Бүген
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының XXIII утырышы кысаларында Татарстан
Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясады. Үзенең
чыгышында республика башлыгы 2027 елга каралган төп проектларны һәм бурычларны
билгеләп үтте. Утырышта республика һәм шәһәр хакимияте органнары вәкилләре,
депутатлар, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты, алар арасында
Казан мэры Илсур Метшин да бар иде.
Үз чыгышын
Рөстәм Миңнеханов республикага ярдәм итүләре өчен Россия Президенты Владимир
Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм алгы сызыктагы
сугышчыларга ярдәм итүче татарстанлыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Һәлак
булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, кече һәм урта
бизнес, мәгариф оешмалары, социаль өлкә эшенә йомгак ясады, киләсе елга төп
бурычларны билгеләде.
Ишегалларын, юлларны төзекләндерү
һәм яңа транспорт
Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча
зур эш дәвам итә: соңгы өч елда республикада 1,4 мең чакрымнан артык челтәр
алыштырылган – бу соңгы 30 елда башкарылган эш күләме белән чагыштырырлык
күрсәткеч. Рәис бүгенге көндә яңгыр сулары канализациясе челтәрләренең тузу
мәсьәләсе кискен торуын, бигрәк тә Казанда хәлнең аеруча катлаулы булуын
билгеләп үтте. «Татарстан Хөкүмәтенә аларны төзекләндерү белән бәйле чараларны
максатчан финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Транспорт инфраструктурасын үстерү эшләре дәвам
итәчәк. Җәмәгать транспортын яңарту Казан өчен төп юнәлешләрнең берсе буларак
билгеләнде. Республикада электр транспортын яңартуның бишьеллык
программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Әлеге максатлар өчен ел
саен 1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Ул трамвайларны, трамвай
юлларын төзекләндерү, шулай ук хәрәкәт составын яңарту чараларын үз эченә ала.
«Без халык тарафыннан кулай һәм заманча җәмәгать
транспортына ихтыяҗ булуын күрәбез һәм бу юнәлештә системалы эш алып барабыз»,
– дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республика 2,7 миллиард сумга 121 автобус
сатып алырга җыена.
Авиация инфраструктурасын үстерү эше дә дәвам
иттерелә. 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа
терминалы ачылырга тиеш. Ул елына 5,7 миллион пассажирны кабул итәрлек итеп
эшләнгән.
Татарстан рәисе «Безнең ишегалды» программасына аерым
тукталды. Әлеге программа гамәлгә ашырылган вакытта республикада 64 миллиард
сумга 6 411 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 2027 елда программа
тәмамлана – аның ярдәмендә күпфатирлы йортларның тагы 243 ишегалды тәртипкә
китереләчәк.
Мәгариф, медицина һәм спорт өчен яңа
мөмкинлекләр
Юлламаның зур блогы социаль өлкәгә багышланган иде.
Республикада мәктәпләр, югары уку йортлары һәм предприятиеләр арасында
тыгыз хезмәттәшлек өчен шартлар тудырылачак, Казанда укытучыларга
ярдәм итү системасын үстерү эше дәвам итә. Яшь белгечләргә өстәмә түләүләр,
грантлар, торак сертификаты бирү карала. Исегезгә төшерәбез, быел Казанда
Укытучыга һәйкәл һәм яр буенда шул исемдәге сквер ачылды. Шулай ук Укытучылар
йорты үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә Россиянең һәм дөньяның иң яхшы
экспертлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларны
төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Казанда амбулатор онкология
һәм иртә диагностика үзәге булдырыла. Ул тикшерү чараларына булган чиратларны азайтып,
авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итәчәк. Диспансеризация нәтиҗәсендә
республикада инде 40 меңгә якын авыру ачыкланган.
«Шулай ук без республикада яшәүче олылар өчен ике
өстәмә сәламәтлек үзәге һәм сәламәт озын гомер медицинасы үзәге ачарга җыенабыз»,
– дип хәбәр итте Татарстан рәисе.
Спорт инфраструктурасы да үстерелә. Татарстанда боз
ареналары, футбол манежлары һәм махсус үзәкләр ачыла. Алар арасында яңа Футбол
үзәге, Фигуралы шуу үзәге, шулай ук Регби һәм Җәядән ату үзәкләре дә бар.
Шулай ук быел Казанның «Салават күпере» торак комплексында «ФИЗРА» дип аталган
яңа спорт сарае эшли башлаган.
Россия Президенты Казанга 2028 елда VII Бөтендөнья
күчмә халык уеннарын үткәрү эшен ышанып тапшырган. Республика әзерлек чараларын
югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш, дип ассызыклады рәис.
Казан – халыкара хезмәттәшлек
мәйданчыгы
Юлламада Казанның халыкара роле дә билгеләп үтелде.
Шәһәрдә чит ил партнерлары катнашында зур чаралар – KazanForum, «Ростки»
форумы, Россия һәм АСЕАН илләре хезмәттәшлеге кысаларында очрашулар уза. Рөстәм
Миңнеханов ассызыклаганча, халыкара багланышларны аерым бер икътисади
проектларга күчерү мөһим. Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү өстенлекле
юнәлешләрнең берсе булып кала.
Минтимер Шәймиев елы
Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Киләсе
елда республиканың беренче Президентына, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесенә,
Россия Федерациясенең Хезмәт Героена 90 яшь тула.
«Татарстанның аякка басуына һәм үсешенә, тулаем алганда республика һәм ил
тарихына керткән өлешен исәпкә алып, легендар җитәкчегә тирән хөрмәт йөзеннән
2027 елны Татарстан Республикасында Минтимер Шәймиев елы дип игълан итәм», –
дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Минтимер Шәймиевнең зирәклеге һәм эзлекле сәясәте нәтиҗәсендә
Татарстанда милләтара һәм диннәр арасында татулык саклануын, киң колачлы
социаль-икътисади проектлар – тузган торакны бетерү, төбәкне тулысынча
газлаштыру һәм социаль ипотеканы үстерү программалары гамәлгә ашырылуын
билгеләп үтте.
«Минтимер Шәрип улының укучылары буларак, безнең өчен бу бик мөһим
вакыйга. Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Минем уйлавымча, бу безнең укытучыбызга –
Татарстан Республикасы суверенитеты башында торган кешегә барлык халык
исеменнән хөрмәт күрсәтү теләге», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Татарстан рәисенең чыгышын шәрехләп, Казан мэры булачак проектларның
әһәмиятен ассызыклады. «Без әлеге вакыйгалар үзәгендә. Рөстәм Нургали улының
юлламасы аша узган елны республикада күпме эш эшләнгәнен искә төшереп, моның
нинди зур чаралар булуын аңлыйсың. Әмма мин алда торган бурычлар тагы да
мөһимрәк дияр идем. Башкала мэры буларак, миңа җәмәгать транспорты үсеше
турында ишетү бик әһәмиятле булды: биш еллык программа хәрәкәт составын яңарту
белән бергә, инфраструктураны төзекләндерүне дә күздә тота. Барлык халыкны
берләштерә торган тагы бер мөһим программа – ул «Безнең ишегалды». Киләсе елга
без гамәлгә ашыру эшләрен тәмамлыйбыз», – диде Илсур Метшин.