Казанның Мәдәният идарәсе шәһәрнең мәдәният учреждениеләренә – мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар һәм сәнгать мәктәпләренә – булачак җитәкчеләрне сайлап алуны башлый. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Югары белемле һәм мәдәният өлкәсендә кимендә 3 ел (яисә җитәкче вазыйфасында 1 елдан артык) эш тәҗрибәсе булган һәркем бу бәйгедә үзен сынап карый ала.
Сайлап алу кагыйдәләре гади һәм ачык: эш өч этапта оештырылачак. Башта дәгъвачылар документларын тапшырырга тиеш. Соңрак Башкарма комитетның Кадрлар сәясәте идарәсе белгечләре кандидатларның җитәкчелек сәләтләрен бәяләячәк, тестлар һәм шәхси әңгәмәләр уздырачак. Йомгаклау этабында исә бәйге комиссиясе катнашучыларның мәдәният учреждениеләрен үстерү буенча әзерләгән шәхси проектлары белән танышачак.
Җитәкчелеккә кандидатларның гаризалары 2026 елның 10 сентябреннән 8 октябренә кадәр ике ысул белән кабул ителә. Беренче ысул – документларны kultura.kazan@tatar.ru почтасына «Мәдәният идарәсе Кадрлар резервы» дигән теманы язып юллау, икенчесе – шәхсән 1 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсенә (Профсоюз урамы, 25/15 йорты, 206 һәм 215 нче бүлмәләр) китереп бирү. Кабул итү көннәре итеп сишәмбе һәм пәнҗешәмбе (10:00 нан 16:00 га кадәр) билгеләнгән.
Сайлап алуда катнашу өчен кирәкле документларның тулы исемлеген kzn.ru рәсми порталында табарга мөмкин.
«Иң мөһиме – Казанны безнең белән бергә үстерергә, аны тагын да күркәмрәк һәм яхшырак итәргә теләгән кешеләрне табу», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.