Казанда Дубравная һәм Габишев урамнарын төзекләндерүгә керештеләр. Ике
урам Идел буе районының 4,6 чакрымлы иң мөһим транспорт коридорын тәшкил итә –
Академик Завойский урамыннан алып Җиңү проспектына кадәр сузыла. Бу юл буенда
алты микрорайон һәм алты шәһәр бистәсе урнашкан. Биредә ике автобус һәм бер
трамвай маршруты (барысы 53 берәмлек транспорт), шулай ук дүрт мәктәп автобусы
маршруты уза. Эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Дубравная һәм Габишев урамнары аша һәркөнне йөзләрчә мең Казан кешесе
үтеп йөри. Бу төп юл челтәренең гомуми озынлыгы 4,6 чакрым тәшкил итә. Быел без
монда зур күләмле яңарту эшләре үткәрәбез. Әлеге участок – Казанның юл
инфраструктурасын төзекләндерү буенча башкарыла торган зур эшләрнең бер өлеше
генә. Гомумән алганда, быел шәһәрдә 204 юл участогын тәртипкә китерү каралган,
аларның гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артып китәчәк», – диде Казан мэры Илсур
Метшин.
Дубравная урамының яңартыла торган өлешенең озынлыгы – Җиңү проспектыннан
алып Рихард Зорге урамына кадәр – 2,2 чакрым тәшкил итә. Биредә тузган
җәяүлеләр юлы төзекләндереләчәк һәм 1,1 мең квадрат метр мәйданда өстәмә яңа
җәяүлеләр сукмагы салыначак. Шулай ук 5,5 мең метр юл буе таш киртә алмаштырылачак.
42 мең квадрат метр мәйданда асфальт-бетон катламы яңартылачак.
Габишев урамында Рихард Зорге урамыннан Академик Завойский урамына кадәрге
2,4 чакрымлык участок рәткә китереләчәк. Юлчылар биредә 46 мең квадрат метрга
якын яңа асфальт-бетон катламы җәячәк, булган җәяүлеләр юлын яңартачак һәм
өстәмә рәвештә 140 квадрат метр мәйданда яңа җәяүлеләр сукмагы салачак. Моннан
тыш, әлеге участокта 6,4 меңнән артык метр юл буе таш киртә алмаштырылачак.
Юл эшләре тәмамланганнан соң, монда 15 тукталыш күшәге урнаштырылачак, юл
билгеләре һәм җәяүлеләр өчен рәшәткәле коймалар яңартылачак, шулай ук яктырту
баганалары алмаштырылачак.
Хәзерге вакытта гомуми эш күләменең 12 проценты башкарылган, төзекләндерү
эшләрен 2026 елның 30 октябренә кадәр тәмамларга ниятлиләр.
Моннан тыш, Казанның Идел буе районындагы Җиңү проспектында Юлиус Фучик
урамыннан Сафиуллин урамына кадәрге 1,4 чакрымлык юл катламы тулысынча
яңартылды. Кол Гали урамындагы 1,6 чакрымлык юлны төзекләндерү эшләре
тәмамланып килә, шулай ук белгечләр Сафиуллин һәм Баки Урманче урамнарындагы юл
участокларын төзекләндерүгә керештеләр.
Искәртеп узабыз, быел Казанда урам-юл челтәрен тәртипкә китерү эшләре
гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык булган 204 участокны үз эченә ала. Аерым
алганда, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми
озынлыгы 7,5 чакрымнан артык булган 14 юл участогы яңартыла. «Тузган
катламнарны алмаштыру» бүлеге буенча 36 чакрым озынлыктагы 32 юл участогын
төзәтү эшләре планлаштырылган. Урам-юл челтәрен рәткә китерү кысаларында аерым
рәвештә 21 чакрым озынлыктагы 26 юл участогын төзәтү күздә тотыла. Өстәмә
рәвештә, «Бистә юлларын һәм бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларны
төзекләндерү» бүлеге буенча озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юлны яңарту
каралган.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Альберт Салихов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров һәм
башкалар катнашты.