18 сентябрьдән
20 сентябрьгә кадәр Казанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар
сайлау өчен 465 сайлау участогы әзерләнә. Шуларның 29ы – сайлаучылар вакытлыча
була торган урыннарда. Шәһәрнең ерак бистәләрендә яшәүче башкала халкына сайлау
пунктларына бару өчен 31 бушлай автобус бирелә. Бу хакта бүген аппарат
киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта илебез тарихында шактый катлаулы
чор күзәтелә һәм нәкъ менә шундый мизгелләрдә безнең киләчәгебезгә нигез
салына. Шуңа күрә мин сайлау хокукына ия булганнарның барысына да сайлау
участокларына килергә тәкъдим итәм. Берегез дә читтә калмагыз. Безнең
сайлауларда актив катнашуыбыз – ул тотрыклылыкка ирешүдә иң әһәмиятле гамәл.
Һәм бүгенге көндә ул аеруча мөһим эш санала», – дип билгеләп үтте Казан мэры
Илсур Метшин.
Казан башлыгы шәһәр җитәкчеләренең
тавыш бирү чарасын халыкка уңайлы итү өчен көчтән килгәннең барын да эшләргә
тырышуларын җиткерде. «Сайлау участокларына баручылар җәмәгать транспортында
бушлай йөри ала. Күркәм гадәт буенча, без арзан бәядән азык-төлек
ярминкәләре оештырачакбыз, «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты
әзерләнә. Сайлауларны файдалы итү, халык күңелендә бәйрәм кәефе
тудыру өчен барысын да эшләячәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Булат Алиев Казанда 928 мең
сайлаучы барлыгын әйтеп үтте. Шуның 13 меңгә якыны беренче тапкыр тавыш бирүдә
катнаша. Сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык була. Башкала
халкы Россия
Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Үзәк
сайлау комиссиясе сайтларында һәм KZN.RU порталының «Дәүләт Думасы депутатларын
сайлау» бүлегендә тавыш
бирү өчен үз участогын таба ала.
2018 елдан «Мобиль сайлаучы» хезмәте
уңышлы гына эшләп килә. Әлеге хезмәт ярдәмендә сайлаучының хәзерге вакытта яши
торган урыны буенча тавыш бирергә була.
Шуның нәтиҗәсендә республиканың
муниципаль районнарында һәм аннан читтә теркәлгән сайлаучылар Казанда үзләре
өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирә ала. Үз чиратында, тавыш
бирү көннәрендә башка шәһәрләргә барасы казанлыларга Россиянең теләсә кайсы
сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Яшәү урыны буенча тавыш бирү
турындагы гаризаны Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА)
шәхси кабинет аша, Күпфункцияле үзәктә, шулай ук территориаль һәм участок
сайлау комиссияләрендә тапшырырга була. Булат Алиев бүген гариза бирүнең соңгы
көне булуын искәртеп үтте.
Тавыш бирү вакытында сайлаучыларга ике бюллетень
бирелә. Беренчесендә бердәм федераль округ буенча 10 теркәлгән партия
күрсәтелә. Дәүләт Думасының яңа составын билгеләү максатыннан халык нәкъ менә
алар өчен тавыш бирә. Икенче бюллетень бермандатлы округ буенча тавыш бирү өчен
тәкъдим ителә. Казан өч сайлау округы: 31 нче номерлы Идел буе, 32 нче номерлы
Мәскәү һәм 36 нчы номерлы Үзәк сайлау округы составына керә. Алар буенча
барлыгы 17 кандидат теркәлгән.
Бүгенге көндә барлык сайлау участоклары да тиешле
җайланмалар белән җиһазландырылган һәм тавыш бирүне уздыруга әзер.
«Куркынычсызлык чараларын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Хокук
саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә шәһәрнең
барлык районнарындагы сайлау участоклары тикшерелде. Тавыш бирү көннәрендә
сайлау эшчәнлеген өзлексез итү һәм җәмәгать тәртибен саклау өчен хокук саклау
органнары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк, пунктларга металл эзләү җайланмалары
урнаштырылачак», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты аппараты
җитәкчесе.
Моннан тыш, сайлау комиссияләре рәисләре, участоклар
урнашкан учреждение җитәкчеләре өчен тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеге
мәсьәләләре дә яктыртылган уку семинарлары үткәрелгән.
Күпчелек участоклар мәгариф учреждениеләре биналарында
урнашкан. Әлеге күренеш уку эшчәнлегенә хилафлык китермәсен өчен, бу мәсьәләне
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән алдан килештергәннәр.
Әйтик, тавыш бирү көннәрендә дәресләр расписаниесе үзгәрә. Аларның бер өлеше
музейларда, ресурс үзәкләрендә һәм саф һавада үткәрелә. Профильле предприятиеләрдә
исә мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирү чаралары,
остаханәләр оештырыла.
20 сентябрьдә 174 тавыш бирү мәйданчыгында азык-төлек
сату нокталары эшләячәк. Шәһәр халкына товарларны ваклап сату бәясеннән 20%-ка
очсызрак хакка тәкъдим итәчәкләр.
Моннан тыш, 88 объектта теләге булган һәр кеше гриппка
каршы вакцина ясата ала.
Тавыш бирүче һәр кешегә «Гаилә белән сайлыйбыз»
беләзеге бирелә. Аның белән җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, «Казан»
гаилә үзәге янындагы фестивальләргә барырга була.
Шулай ук тавыш биргән шәһәр халкы #Всейсемьянавыборы
бәйгесендә катнаша ала. Теләге булган һәр кешегә сайлау участогы янында
беләзекне күрсәтеп фотога төшәргә һәм аны #Всейсемьянавыборы, #ТатарстанАлга
гыйбарәләрен язып, «ВКонтакте» социаль челтәренә урнаштырырга киңәш итәләр.
Катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр һәм өч автомобиль уйнатыла. Бәйге
шартлары белән «Татарстан Алга» сайтында танышырга була.
«Сайлауларда катнашу – ул безнең хокукыбыз, гражданлык
бурычын үтәү гамәле генә түгел. Бу тавыш бирү аша үз фикереңне белдереп, чын
мәгънәсендә шәһәрнең, төбәкнең, илнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге.
Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең иртәгесе көне нәкъ менә безнең
тавышларга бәйле бит», – дип сүзен тәмамлады Булат Алиев.