1 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытта шәһәрдәге
балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм аерым урнашкан сәламәтлек саклау
учреждениеләренең барысы да, шулай ук 5574 күпфатирлы йортның 5054е (бу гомуми
санның 91%-ы) җылылык белән тәэмин ителгән. Калган объектлар җылылык челтәрләренә
шушы көннәрдә тоташтырылырга тиеш. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Ягып җылыту сезонының һәрберсе – ул, барыннан да элек, әлеге эш өчен
җаваплы белгечләрнең: җылылык белән тәэмин итүчеләрнең, идарәче компания
хезмәткәрләренең ныклыгын сынау, һөнәри дәрәҗәсен тикшерү гамәле. Җылыту
челтәрен вакытында эшләтеп җибәрү ул шәһәр торак хуҗалыгы торышының төп
күрсәткече булып тора. Тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм:
күпфатирлы йортларга, социаль учреждениеләргә һәм шәһәр предприятиеләренә нәкъ
менә аларның тырышлыгы белән җылылык барып җитә. Бүгенге көндә үзәктән җылытыла
торган 5,5 меңнән артык күпфатирлы йортта кирәкле тикшерүләр һәм системаларны
басым ярдәмендә сынау чаралары тәмамланган. Социаль инфраструктура объектларына
аерым игътибар бирелә – алар беренче чиратта җылылык белән тәэмин ителә.
Барыгызга да аварияләрсез эшләргә язсын, шәһәр халкының йортларында һәрвакыт
җылы, якты булсын», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Җылыту эшчәнлеге рәсми рәвештә 1 октябрьдә башланган, әмма социаль
учреждениеләр – бала тудыру йортлары, хастаханәләр һәм балалар бакчалары
вакытыннан алда, 25 сентябрьдә үк җылылык белән тәэмин ителгән. Октябрь башына
социаль әһәмияткә ия 49 объектка җылылык бирелгән. Хәзерге вакытта шәһәрдәге
социаль учреждениеләрнең 95%-ы җылылык челтәрләренә тоташтырылган.
«Җылыту сезоны башланганнан соң ике атна эчендә басым һәм температура
күрсәткечләрен көйләү эшләре башкарыла. Шәһәр йортларындагы, биналарындагы
батареяларның барысы да бер үк вакытта җылына алмый, моның өчен тиешле вакыт
кирәк», – дип искә төшерде Искәндәр Гыйниятуллин.
Шул ук вакытта шәһәрнең муниципаль комиссиясе җылылык белән тәэмин итә
торган оешмаларның әзерлеген тикшерү эшен дәвам итә. Бүгенге көндә «Казэнерго»
карамагындагы 125 котельняның барысы да, Казан җылылык челтәрләре, ТЭЦ-1,
ТЭЦ-2, ТЭЦ-3, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең район котельнялары, 45
ведомство котельнясының 36сы әзерлек паспортларын алган.
Оешмаларның барысы буенча йомгаклау документлары – 25 октябрьгә, Казанның
кышка әзерлеген раслый торган соңгы паспорт 15 ноябрьгә кадәр рәсмиләштерелергә
тиеш.
Казандагы күпфатирлы йортларның барысы да (6039 объект) 10 сентябрьгә
кадәр үк кышка әзерлек паспортларын алган. Энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен
бу эшләр еш кына капиталь төзекләндерү чаралары белән бергә алып барыла:
агымдагы елда 56 йортта җылыту системасы, 47 фасад, 54 түбә яңартылган.
Шәһәрнең 689 күпфатирлы йортына җылылык күрсәткечләрен исәпкә алу җайланмаларын,
техник яктан яки җылылык аз кулланылу сәбәпле икътисадый яктан файдасыз
булганга, урнаштырып булмый. Алар өчен Татарстанда махсус исәп-хисап тәртибе
билгеләнгән: мондый йортларда яшәүчеләр җылылык өчен норматив буенча сигез ай
дәвамында (сентябрьдән апрельгә кадәр) тигез өлешләргә бүлеп исәпләнгән
күрсәткеч буенча түли. Шуңа күрә аларга җылылык өчен түләү графасы сентябрь
квитанциясендә үк күрсәтелә.
Җылыту сезоны башланганчы шәһәрдә бик зур төзекләндерү эшләре башкарылган:
«Казэнерго»да 7 котельня (казаннар алыштырылган) һәм 14 чакрымга сузылган
челтәр яңартылган, Казанның җылылык челтәрләре 23 чакрымга якын үзәк
торбаүткәргечне төзекләндергән һәм капиталь яңарткан. Шәһәрдә искергән
ведомство котельняларын планлы рәвештә алыштыру эшләре дәвам итә. 33 нче хәрби
шәһәрчектә урнашкан 11 йортта яшәүчеләр яңа блоклы котельняга күчерелгән, бу
җылылык бирүнең тотрыклылыгын арттырган. Моннан тыш, Бутлеров урамында
блок-модуль төрендәге котельня төзелә: ул КИТТУ-КАИ һәм КИТТУ-КХТИның искергән
җайланмаларын алыштырачак.
Шәһәр халкының җылылык бирелү белән бәйле мәсьәләләрен тиз арада хәл итү
өчен районнарның барысында да, идарәче компанияләрдә һәм профильле
ведомстволарда «кайнар линия» хезмәте эшли башлаган.
Башкала халкы күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмаларда тәүлек
буе эшләүче 130 авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.
Халыкка уңайлы булсын өчен идарәче компанияләр Макс дип аталган махсус
аралашу кушымтасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр алып бара.
Җылылык белән бәйле четерекле хәлләр килеп чыккан очракта бу хакта турыдан-туры
йорт чатларында хәбәр итәргә була.