
Кышкы сезон алдыннан «Мәскәү» мәдәният үзәгендә муниципаль унитар предприятиеләрнең һәм шәһәрнең идарәче компанияләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда төп тема буларак 2026/2027 елгы кыш айларына әзерлек мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук ишегалларында һәм урам-юл челтәрендә яңача кар чистарту мөмкинлекләре күрсәтелде. Әзер карарларны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Киңәшмә алдыннан Казан мэры Илсур Метшин урам-юл челтәрен карап тоту өчен җитештерелгән заманча махсус техниканы карап чыкты. Тәкъдим ителгәннәр арасында карны һәм яфракларны җыештыру җайланмалары, шулай ук хәтфә яшел үләнне (газон) чабу системалары бар иде.
Хәзерге вакытта муниципаль унитар предприятие белгечләре, әлеге төр техникаларның шәһәр шартларында нәтиҗәлелеген бәяләү өчен аларны сынау эшләре белән шөгыльләнә. Сынап карала торган машина төрләре бик күп: паркта пилотсыз, радиоидарә ярдәмендә эшли торганнары, оператор кирәк булганы, механик җайланмалысы, гидравлик төрләре бар. Тәэмин итүчеләргә килгәндә, монда үзебездә җитештерелгән техниканы да, Кытайда эшләнгәннәрен дә күрергә була. «Без техниканы сайлау буенча бик сак эш итәбез: сан ягыннан бик күп булган җитештерүчеләр арасыннан үзләрен яхшы яктан күрсәткән төрләрне генә сайлап алабыз. Без яңаны яңа булганы өчен генә алу ягында түгел, ә бәлки Казан шартларына чын мәгънәсендә җайлаша алырлык чишелеш табу максатыннан эш итәбез», – дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Илсур Метшин агымдагы хезмәт базары шартларында бары тик кул хезмәтенә генә таянуның нәтиҗәсез була баруын ассызыклады. «Кече механизация – ул безнең бүгенге һәм иртәгесе көнебез. Авыр физик хезмәткә әзер кешеләр саны кими бара. Предприятиеләрнең, идарәче компанияләрнең һәрберсе бер белән генә чикләнмичә, берничә берәмлек мондый төр техникага ия булырга тиеш», – диде Илсур Метшин.
Мэр катгый сроклар куйды: әлеге юнәлештә эшли торган хезмәтләргә әзерлек чараларын тәмамлау һәм салкыннар башланганчы механизмнарның эшен җайга салу өчен бер ай вакыт калып бара.
Ишегалларындагы үзгәрешләр: нәтиҗә бирә торган кече механика җайланмалары
«Төзекләндерү, юллардагы тәртип, чисталык – шәһәрдәге уңайлы тормышның мөһим күрсәткече, һәм юлларны кышкы карап тоту мәсьәләсе аеруча кискен очрак. Без елның җылы вакытында тәртиптә тотарга өйрәндек, ләкин кыш айлары – ул һәрвакыт сынау. Сез тәкъдим иткән саннар һәм хисаплар тышкы финанс чараларыннан тыш, бездә нәтиҗәле файдаланырга кирәк булган эчке резервлар барлыгын да күрсәтә», – диде Казан мэры. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы ярдәме белән кышкы чорда юлларны карап тоту өчен билгеләнгән бюджет бер миллиард сумга кадәр арткан. Моннан тыш, шәһәр өстәмә ике миллиард сум акча алган. Алар җыештыру эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдереләчәк.
Узган ел үткәрелгән реинжиниринг нәтиҗәләре турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде. Узган ел кыш аеруча карлы булуга карамастан, шәһәр хезмәтләре урам-юл челтәрен карап тоту буенча сизелерлек яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Эшләрне оптимальләштерү (электрон юл кәгазьләрен кертүне дә исәпкә алганда) нәтиҗәсендә, төягечләрне һәм үзбушаткычларны юлга чыгарга әзерләү вакыты 20–40 минутка кыскарган. Хезмәт өчен сәгатенә карап һәм катнаш итеп түләү системасына күчү операция чыгымнарын 15–50%ка киметергә мөмкинлек биргән. Тротуарларны бозлавыктан арындыру өчен яңа реагентлар куллану, җыештыруның югары сыйфатын саклап, 10 процентка экономия ясаган. Әгәр сезон башында бер үзбушаткыч сменасына биш рейс ясаган булса, кыш уртасында әлеге күрсәткеч 8–11 рейска кадәр арткан, иң яхшы экипажлар төнгә 12 рейс ясаган. Әлеге нәтиҗәләргә көндәлек аналитик контроль һәм хезмәткәрләрне эш белән кызыксындыру системасын кертү ярдәмендә ирешелгән.
«Без җитәкчеләрнең, тоемлау хисенә урын калдырмыйча, эшчәнлек белән кызыксынып, аналитикага таянган урында саннарның үсүенә инандык», – дип аңлатты Альберт Шәйнуров.
Агымдагы елда ишегалды киңлекләре аерым игътибар үзәгендә булачак. Очрашуда иң мөһим бурычларның берсе булган муниципаль хезмәтләрнең һәм идарәче компанияләрнең көчен бергә берләштерү мәсьәләләре каралды. Соңгы еллардагы яңа техник карарлар һәм эшләнмәләр киләсе кышкы сезонны планлаштыру өчен нигез буларак алына.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин элек карны начар итеп җыештыру сәбәпләрен техника яки урам себерүчеләр җитмәүдән генә күрәләр, иде дип билгеләп үтте. Ләкин әлеге төр эшчәнлекне җентекләп өйрәнгәндә эшнең сыйфатына бәйле башка факторлар да ачыкланган.
«Беренчедән, бу хезмәтне планлаштыруда һәм оештыруда системалы хаталар. Икенчедән – идарәче һәм подряд оешмаларында булган ресурслар белән начар идарә итү. Һәм, ниһаять, хезмәтләр арасында үзара килешенгән хезмәттәшлек булмау һәм халык белән нәтиҗәсез аралашу. Без бу юнәлешләрнең һәрберсен аерым карап чыктык. Экспертлар белән бергә 120дән артык карар эшләнде. Аларның бер өлешен идарәче компанияләр кулланып карады, һәм алар шәһәр халкы тарафыннан уңай кабул ителде», – дип сөйләде Илсур Хисмәтуллин.
Үткәрелгән аудит нәтиҗәсендә кайбер идарәче компанияләрдә урам себерүчеләрнең – 20%, ә кайберләрендә 80% булуы ачыкланган.
«Без бик җитди мәсьәләгә тап булдык: кайдадыр кешеләр бик аз эш башкарып, нибары бер-ике сәгать кенә эшли, кайдадыр эшчеләргә физик яктан сыйфатлы итеп башкарып булмый торган авыр хезмәт йөкләнә. Безнең алда идарәче компанияләрнең һәрберсендә аудит үткәрү, эшчеләр санын тигезләү һәм башкарыласы хезмәтне кешенең көче җитәрлек нормаларга китерү бурычы тора», – дип аңлатты Илсур Хисмәтуллин. Мәсьәләне хәл итү өчен оптималь хәрәкәт маршрутлары төзелгән, бу урам себерүчеләрнең квартал буенча «бушка вакыт уздырып йөрү» күренешенә юл куймаячак. Хәзер вакыт турыдан-туры территорияләрне җыештыруга юнәлдерелә.
Идарәче компанияләрне кече механизация техникасы белән тәэмин итү өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Мәскәү районы тәҗрибәсе заманча бер кече механизациянең катлаулы участокларда алты урам себерүче хезмәтен алыштыруын күрсәткән. «Без кешеләрне роботларга алыштыру бурычын куймыйбыз, әмма «тар» урыннарда һәм тротуарларда техника тизрәк һәм сыйфатлырак эшли. Базар инде киң спектрлы чишелешләр – кул җайланмалары, роботлаштырылган системалар тәкъдим итә, идарәче компанияләр аларны актив сынап карый башлады», – дип билгеләп үтте Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.
Махсус техника эшенә комачаулый торган, урамнарда теләсә ничек куеп калдырылган транспорт хәл итәсе төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Узган сезонны анализлау эше шуны күрсәтә: шәһәр халкының күбесе тиешле мәгълүмат булмау сәбәпле автомобильләрен күчереп куймаган. Шәһәр трансформациясе үзәге белән бергә халыкка алда торган йорт яны территориясен җыештыру турында хәбәр итү хезмәте эшли башлаган. Быел әлеге хезмәт тагы да камилләштерелгән, хәзер ул алда торган агач кисү, люкларны, коеларны төзекләндерү чаралары турында хәбәр итә ала. Шулай ук «Авиатөзелеш районы» идарәче компаниясе «Дәүләт хезмәтләре аша йорт» системасы белән җайлаштырылып, ясалма фәһем нигезендә чат-ботлар булдырган. Бот мөрәҗәгатьләрне укый, автомат рәвештә гаризалар төзи һәм аларның үтәлешен күзәтә.
«Халык белән һәрчак элемтәдә булырга кирәк. Юлларны һәм ишегалларын карап тоту буенча яңа кышкы чорга керәбез», – диде Илсур Метшин.
«Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесендә кар түгү буенча бер рейс дәвамлылыгы 15 минутка кыскарган
Шәһәр муниципаль унитар предприятиеләре территорияләрне кыш көне карап тотуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе директоры Камил Закиров эш төрләрен системалы яхшырту турында сөйләде. Алымнарны яңарту нәтиҗәсендә рейслар дәвамлылыгы 15 минутка кыскарган, техниканы арендага алып тору чыгымнары уртача 6%-ка кимегән, шул ук вакытта эшнең гомуми тизлеге арткан.
Предприятие илкүләм проектларда һәм әлеге юнәлеш өчен эшләнгән программаларда актив катнаша, булачак кадрларны әзерләү өчен профильле югары уку йортлары белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Эчке элемтәләрне яхшырту өчен исәпкә алу һәм контроль буенча цифрлы эш төрләре кертелгән, шулай ук бүлекчәләр арасында элемтә урнаштыру өчен аерым радиоешлык бүлеп бирү мәсьәләсе карала.
«Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе директоры Станислав Сорокин эш төрләрен масштаблы яңарту чараларының шәһәр халкының мөрәҗәгатьләренә җавап бирү тизлеген сизелерлек арттырырга ярдәм итүен билгеләп үтте. Узган ел «Шәһәр мониторы»нда эшләү өчен мәгълүмат-аналитика бүлеге булдырылган. Система һәр техника берәмлегенә кагылышлы мәгълүматны: йөртүче турындагы хәбәрне, маршрутка чыгу вакытын, урынны реаль вакыт режимында чагылдыра.
Машиналарга ягулык базада сменага күчү вакытында салына. Хәзер алдагы сменага киләсе машина йөртүче участокка ягулык салынган автомобильдә чыга, ә бу исә көтеп тору вакытын киметә.
Агымдагы сезонда хезмәтләр эшнең куркынычсызлыгын арттырырга ниятли: техникалар җәяүлеләр күрә алырлык өстәмә сигнал билгеләре белән җиһазландырылачак. Зур техника керә алмаган авыр участокларны җыештыру өчен роботлаштырылган махсус техника кулланырга җыеналар. Шулай ук Max системасында аерым чат-бот кертелә: техникасы ватылган очракта, машина йөртүче шуның аша хәбәрнамә юллый, ул шул ук мизгелдә диспетчерларга, механикларга һәм җитәкчеләргә барып җитә, техниканы төзекләндерү яки алыштыру буенча оператив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
«Казан шәһәренең Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе» муниципаль унитар предприятиесендә заманча яңа диспетчер үзәген булдыру машиналарның линиягә чыгу эшен тизләтергә ярдәм иткән
Киров һәм Мәскәү районнарында кар чистарту техникасын куллануга комплекслы якын килү вакытны һәм ресурсларны сизелерлек янда калдырырга мөмкинлек биргән. Эш нәтиҗәләре турында «Казан шәһәренең Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Игорь Сәләхетдинов сөйләде.
Элек маршрутта йөргән вакытта ватылган техниканы базага җибәргәннәр, бу очракта машина бер тәүлек тирәсе төзекләндерелгән, хәзер артык катлаулы булмаган ремонт эшләре урында ук башкарыла, бу көтеп тору вакытын кыскарта.
Шулай ук җыештыру эшләре белән шөгыльләнә торган маршрут челтәрен яңадан карау буенча да эш алып барыла: «артык маневрлар»ны булдырмау һәм беркетелгән территорияләрне тулысынча чистарту өчен кирәкле вакытны кыскарту максаты күздә тотып эшләнә.
«Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе үзбушаткычларның рейслар санын 30%-ка арттырган
«Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббарова эшчәнлекне оптимальләштерү һәм цифрлы чишелешләр кертү хисабына ирешелгән нәтиҗәлелек күрсәткечләрен тәкъдим итте. Үзбушаткычларның рейслар саны 30%-ка арткан, чыгымнар рейс саен түләүгә күчү нәтиҗәсендә кимегән.
Предприятиедә электрон юл кәгазьләре һәм телемедицина системасы кертелгән. Бу рейска чыгар алдыннан машина йөртүчеләрне тикшерү һәм транспортны техник контрольдә тоту чараларын тизләткән.
Шул ук вакытта предприятие даими дәресләр уздырып, юл эшчеләренең, осталарның һәм механикларның квалификациясен күтәрү эшен дәвам итә.