Җәйге каникулларда сәламәтлеге чикле балалар өчен чаралар үткәрүдә 14
яшьтән 68 яшькә кадәрге 284 волонтер ярдәм иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе
утырышында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе
Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Җәйге инклюзия сменалары вакытында шәһәр яны лагерьларында сәламәтлеге
чикле 430дан артык бала ял итә алды, 2 меңнән артык бала төрле җәйге махсус
чараларда катнашты, 1156 кеше уникаль «Игелекле экскурсияләр»дә сәяхәт итте», –
дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Әле 10 ел элек кенә үзенчәлекле
балаларга карата мондый игътибарны күз алдына китерүе дә кыен иде. Ә бит бу
эштә игътибар иң төп аспектларның берсе санала. Акча беркайчан да җитәрлек
булмады, ул киләчәктә дә җитмәячәк, әмма безнең йөрәкләрдә игелекле эшләргә
урын җитәрлек булсын. «Игелекле Казан» шушындый эшләр белән янып йөргәндә,
мондый балаларга, аларның ата-аналарына карата бу дәрәҗәдә игътибарлы булганда
аларның шатлыгын бәяләве дә кыен».
Мэр шулай ук проектка ярдәм иткән волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кайгыртуыгыз, яхшылыгыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.
Июньдә күркәм гадәт буенча «Черек күл» паркында бишенче «Капитаннар клубы»
хәйрия регатасы уздырылган. Чарада җыелган акчалар «БлагоДарю/ИгелекКылам»
үзәге өчен яңа электр коляскасы сатып алуга тотылган.
Җәй буе Уникаль осталык үзәге «Добрый ЦУМ» программасы кысаларында аерым
ихтыяҗы булган балалар өчен һөнәрчелек остаханәләре үткәргән. «Бергә» өстәмә
белем бирү үзәгенең инклюзия төркемнәре шәһәр мәйданчыкларында, шул исәптән
Уникаль осталык үзәгендә концертлар куйган. «Тылсым» үзәге ишегалдында даими
рәвештә инвалид балаларны һәм аларның гадәти яшьтәшләрен берләштерә торган
күңелле бәйрәмнәр уздырылган.
Җәйге программада спортка аерым игътибар бирелгән. «Елмай» паркында узган
«Бәхетле мизгелләр» велойөрешендә 164 бала катнашкан. Алар 500 метр араны
махсус велосипедларда узган. Моннан тыш, Физкультурачылар көнендә проект
карамагындагы сигез яшүсмергә нормативларны үтәгәннәре өчен хезмәткә һәм
оборонага әзерлек билгесе тапшырылган.
«Ярдәм» бульварында октябрь уртасына кадәр инвалид балалар өчен бушлай
велосипед биреп тору эше дәвам итә. Бульвар кунакларын сишәмбедән
якшәмбегә кадәр кабул итәләр.
Сәяхәтләр программаның тагын бер юнәлеше булып тора. «Игелекле автобус»
ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган 1156 бала һәм олылар Татарстан, Россия
шәһәрләре буйлап 68 тапкыр сәяхәт иткән.
Быелгы җәйдә «Игелекле Казан» проектына 14 яшьтән 68 яшькә кадәрге 284
волонтер ярдәм иткән. Алар өчен 4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр «Игелекле»
балалар сәламәтләндерү лагеренда гадәттәгечә махсус смена уздырыла.
Татьяна Мерзлякова корпоратив волонтерлыкның үсүен билгеләп үтте: «СИБУР»,
«Татнефть» һәм «Сбербанк» компанияләре лагерьларда балалар өчен даими рәвештә
чаралар үткәргән. Шулай ук депутатлар корпусы тәкъдиме белән «Ярдәм»
бульварында беренче тапкыр 100дән артык кешене җыйган инклюзив дискотека
гөрләгән. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә менталь тайпылышлары булган балалар
үзләрен диджей ролендә сынап караган.
Илсур Метшин шулай ук партнерлар белән гамәлгә ашырыла торган яңа шәһәр
проектларын искә төшерде. Казанда СИБУР ярдәме белән инклюзия юнәлешендәге
«Ярдәм» бульварын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Шулай ук якын арада
«Ярдәм» сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге ачылачак.
Моннан тыш, тиздән «Игелекле Казан»ның ике яңа үзәге ачылырга тиеш.
Аларның берсен «Салават күпере» торак комплексында күреп булачак. Проект
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән бергә ведомствоның генераль
директоры Марат Зарипов катнашында Татарстан рәисе йөкләмәсе буенча гамәлгә
ашырыла. Икенчесе Мәскәү районында Восстание урамында төзелә.
«Без «Игелекле Казан» командасы белән бергә үсәбез, ул ата-аналарга, иң
мөһиме – сәламәтлеге чикле балаларга ярдәм итә», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Казан башлыгы каршылыкларсыз шәһәр мохитенә аерым игътибар итте. Аның
сүзләренчә, Казан сәламәтлеге чикле кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру
максатыннан киңлекләрне үстерү эшен дәвам итәчәк.
«Без аерым ихтыяҗлары булган шәһәр халкына теләктәшлек күрсәтеп, аларга
шәһәр тормышына кушылу, үз сәләтләрен ачу буенча ярдәм итәргә бурычлы», – дип
сүзен йомгаклады мэр.