынланам. Бу залда булу зур мәртәбә. Мин, минем гаиләм, монда булганнарның барысы да рәхмәтле. Бу чараны оештыручылар медицинаны чыннан да аңлыйлар, күрәләр», – дип билгеләп үтте буыннан бүләкләнүчеләрнең берсе — өченче буын табиб Әнвәр Богданов.
Әнвәр Богданов — профессор, медицина фәннәре докторы, КДМУ кафедра мөдире һәм РКБ неврология клиникасы җитәкчесе, 200 дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән халыкара басмаларда 24 мәкалә санала. Татарстанның 50 еллык хезмәт стажы булган атказанган табибы 15 кандидат һәм алты медицина фәннәре докторы әзерләгән. Профессорның казанышлары исемлегендә: «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Дуслык» ордены, грамота – РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте. Ул шулай ук Татарстан Республикасының 2019 Ел табибы дип танылды.
«Без университетта алган белемнәр практикада хастаханәләрдә бик күпне бирә, ләкин шулай ук медицинада гаилә катнашуы да көчле йогынты ясый, чөнки ул бездә ниндидер аңсыз дәрәҗәдә. Әлеге чараны оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Без горурланабыз һәм әлеге вакыйгалар өчен рәхмәтлебез», — дип мөрәҗәгать итте Әнвәр Богданов залга.
Бу табиблар династиясенең кече дәвамчысы — Мостафа Богданов, ул тантанада бар иде, ул хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университетының беренче курсында укый.
Чакырылучылар арасында иң яше — Әхмәтҗановлар нәселе, гомуми стажы 128 ел. Өченче буын дәвам иткән гадәткә медицина хезмәте подполковнигы Фәрит Әхмәтҗанов нигез салган. Табиб-инфекционист буларак ул Кабулдагы (Әфганстан Демократик Республикасы) госпитальнең йогышлы авырулар бүлеген җитәкләгән. Аның гомуми эш стажы 43 ел тәшкил итә.
Медицинага керткән өлеше өчен Фәрит Әхмәтҗанов «III дәрәҗә СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, алты «СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен» медале, «Рәхмәтле Әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка» медале, СССР Югары Советы Президиумының «Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм хәрби батырлыгы өчен» грамотасы, шулай ук холера белән көрәш өчен ТР сәламәтлек саклау министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән.
Аның хатыны Фәрүзә Әхмәтҗанова 20 нче шәһәр поликлиникасында терапия һәм функциональ диагностика бүлеген җитәкләгән, аннары баш табиб урынбасары урынын биләгән. Профессиягә ул 42 ел багышлаган. Бүләкләре арасында «II дәрәҗә Чик буе гаскәрләре отличнигы» күкрәк билгесе, сәламәтлек саклау министрлыгының биш Мактау грамотасы, «Хезмәт ветераны» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре бар.
Икенче буында нәселнең варисы – табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Вадим Әхмәтҗанов. 2014 елдан ул «2 нче клиник хастаханә»нең кардиология бүлеген җитәкли. Хәзерге вакытта аның хезмәт стажы 30 ел.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә аның сеңлесе Әлфия Окурлу (Әхмәтҗанова) эшли, ул медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия. 13 ел инде ул КДМУның эчке авырулар кафедрасында терапевт һәм ассистент булып эшли.
Өченче буын вәкиле — яшь табиб-терапевт Диана Әхмәтҗанова. Хәзер Ул И.М.Сеченов исемендәге Беренче МДМУның Н.Ф.Филатов исемендәге Балалар сәламәтлеге клиник институтында акушерлык, гинекология һәм перинаталь медицина кафедрасында ординатура уза.
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.