Казан
мэры Илсур Метшин «ИгелекКылам» социаль җайлашу үзәгенең Олы Дәрвишләр
бистәсендә, Казансу елгасы ярында урнашкан яңа йортын карап кайтты. Шәһәр
башлыгы менталь тайпылышлары булган яшьләрнең яшәү шартларын бәяләде,
мәйданчыкны тагы да файдалырак итеп кулланырга – йорт янында сап-бордлар өчен йөзмә күпер ясарга һәм каһвә
эчү урыны булдырырга тәкъдим итте.
Йорт төзелгән җир биләмәсе ямьле Казансу елгасы
буенда урнашкан. Үзәк җитәкчесе Гөлнара Галиәхмәтова йорт янында зур булмаган йөзмә
күпер (пирс) төзү хыялы белән уртаклашты. Мондый корылма булган очракта, менталь
тайпылышлары булган балалар имин шартларда су коена алырлар иде, дип өстәде ул.
Илсур Метшин әлеге тәкъдимне хуплап, җир биләмәсен зурайтырга киңәш итте – мәйдан
арттырылган очракта монда сап-борд прокаты яки чәй һәм каһвә сату ноктасын булдырып,
яшүсмерләр әлеге хезмәтләрне Казансу елгасы буенда ял итүчеләргә тәкъдим итә
алыр иде. Әлеге эш барып чыккан очракта, үзәктә тәрбияләнүчеләр үзләренең
беренче акчаларын эшләргә өйрәнә алачак. Илсур Метшин хәйриячеләрне җәлеп итеп,
балалар өчен йөзмә күпер төзергә вәгъдә бирде. «Әйдәгез, биредә җәлеп итү ноктасын
ничегрәк оештырырга кирәклеге хакында уйлашыйк. Бу бит әлеге балалар өчен
бизнес-күнекмәләр генә түгел, болар җанлы аралашу, тирәлеккә җайлашу алымы да»,
– дип билгеләп үтте шәһәр мэры.
««ИгелекКылам/БлагоДарю» социаль җайлашу үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 2019
елдан бирле эшли. Ул менталь тайпылышлары булган кешеләргә җәмгыятькә җайлашырга һәм остаз ярдәмендә яшәү тәҗрибәсе туплап,
көндәлек тормышны мөстәкыйль
алып барырга ярдәм итә. Дәрвишләр бистәсендә Татарстан Республикасы рәисе йөкләмәсе буенча Дәүләт торак фонды тарафыннан
сатып алынган йорт үзәкнең мондый төр өченче мәйданчыгы булып тора.
Калган ике фатирны – Әгерҗе һәм Фучик урамнарында урнашкан күнекмәләргә өйрәтү киңлекләрен
үзәккә элегрәк Казан Башкарма комитеты бүлеп биргән булган.
Быел өч катлы йортта капиталь төзекләндерү
эшләре тәмамланган. Анда сигез кеше яши: беренче кат – кызлар өчен, икенчесе ир
балаларга дип эшләнгән. Шулай ук биредә аш-су һәм иркен кунак бүлмәләре бар.
Һәр укучының үз бүлмәсе – аларга үзәк тарафыннан кирәкле әйберләрнең барысы да
урнаштырылган. Үз почмакларын «тулыландыру» эше –анысы инде балалар җилкәсендә.
Кемнәрдер бүлмәләрен йомшак уенчыклар, курчаклар белән бизи, кайберәүләр фотосурәтләр
тезә. Участокта спорт белән шөгыльләнергә, футбол уйнарга була, учак ягу урыны
да каралган, биредә хәтта йорт хайваны – Джек кушаматлы немец овчаркасы да бар.
Гөлнара Галиәхмәтова
белгечләрнең яшүсмерләрне мөстәкыйльлеккә өйрәтүгә аерым басым ясауларын
билгеләп үтте. Башта үзәктә шөгыльләнүчеләрне шәһәрдә йөрергә, җәмәгать
транспортыннан файдаланырга, беренче вакытта бергәләп, бераз ияләнә төшкәч мөстәкыйль
рәвештә көндәлек тормышны алып барырга өйрәтәләр. Тирәлеккә җайлашу, ияләнү
күренеше уңышлы барган саен менталь тайпылышлары булган балаларга тышкы ярдәм чаралары
кими бара.
Үзәк укучылары белгечләр һәм
волонтерлар белән бергә көнкүрешне алып барырга, вазифаларны бүләргә, көндәлек мәшәкатьләрне
бергәләп хәл итәргә өйрәнә. Ә бу исә зур гаилә мохитен булдыру, гаилә җылысын тою
максатыннан шулай эшләнә. Яшүсмерләрнең күбесе даими хезмәт белән шөгыльләнә:
алар җыештыру, җәмәгать туклануы өлкәләрендә, ипподромда эшли. Бергәләп ашала
торган кичке ашлар мөһим чарага әйләнгән. Катнашучылар бергә җыелып нинди төр
ризык пешерәсен ачыклый, вазифаларны бүлешә, төрледән-төрле тәм-том әзерли,
аннары уртак чатта аш-су өлкәсендәге уңышлы фотосурәтләре белән уртаклашалар.
Үзәк тәҗрибәсе мондый алымның
нәтиҗәле булуын раслый. 2026 елда үзәктә шөгыльләнүчеләрнең берсенә, Георгийга,
«Салават Күпере» торак комплексында дәүләт фатиры бирелгән. Хәзер ул әлеге
фатирда үзе аерым яши, ләкин үзәк белгечләре егетне «онытып бетерми»: аңа
атнага өч тапкыр куратор килеп китә. Алар бергәләп бюджетны ачыклый, товарлар сатып
ала, көндәлек мәсьәләләрне хәл итә.
Оешма үсүен, камилләшүен дәвам
итә. Якын арада арткы яктагы ишегалдына теплица куярга һәм остаханә булдырырга җыеналар. Алга таба «ИгелекКылам» үзәге белгечләре гаиләләрдә
яшәүче яшүсмерләргә ярдәм итеп, Татарстанның башка районнарында да филиаллар ачып,
остаз ярдәмендә яшәү тәҗрибәсен киң кулланылышка кертергә тели.
Илсур Метшин инклюзия үсешенә зур
өлеш кертүләре өчен үзәк җитәкчесенә, хезмәткәрләренә, меценатларга һәм эш
бирүчеләргә рәхмәт белдерде. «Казаныбызда «Игелекле Казан» һәм сезнең «ИгелекКылам» үзәге исеме белән бик күп
мөһим проектлар гамәлгә ашырыла, торган саен күбрәк битараф булмаган кешеләр
җәлеп ителә. Әлеге изге гамәлләрнең нәтиҗәсен күрүемә чын күңелдән шатмын:
сезнең укучыларыгыз көннән-көн мөстәкыйль була бара. Сезнең һәрберегез эш таба,
һәм мин сезне үз коллективларына кабул иткән эш бирүчеләргә рәхмәтлемен – бу эшебезнең
мөһим өлеше», – дип фикерләре белән уртаклашты Илсур Метшин.
Мэр Совет районы башлыгы Роман
Фәтхетдиновның йортны ачуга әзерләүдәге ярдәмен аерым билгеләп үтте.
Очрашу ахырында катнашучылар
күмәк фотога төште, балалар мэрга истәлекле бүләк – үз куллары белән ясалган, панда
рәсеме төшерелгән картина тапшырды.
2026 елда «ИгелекКылам» тәҗрибәсе Россия күләмендәге «Көчле вакытның яңа идеяләре» проектының иң яхшы 300 эше исемлегенә кертелде һәм төбәк этабында
җиңү яулап, халыкара #МЫВМЕСТЕ (#БЕЗБЕРГӘ) премиясенең ярымфиналына чыкты.