Казанның Башкарма комитеты Кадрлар сәясәте идарәсендә «Үзгәрешләр командасы» программасында катнашучылар йомгаклау проектларын тәкъдир итте. Ай буе алар шәһәрнең урамнарын төзекләндерү, муниципаль хезмәтләрне яхшырту һәм иҗтимагый транспорт системасын үстерү буенча стратегик чишелешләр әзерләгән. Аларның фикерләрен Казан мэры тыңлады һәм хуплады.
«Үзгәрешләр командасы» программасын Казан Башкарма комитетында 2025 елның 31 июлендә башлап җибәрделәр. Әлеге программа Башкарма комитетның бүлекләрендә әйдәп баручы хезмәткәрләргә шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә идеяләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. Һәр команда үз өлкәсендә түгел, ә башка юнәлешкә кагылган вәзгыятьләрнең чишелешләрен тәкъдим итәргә тиеш. Барлыгы программада катнашуга Башкарма комитеттан һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдән 89 гариза килгән. Катнашырга теләк белдергән хезмәткәрләр арасында әңгәмәдән соң бары тик 23 кандидат программага кушылган. Ел буе алар стратегик сессияләрдә лидерлык күнекмәләрен үстерү һәм проект менеджменты буенча белем алган.
«Без катнашучылар алдында чыннан да катлаулы бурычлар куйдык, алар башка өлкәләрне тикшерделәр, өйрәнделәр, эш барышын күзәттеләр. Катнашучыларның барысы да финалга эләкмәсә дә, алган белемнәре аларга тәҗрибә тупларга, карьера баскычында алга атларга, тәкъдим иткән ышанычлы идеяләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итте», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе урынбасары, Казан Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова.
Финалга үткән 8 проектны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдир иттеләр.
Казан зооботаника бакчасы директоры Асия Гиззатуллина (проект башланганда ул «Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ җитәкчесе урынбасары иде) ел саен төзекләндерү зарурлыгын парклар, скверлар, ишегаллары өчен генә түгел, ә урамнар өчен дә билгеләргә тәкъдим итте. Урамнарны яшелләндерү, кече архитектура җиһазларын урнаштыру, велосипед юллары булдыру, яктырту терәкләрен алыштыру эшләре белән үзгәртергә мөмкин. Сынау проекты буларак Чернышевский урамын төзекләндерү проекты тәкъдир ителде.
Персонал белән идарә итү һәм мониторинглау бүлеге җитәкчесе Нәсибә Әхмәтҗанова, «Шәһәр төзекләндерүе» муниципаль унитар предприятиесе директорының беренче урынбасары Денис Ерошин, Шәһәр трансформациясе үзәге проектлары җитәкчесе Илнур Хазипов яшелләндерүнең нәтиҗәлелеген күзәтте һәм туфракны лаборатор тикшерүдән һәм заманча автоматлаштырылган су сиптерү җайланмаларын булдырудан алып үсентеләрнең реестрын әзерләү һәм эре агачларга тамга куюга кадәр киң программа тәкъдим итте.
Өченче проект, ясалма фәһем кулланып, документлар белән эшләүне җиңеләйтү, автомат рәвештә җибәрелә торган хаталарны киметү темасына багышланган иде. Ясалма фәһем кешеләрне күп эштән арындырачак, кешеләр белгеч фикере кирәк булган эш өчен генә җаваплы булачак. Команда составына «Шәһәр трансформациясе үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Эмиль Хөснетдинов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Алинә Хабибуллина, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Алинә Шаронова, Муниципаль сатып алулар өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы урынбасары Анастасия Писова керде.
Шулай ук «Үзгәрешләр командасы» махсус хәрби операция ветераннары өчен махсус җайлаштыру программасын кертергә, аерым муниципаль хезмәтләр белән файдалануны гадиләштерергә, автобусларның ташу сыйфатын яхшыртырга, төзелеш калдыкларын җыю һәм беренчел эшкәртү өчен йөкне күчереп төяү станцияләре челтәре булдырырга тәкъдим итте. Проектларны «Лин Вектор» консалтинг компаниясенең Үсеш буенча директоры Наталия Чупина җитәкләде.
Ильсур Метшин барлык проектларны хуплады, белгечләр белән бергә фикерләрне төгәлләп, гамәлгә ашыру мөмкинлеген уйлап бетерергә, җитешмәгән урыннарын төзәтергә кушты. «Сез яшьләр күзлегеннән вәзгыятьләрне күзәтеп, заманча фикреләрегезне тәэмин иттегез. Проектларның күбесе шәһәрне төзекләндерү, эшләрне җиңеләйтү өчен яңа ысул булып тора. Аларны һичшиксез гамәлгә ашырырга кирәк. Үз вакытында, без бөек чаралар алдыннан – Универсиада, Казанның меңьеллыгы алдыннан шәһәр инфраструктурасына зур үзгәрешләр керттек. Хәзер, иң мөһиме, туктап калмаска, гүзәл шәһәребезне үстерүне дәвам итәргә, Казан халкының тормышын тагын да уңайлырак һәм рәхәтрәк итәргә кирәк», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.