Казанның Авиатөзелеш районында җылы тукталыш күшәге төзегәннәр
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе
Казанның Тэцевская урамында Казан вертолёт заводы каршында җылытылган автобус тукталышы барлыкка килде. «Вертолёт заводы» тукталышы шәһәр инфраструктурасын яңарту программасы буенча сынау проекты булган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскәр Баһаветдинов әйтеп үтте.
Яңа күшәк башка стандарт тукталышлардан күпкә аерылып тора. Ул иҗтимагый транспортны көткәндә шәһәр халкының уңайлылыгын арттыру йөзеннән төзелгән. Күшәк тулысынча ябык, ул климат-контроль системасы, транспортның йөрү вакыты һәм чираты күрсәтелгән электрон табло, маршрут схемасы һәм махсус яктырткыч белән тәэмин ителгән.
EndFragment