Соңгы биш ел эчендә Казан шәһәрендә дәүләт саклавында булган 10 торак йорт төзекләндерелгән
Денис Гордийко
Соңгы биш ел эчендә Казан шәһәрендә дәүләт саклавында булган 10 торак йорт төзекләндерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Төзекләндерелгән биналар исемлегенә Карл Маркс урамындагы 23 бина адресы буенча Чекистлар йорты һәм Большая Красная урамындагы 29 бина буенча урнашкан «Миру-мир» йорты һәм башка йортлар керде.
«Аерым рәхмәт сүзләрен бу йортларда яшәүче халыкка җиткерәсе килә, чөнки алар төзекләндерүнең һәр этабын игътибар белән күзәтеп бардылар. Аеруча, бу дәүләт саклавында булган биналарга кагыла – монда кешеләр тарих үзәгендә яши. Бу йортлардагы фатир хуҗалары чыннан да эшләр барышы белән кызыксындылар, төзекләндерүчеләр белән бергә тарихи мираска зыян килмәсен өчен, иңгә-иң куеп күзәтеп бардылар, тарихны сакларга ярдәм итүче яңа төзелеш ысулларын тәэмин иттеләр», – дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов.
EndFragment