Җиңү көне
алдыннан Казанда яшәүче 1977 ветеранга Татарстан рәисе һәм шәһәр мэрыннан азык-төлек җыелмасы һәм шәхси котлау открыткалары тапшырыла.
Әлеге категориягә 116 сугыш ветераны, 1 202 тыл хезмәтчәне һәм 659 сугыш
ветеранының тол хатыннары керә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
«Җиңү көне – ул илебез тарихындагы иң
әһәмиятле, һәр кеше өчен иң дулкынландыргыч бәйрәм. Тылда Җиңү көнен якынайткан өлкән буынны хәтерлибез», – диде
Казан мэры Илсур Метшин.
Өлкәннәрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә. Ветераннарның
һәрберсе медицина учреждениесенә беркетелгән. Медицина хезмәткәрләре 99% сугыш
инвалидының һәм 98% сугышта катнашучының өйләренә килеп профилактик тикшерү уздырган.
Алар өчен стационарларда, шул исәптән профильле бүлекчәләрдә һәм ветераннар
госпиталендә махсус урыннар каралган.
Моннан тыш, Казан районнары администрацияләре
ветераннарның, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләрнең һәм Ветераннар йортындагы
өлкәннәрнең көндәлек тормышын контрольдә тота. Кирәк булганда, төзекләндерү
эшләре башкарыла һәм агымдагы мәсьәләләр хәл ителә.
Котлау һәм ветераннар белән өйләрендә очрашу чаралары
шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар көче белән оештырыла.