Казан предприятиеләрен «Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризаларны кече эшмәкәрләр дә, эре компанияләр вәкилләре дә 22 майга кадәр җибәрә ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова хәбәр итте.
«Яшьләрнең читкә китүе – гадәти күренеш: дөньяда яшьләр китми торган бер генә шәһәр дә юк. Кемдер, туган шәһәрендә үз талантын тормышка ашырырга мөмкинлекләре булмаганга күрә, башка шәһәргә яки илгә китеп, югары уку йортларына керә. Өстәвенә, бездә абитуриентларның 35-38% тан артыгы – башка төбәкләрдән. Әмма Казан шәһәренә яшьләрне яшәү һәм эшләү урыны буларак җәлеп итү – безнең төп бурычларның берсе», – дип билгеләде Казан башлыгы Илсур Метшин.
Моның өчен даими эш алып барыла, нәтиҗәләре күренә, дип өстәде ул. «Без шәһәрне үзгәртүне, аны уңайлы итүне, төрле яшьтәге социаль объектлар төзүне, паркларны төзекләндерүне һәм яңа киңлекләр булдыруны дәвам итәбез. Сәнәгать предприятиеләре һәм эре бизнес бу мәсьәләдә безнең союздашларыбыз булсын иде. Бу конкурс – алар өчен үзләрен таныту һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип шәрехләде мэр.
«Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» бәйгесе Казан мэриясе тарафыннан HeadHunter компаниясе белән берлектә икенче ел рәттән гамәлгә ашырыла.
«Без бу бәйгене беренче тапкыр узган ел уздырдык, оешма-предприятиеләр һәм яшьләр арасында ул зур кызыксыну уятты. Безнең өстенлекле бурыч – Казанны иң яхшы эш бирүчеләре шәһәренә әйләндерү», – диде Ирина Бочкова.
Иң яхшы эш бирүче исеме өчен ярыш өч этапта узачак. Беренче этапта предприятиеләргә конкурсның рәсми сайтында сораунамә тутырырга кирәк, анда тәҗрибә белән уртаклашырга – стажировкалар, карьера тарихы һәм остазлыклары турында язарга кирәк. Гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә.
Икенче этап булып, ачык тавыш бирү (1–19 июнь көннәрендә) узачак, анда төп карарны Казан яшьләре кабул итәчәк. Йомгаклау этабында көндәшлек гадел һәм чагыштырырлык булсын өчен, компанияләрнең зурлыгын исәпкә алып, өч категориядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алдынгыларны бүләкләү тантанасы Яшьләр көне алдыннан уздырылачак.
«Бүген эш урыны тәкъдим итеп кенә, хезмәткәрләрне җәлеп итеп булмый. Эш урынының мәгънәсен, үсешен һәм киләчәк мөмкинлекләрен билгеләү мөһим. Казан бүгенге көндә яшьләр өчен иң кызыклы шәһәрләрнең берсе булып тора. Һәм без бу дәрәҗәне югалтырга тиеш түгел», – дип йомгаклады Ирина Бочкова.
Исегезгә төшерәбез, узган ел иң яхшы эш бирүчеләр бәйгесе беренче мәртәбә уздырылды. Анда 240 оешма катнашты, 87 команда финалга чыкты. 5 меңнән артык яшь вәкил СИБУР, Ак Барс Банк, КамаСтройИнвест һәм Максимус компанияләрен җиңүчеләр итеп сайлады.