Үткән уку елында Казанның мәгариф хезмәткәрләре 184 миллион сумнан артык күләмдә төрле ярдәм чаралары алган. Шәһәрдә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм аларны биредә калдыру өчен төрле проектлар гамәлгә ашырыла, Укытучылар йорты да һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
«Казанда мәгариф өлкәсендә 31 мең хезмәткәр бар, шуларның 17 меңгә якыны – мәгариф хезмәткәрләре. Бу үз эшенә гашыйк булган чын осталарның зур бер армиясе. Алар һәр көнне балаларыбызның уңышлары һәм тырышлыгы аша безгә үз осталыкларын дәлилләп тора, горурланырга сәбәпләр бирә. Озак еллар дәвамында республикада, Россиядә һәм хәтта чит илләрдә узган төрле предмет олимпиадаларында җиңүләр саны буенча беренчеләр рәтендә баруыбыз да бик мөһим. Бүген безнең укытучылар һөнәри бәйгеләрдә беренче урыннарны яулый һәм Казанга беренче тапкыр федераль проектны алып кайта (2027 елда «Россиянең ел тәрбиячесе» бәйгесенең финалы Казанда узачак – мөхәррир өстәмәсе). Бу – укытучыларның үзләре башкарган даими һәм зур һөнәри эшенең күрсәткече. Без хезмәт һәм иҗат өчен шартлар тудырабыз һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләребезне канатландырып тору, аларның башлангычларын хуплау өчен кулдан килгәннең барысын, хәтта аннан да артыгын эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр өчен өстенлекле бурычларның берсе булып яңа белгечләрне җәлеп итү һәм педагогларга һөнәри үсеш алырга, бу өлкәдә калырга мөмкинлек бирүче шартлар тудыру тора. Мәгариф хезмәткәрләре һәм белем бирү оешмалары өчен өстәмә мөмкинлекләр ачу кадрлар сәясәтенең мөһим юнәлеше булып кала.
Шәһәрдә гомуми бүләкләү фонды 7,5 миллион сум булган «Казанның яңа укытучылар сыйныфы» һәм «Иң яхшы инклюзия мәктәбе һәм балалар бакчасы» проектлары гамәлгә ашырыла. Проектларны яклау ачык очрашуда узды, җиңүчеләрне бүләкләү октябрь ахырына ниятләнә.
Республика дәрәҗәсендә Казан педагоглары «Безнең яңа укытучы», «Безнең яңа тәрбияче», «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» проектларында, шулай ук туган тел мөгаллимнәренә ярдәм итү программаларында катнаша. Өстәвенә, белгечләр өчен торак сертификатлары һәм торак арендасы чыгымнарын каплый торган акчалата чара каралган.
Сентябрь аенда ачылган Укытучылар йорты Казан педагогларының тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри үсеш алу өчен төп мәйданчыгына әверелде. Эшенең беренче аенда ук биредәге чараларда 1,5 меңгә якын кеше – мәктәп укучылары һәм студентлар, яшь һәм тәҗрибәле мөгаллимнәр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәгариф өлкәсе ветераннары булды.
«Укытучылар йорты – ул кадрлар проектларын, остазлыкны һәм укытучылар җәмгыятенең һөнәри үсешен берләштерүче мәйданчык», – дип ассызыклады Ирек Ризванов.
Биредә мәктәп җитәкчеләре һәм мәгариф хезмәткәрләре белән сессияләр, яшь укытучылар өчен кечкенә курслар, тәҗрибә уртаклашу практикумы һәм Мирза Исмагил улы Мәхмүтовның мирасына багышланган остаханә узды. Халык укытучылары белән очрашулар һәм Мәгариф өлкәсе ветераннары советы утырышы оештырылды.
Аерым бер юнәлеш – киләчәк педагоглар белән хезмәттәшлек итү. Укытучылар йорты Казан федераль университетының педагогика юнәлешендә укучы студентларын кабул итә: биредә танышу һәм магистрантлар белән очрашулар оештырыла. Казан федераль университетының Психология һәм белем бирү институты белән хезмәттәшлек үсә.
Укытучылар йорты тик Казан өчен генә һөнәри уртаклашу урыны булып калмый. Биредә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белем бирү программасында катнашучылар белән очрашулар һәм Мәскәү Хөкүмәте стажировкалары узды. Шулай ук әлеге йортта Свердловск өлкәсенең Мәгарифне үстерү институты вәкилләре һәм Кытайның Чэнду шәһәреннән килгән мәгариф өлкәсе җитәкчеләре делегациясе булды. Шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренчә, бу Казан тәҗрибәсенә булган кызыксынуны раслый һәм Укытучылар йортын һөнәри үсеш, остазлык һәм гамәли тәҗрибә уртаклашу үзәге буларак бәяләргә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта бу мәйданчык рәсми булмаган аралашу традицияләрен дә саклый. Биредә һәр атна саен мәгариф өлкәсе ветераннарының «Мөгаллим» татар хоры, «Красная гвоздика» рус хоры һәм укытучыларның җыр ансамбленең репетицияләре уза.
Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күрсәтүче адымнарның берсе булып һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу тора. Бу елны Россия дәрәҗәсендәге ярышларда шәһәр исеменнән 11 педагог катнашты.
Иң зур уңышка 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина иреште. Ул «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Бу – Казан һәм Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү тарихында беренче җиңү. Киләсе елда ярышның финалы Казанда узачак.
Шәһәр мәгариф системасының башка вәкилләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. 11 нче лицейның туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» бәйгесендә икенче урынны яулады, ә 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева өченче урынга лаек булды.
121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» конкурсының иң яхшы 7 педагогы исемлегенә керде, ә 8 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Фазлыева «Беренче укытучы» бәйгесенең иң яхшы 10 хезмәткәре арасында урын алды.
Казан педагоглары җитәкчелек юнәлешендә дә зур уңышка ирештеләр: «Россиянең ел директоры» бәйгесендә Казан исеменнән катнашкан 20 нче гимназия җитәкчесе Максим Николаев илнең иң яхшы 5 директоры исемлегенә керде.
Педагог-психологлар арасында 7 нче гимназиядән Нина Хәсәнова аерылды – ул «Яшүсмерләр белән эшләү остасы» номинациясендә җиңү яулады.
«Сәяхәт» үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Кузнецова «Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесенең «Нәфис-эстетик юнәлеш» номинациясендә икенче урынга иреште.
«Без һәр көнне өйрәнәбез, үсәбез, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнеп, алар арасыннан иң нәтиҗәле алымнарны Казанның мәгариф системасына кертәбез. Бу эшне укытучылар, балалар һәм бөтен тармак үсеше мәнфәгатьләрендә алга таба да дәвам итәчәкбез. Без һәрвакыт һөнәри хезмәттәшлеккә ачык, Казан тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер һәм башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне үзебездә, шул исәптән яңартылган Укытучылар йортында кунакка күрүгә һәрчак шат булачакбыз», – дип йомгаклады сүзен Ирек Ризванов.