Казан волонтерлары, шулай ук шәһәрнең иреклеләр оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре 31 октябрьгә кадәр «Ел иреклесе – 2026» шәһәр премиясендә катнашу өчен гариза бирә ала. Татарстан башкаласында 75 меңнән артык кеше иреклеләр эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аларның 62 меңен яшьләр тәшкил итә. Җәй айларында гына да волонтерлык хәрәкәтенә тагын 3,5 мең катнашучы кушылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
«Бүгенге көндә иреклеләр хәрәкәте аерым әһәмияткә ия. Без беренче тапкыр волонтерлар турында Универсиадага әзерлек вакытында ишеттек, ә аннары бу юнәлештәге белемнәребез тагын да киңәйде. Җәмгыятькә ирекле ярдәм күрсәтү бер юнәлеш белән генә чикләнми. Табигатькә сакчыл караш һәм аны чистарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче егет-кызлар пәйда булды. Казанның тарихи мирасын сакларга булышучы, тиешле чараларда катнашучы волонтерлар барлыкка килде. «Парк каһарманнары» безнең иҗтимагый киңлекләр турында кайгырта. Мәхсус хәрби операция башлану белән меңнәрчә кеше фронтка һәм яңа төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иреклеләр хәрәкәтенә кушылды. Бу – гаять зур хезмәт һәм ярдәм чыганагы. Шәһәрнең «Ел иреклесе» премиясе башка кешеләргә, шәһәребезгә һәм илебезгә үз вакытын һәм көчен түләүсез багышлаган кешеләргә рәхмәтебезне белдерү билгеләренең берсе булуы бик мөһим», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Конкурсның йомгаклары көз ахырында ясала: ноябрьдә бәйгенең читтән торып һәм ачык форматтагы этаплары узачак. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү Иреклеләр көне алдыннан – 4 декабрьгә планлаштырылган.
Бәйге төрле өлкәләрне – төрле эре чараларны, форумнарны оештыруда булышудан алып, табигатьне саклау юнәлешләренә кадәр үз эченә ала. Команда бәйгеләрендә Казанның югары уку йортлары, көллиятләре һәм предприятие-оешмалары каршында эшләп килүче иреклеләр берләшмәләре катнаша ала.
Иң төп «Ел иреклесе» номинациясендә җиңүче «Казан волонтеры» мактаулы билгесенә лаек булачак, ә башка номинация лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ноябрь ахырында иреклеләр өчен «Күңел биреп эшлибез» дип аталган икенче белем бирү программасы узачак. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен иреклеләрне һәм волонтерлык оешмалары вәкилләрен берләштерәчәк.
«Яшь кеше ярдәм итү юлын сайлый икән – димәк, ул үзен шәһәрнең бер өлеше итеп хис итә, аның өчен җаваплылык йөртә», – дип билгеләде Дмитрий Хвостиков.
Җәй көне иреклеләр үзәге бик күп чараларны – Россия көнен, Мирный бистәсендәге һәм Аккош күле янындагы биләмәдәге Сабантуйларны, Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен, Зур Казан пикнигын, Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен һәм башкаларны волонтерлар белән тәэмин итте. Май ахырында Казан волонтерлары шулай ук Минск шәһәрендә узган Казан көннәрендә дә эшләде, анда алар Белоруссиянең Республика волонтерлык үзәгендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты, дип тәмамлады докладчы.