Казанда Әтиләр көне зурлап билгеләп үтелде – бу бәйрәм Россиядә рәсми рәвештә октябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә. Төрле чаралар шәһәрнең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, яшүсмерләр клубларында һәм мәдәният үзәкләрендә оештырылган. Бәйрәм нәтиҗәләрен эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Социаль политика идарәсе башлыгы Ирина Смирнова барлады.
«Гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараларның һәм бәйрәмнәрнең әһәмиятен аерым билгеләп үтәсем килә. Мондый вакыйгаларны оештыру гына түгел, ә аларны даими рәвештә үткәрүгә тиешле игътибар бирү дә мөһим. Башкалабызда башкарыла торган киң күләмле эш аерым игътибарга лаек. Бүген Казанда 29 мең күпбалалы гаилә яши. Чагыштыру өчен: моннан 15 ел элек, Универсиада үткәрелгәнче, аларның саны нибары җиде мең иде. Бу дәрәҗәдәге дүрт тапкыр үсеш – җәмгыятьнең торышын күрсәтүче иң мөһим күрсәткеч», – диде Казан мэры Ильсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр санының дүрт тапкырга артуы халыкның киләчәккә ышануын, дәүләт ярдәмен күрүен һәм зур гаилә төзүгә әзер булуын ачык күрсәтә: «Бу илебезнең, республикабызның һәм башкалабызның үсеше турында сөйли. Алга таба да без шәһәрдә казанлылар гаиләсендә өченче, дүртенче һәм бишенче бала тууга этәргеч бирүче шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез».
Бәйрәмнең төп вакыйгасы булып Кремль яры буендагы «Елмай» балалар паркында узган «Минем әтием – Чын каһарман» I Республика нәфис фестиваленең гала-күргәзмәсе танылды. Әлеге фестиваль Халыкара балаларны яклау көнендә башланып киткән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларын берләштергән. Җәй дәвамында яшь рәсем ясаучылар һөнәри рәсем укытучылары җитәкчелегендә үз әтиләренең портретларын иҗат иткән. Иҗат ителгән рәсемнәрнең бер өлешен балалар алгы сызыкка – үз әтиләренә җибәргәннәр, ә узган якшәмбедә бу күргәзмә Мәскәүдәге Поклонная тавында урнашкан Җиңү музеенда тәкъдим ителгән.
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе яшьләр клубларының 12 мәйданчыгында әтиләр өчен бүләкләр әзерләү буенча остаханәләр, спорт ярышлары, үз-үзеңне яклау алымнарын өйрәнү дәресләре, караоке җырлау һәм гитарада уйнау кичәләре узган. Төп игътибар профилактик исәптә торучы яшүсмерләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән: «Арена» клубында авыр тормыш хәлендә калган һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы балалар өчен балта осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелгән, ә «Кеды» клубында балалар һәм әтиләр өчен үзеңне яклау буенча «Әти һәм мин» осталык дәресе оештырылган.
Мәдәният учреждениеләре һәм китапханәләр дә бәйрәмгә актив кушылган. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда «Әтиләр бәйгесе: Гаилә башлыгы кагыйдәсе» («Папа-Квест: Код главы семейства») дигән гаилә уены һәм «Минем әтием» исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе узган. «Полимер» мәдәният йорты «Яраткан әтиемә багышлана...» күргәзмәсен тәкъдим иткән, ә «Кадышево» мәдәният йортында «Әти – минем үрнәгем» квест-уены үткән. Шәһәр китапханәләре котлау хатлары һәм бүләкләр ясау буенча остаханәләр, ә «Залесный» мәдәният үзәге «Әтиләр зирәклеге сәнгатьтә чагыла» күргәзмәсен оештырган.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иҗади осталык дәресләре, бәйрәм концертлары һәм спорт ярышлары узган. Казаннан җиңүче булган сигез команда 18 октябрьдә Байлар Сабасында узган «Әти + мин» ярышларының республика этабында катнашкан. «Гаилә» 133 нче күппрофильле лицее укучысы Арслан Ермолаев һәм аның әтисе бәйгедә җиңү яулаган.
Ирина Смирнова Казанда гаиләләрне хуплауга аерым игътибар бирелүен тагын бер кат искәртте: 13 октябрьдә Татарстан башкаласы Илкүләм «Россиянең гаилә башкаласы» бәйгесендә «Гаилә тотрыклылыгы шәһәре» номинациясендә җиңүче булган.