Казанда 25 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узды. Анда 50 меңгә якын битараф булмаган кеше, шул исәптән Казанның Башкарма комитеты һәм район администрацияләренең өч мең хезмәткәре, шәһәрнең 4,3 меңнән артык предприятие һәм учреждениесе катнашты. Бердәм тырышлык белән 1,4 млн кв.м юл һәм 1,5 млн кв.м үсемлекләр мәйданы тәртипкә китерелгән, шулай ук 9 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
«Халкыбызга, мәктәп укучыларына, көллият һәм югары уку йортлары студентларына, укытучыларга, яшьләргә, предприятие хезмәткәрләренә, идарәче компанияләргә һәм өмәдә актив катнашучыларга лаеклы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Башкарган хезмәтегезнең нәтиҗәсе сөендерә: өмәгә кадәр шәһәр урамнары нинди хәлдә иде һәм аннан соң ничек үзгәргәнен күрдек. Бу бик яхшы гадәт – уртак тырышлык нәтиҗәне күп тапкырлар арттыра. Без чиста шәһәребез белән горурланабыз. Казанның барлык кунаклары да моны искәртә. Өмәгә чыккан, чисталыкка сак караган, чүп-чарны чүп савытына салган, табигатебезнең торышын кайгырткан һәм балаларны башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән тәрбияләгән һәркемгә тагын бер кат рәхмәт. Бергәләп без шәһәребезне уңайлырак, матуррак һәм чистарак итәбез», – дип рәхмәт белдерде өмәдә катнашучыларга Казан мэры Илсур Метшин.
Гомумшәһәр өмәсе Казанның бөтен районнарында узды. Узган шимбәдә шәһәрне җыештыруга 50 меңгә якын казанлы һәм 4,3 меңнән артык предприятие чыкты. Чара кысаларында шулай ук экологиягә кагылышлы акцияләр, мастер-класслар оештырылды.
«Совет районында яшел зоналарны тәртипкә китерделәр, чокырларда, урман буйларында үләннәрне, үсемлек мәйданнарын чистарттылар; Киров һәм Мәскәү районнарында яр буе территорияләрендә һәм сәнәгать зоналарында эш башкарылды; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында күмәк эш катнашучыларны халык яшәгән тыныч микрорайоннарда һәм спорт объектлары янындагы территорияләрдә җыйды. Моннан тыш, Вахитов һәм Идел буе районнарында өмә өчен мәйданчыкларны «Халык контроле» системасына килгән гаризалар нигезендә билгеләделәр, гариза бирүчеләрнең үзләрен дә катнашырга чакырдылар», – дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт шәйнуров.
Бер көн эчендә 9 мең кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылган, 14 рөхсәтсез чүплек бетерелгән. Шәһәр предприятиеләре 1,4 млн кв.м юлны һәм 1,5 млн кв.м яшеллек мәйданын чистарткан. Ишегалды территорияләренә аерым игътибар бирелде: 1 мең 993 ишегалды тәртипкә китерелгән – бу узган ел белән чагыштырганда 400 гә күбрәк. Халык идарәче компанияләр белән берлектә җыештырды, чүп контейнерлары мәйданчыкларын төзәтте, агачлар һәм куаклар утыртты.
Урицкий һәм «Савиново» паркында 100 дән артык Себер эрбет агачы утырттылар.
Өмәдә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре актив катнашты. Алар Гаврилов, Чистай, Красная Позиция, Торфяная, шулай ук Рус-Немец Швейцариясе һәм башка территорияләрне җыештырды. Шимбә чарасына барлыгы 3 меңнән артык хезмәткәр кушылды.
«Бу көнне авыр карлы кыштан соң чиста яшел җылы җәй көннәренә керү күпере дип әйтер идем. Халкыбызга, учреждениеләребезгә, оешмаларга, предприятиеләребезгә – шимбә көнен яраткан шәһәребезгә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без бергәләп чүп-чарны җыеп, шәһәр табигатенә яз төсмере керттек», – диде Альберт Шәйнуров.
Гомумшәһәр өмәсе 1 апрельдә Казанда башланган санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү икеайлыгы кысаларында узды.
1 апрельдән бирле шәһәрдә 17 млн квадрат метрдан артык юлны чистартканнар, 4 мең ишегалды территориясен җыештырганнар, 63 км койма, шулай ук 959 тукталыш күшәген, 21 меңнән артык юл билгесен һәм 4 меңнән артык тышкы яктырту терәкләрен тәртипкә китергәннәр.
«Гадәттәгечә сулыкларның яр буе зоналарын, шәһәр урман буйларын, парк һәм скверларны чистартуга басым ясыйбыз. Гомумшәһәр өмәсе алдыннан шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм чистарту буенча иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре катнашында чаралар уздырылды», – дип билгеләде докладчы.
Мәсәлән, 16 апрельдә Тышкы төзекләндерү комитеты теләге белән «Шәһәр хуҗалыгы урыннарында вәхшилеккә каршы кисәтү чаралары» акциясе кысаларында Зур Крыловка урамындагы җир асты кичүләре тәртипкә китерелде. «Яшь гвардия» әгъзалары, студентларның хезмәт отрядлары һәм Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет кичү юлларын юды, граффитины бетерде, тоткаларны чистартты һәм буяды.
Бу атнада шулай ук Елга техникумы һәм Төзелеш көллияте студентлары көче белән Несмелов һәм Липатов урамнары буенча кичүләрне чистартачаклар. Шулай ук Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм «Игелекле Казан» карамагындагылар катнашында Ташаяк урамындагы кичүне тәртипкә китерәчәкләр.
Моннан тыш, 17 апрельдә Федосеев урамындагы скверда Казанның Халыкара мәктәбе теләге белән өмә үткәрелде. Территорияне чистартуда 30 укучы һәм волонтер катнашты. Ершов урамындагы Медицина хезмәткәрләре скверында бу көнне 100 япон гөле куагы утырттылар, эскәмияләрне буядылар, чүп-чарны һәм яфракларны җыештырдылар.