
тарстан башкаласында гомуми озынлыгы 130 чакрымнан артык булган 204 юл участогын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Эшләр шәһәрнең төп магистральләрен, торак массивлардагы юлларны һәм квартал эчендәге юлларны колачлаган. Юл программалары кысаларында асфальт-бетон өслеге яңартылган, җәяүлеләр һәм велосипед юллары төзекләндерелгән, яңа яктырткычлар һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче өстәмә элементлар урнаштырылган. Эш нәтиҗәләре турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, республика һәм шәхсән республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без юлларны төзекләндерүдә алынган югары темпны саклап кала алабыз – быел 130 чакрым юл тәртипкә китерелде. Бу эшне машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, шәһәребез кунаклары да күрә. Мәсьәләгә даими игътибар бирү юлларның 85 процентын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирде. Һәм, әлбәттә, бу – барлык программалар буенча күрсәтелә торган зур ярдәм нәтиҗәсе. Әлеге максатларга барлыгы 27 млрд сум акча юнәлтелде. Бу бик зур сан. Хисапта билгеләп үтелгәнчә, акчалар ишегалларын һәм юлларны, яңгыр суы канализациясен, тышкы яктырту челтәрләрен төзекләндерүгә тотыла», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 8 чакрымга якын булган 14 юл участогы төзекләндерелгән. Аерым алганда, Натан Рахлин урамында юл өслеге яңартылган, машиналар йөрү өлеше киңәйтелгән, җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән һәм тукталыш мәйданчыклары ясалган. Монда шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче кирәкле элементлар урнаштырылган, бу исә автобус маршрутын эшләтеп җибәрергә мөмкинлек биргән.
Маршрут һәм Можайский урамнарында транспорт уңайлылыгын яхшырту өчен җәяүлеләр юлы һәм яңа павильонлы тукталыш мәйданчыклары төзекләндерелгән. Мәүлүтев урамында юл өслеге яңартылган, бетон киртәләр куелган, гамәлдәге тротуарлар төзекләндерелеп, яңалары салынган. Моннан тыш, биредә 1 чакрым озынлыктагы велосипед юлы һәм яңа яктырткычлар барлыкка килгән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын планлы рәвештә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казан юлларының 85 проценты норматив таләпләргә җавап бирә.
Торак массивларда юлларны төзекләндерү 95 урамны колачлады
«Россия – АСЕАН» саммитына гомуми озынлыгы 6 чакрымнан артык булган җиде юл участогы төзекләндерелгән. Эшләр Николай Ершов, Татарстан, Ташаяк, Сибгат Хәким, Сәетгалиев, Рөстәм Яхин һәм 2 нче Турин урамнарында башкарылган.
Асфальт-бетон катламы нык тузган юлларны төзекләндерү программасы кысаларында гомуми озынлыгы 30 чакрымга якын булган тагын 41 участок яңартылган. Исемлеккә шәһәрнең төп магистральләре һәм шәһәргә керү юллары кертелгән: Ямашев һәм Җиңү проспектлары, Лена, Восстание, Журналистлар, Беломорск, Дубравная урамнары, Мамадыш тракты һәм башкалар.
Мир, Габишев, Дубравная урамнарында, шулай ук Себер трактында өстәмә рәвештә 8 чакрымнан артык велосипед юллары салынган.
Урам-юл челтәрен төзекләндерү кысаларында гомуми озынлыгы 4 чакрымнан артык булган тагын 19 участок тәртипкә китерелгән. Элек юл катламы бөтенләй булмаган диярлек Зирекле урамында җәяүлеләр юлы белән бергә яктыртылган төп транспорт юлы пәйда булган. Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы киселешендәге юлүткәргече астында борылыш элмәкләре оештырылган, бу исә транспорт хәрәкәтен яхшырткан.
«Салават Күпере» торак комплексындагы «ФИЗРА» спорт үзәгенә илтүче юл төзекләндерелгән, машина кую урыны һәм яңгыр суы канализациясе челтәрләре ясалган. Шулай ук Пушкин урамындагы Казан федераль университеты тулай торагына илтүче баскыч яңартылган, ә туристлар яратып йөри торган төп урамнарны — Бауман һәм Кремль урамнарын тоташтыручы Чернышевский урамы төзекләндерелгән. Биредә таш түшәмәле җәяүлеләр сукмагы ясалган, су сибү системасы белән яшелләндерү эшләре башкарылган һәм эскәмияләр урнаштырылган.
Казан халкының чиреге яши торган торак массивлардагы юлларга аерым игътибар бирелгән. Бистә юлларын төзекләндерү программасы буенча 30 торак массивта 85 участок яңартылган – эшләр 95 урамны колачлаган. Бу максатларга 2,6 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән. Әлеге участокларда юл катламының тузу дәрәҗәсе 90 проценттан артып киткән иде, ә кайбер урыннарда асфальт бөтенләй булмаган.
«Узган ел без бистәләрдә 102 урамны тулысынча төзекләндердек. Быел тагын 95 бистә урамына асфальт җәелде һәм яктырткычлар куелды», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.
«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларына уңайлы керү юлларын тәэмин итү өчен гомуми озынлыгы 16 чакрымнан артык булган квартал эче юллары төзекләндерелгән.
Моннан тыш, Авиатөзелеш районында «Руно» һәм «Солонка» бакчачылык ширкәтләренә илтүче 1 чакрымга якын озынлыктагы юл яңартылган. Казанда бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларны төзекләндерү эшләре башланганнан бирле — җиде ел эчендә — 29 бакчачылык ширкәтенә илтүче гомуми озынлыгы 26 чакрымга якын булган 20 юл төзекләндерелгән.
Юлларның 66 участогында хәрәкәт иминлеге артты
«Мөмкин булган җирләрдә һәм ЮХИДИ килештергән урыннарда велосипед юлларын да арттырабыз. Бер ел эчендә 8,5 чакрым велосипед юлы салу – шулай ук яхшы нәтиҗә. Моннан тыш, аварияләр еш була торган 66 участокта юл билгеләре, киртәләр, светофорлар куелды, җәяүлеләр өчен дә, транспорт өчен дә башка саклану чаралары күрелде», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен эшләр авария куркынычы зур булган 66 участокта башкарылган. 2025 елда аларда 240 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Хәрәкәт иминлеген арттыру максатыннан, 430 юл билгесе, 2 чакрымга якын җәяүлеләр һәм саклагыч киртәләр, ике светофор һәм проекцияле 27 җәяүлеләр кичүе урнаштырылган. Шулай ук 7,1 мең кв.м юл өслеге төзекләндерелгән.
Иң күп авария була торган участоклар арасында Островский һәм Пушкин урамнары чаты, Танк боҗрасы, Чуйков һәм Бондаренко, Габишев һәм Кол Гали урамнары киселешләре бар.
Күрү сәләте бозылган җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен, 33 участокта светофорлар тавышлы хәбәр бирүче 218 «Триоль» җайланмасы белән җиһазландырылган.
Юл хәрәкәте иминлегенең тагын бер мөһим элементы – юл тамгалары. Быел аларны 425 мең кв.м мәйданда төшергәннәр. Төп магистральләрдә ныклырак булсын өчен термопластик, ә хәрәкәт азрак булган урамнарда гади юл буявы кулланылган.
Юлларның һәм тротуарларның 150 дән артык участогы яктыртылды
Быел Казанның 18 торак массивында яңа тышкы яктырту челтәре барлыкка килгән. Бистәләрдә 1 меңгә якын диодлы энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган. Яңа яктылык нокталары Зур Дәрвишләр, Самосырово, Радужный, Юдино һәм башка торак массивларда пәйда булган. Шәһәр бистәләрендә тышкы яктыртуны торгызу программасы гамәлдә булган тугыз ел эчендә 458 урамда барлыгы 12,6 меңнән артык энергия саклаучы яктырткыч куелган.
Моннан тыш, юл эшләре кысаларында моңарчы яктырту булмаган 155 юл һәм җәяүлеләр сукмагы яктыртылган. Быел Адмиралтейство, Белинский, Ямашев, Әмирхан, Мәүлүтев, Зорге, Завойский һәм башка урамнарда 2,3 мең баганага диодлы яктырткычлар урнаштырылган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 418 ишегалды һәм 600 мең кв.м асфальт төзекләндерелде
Ел дәвамында Казанда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы дәвам итте. Нәтиҗәдә, 418 күпфатирлы йорт биләмәсе төзекләндерелгән, 600 мең кв.м асфальт-бетон өслеге алыштырылган.
«Безнең ишегалды» программасының әһәмиятен бәяләп бетергесез. Төзекләндерелгән ишегаллары – уңайлы мохитнең иң мөһим өлеше. Бүгенге көндә каралмаган ишегаллары берничә генә калды. Киләсе елга без бу программаны төгәлләячәкбез. Красная Позиция урамындагы кебек комплекслы төзекләндерү эшләре ишегалларын берләштерергә генә түгел, ә Әбҗәлилов урамыннан Достоевский урамына кадәр җәяүлеләр зонасы булдырырга да мөмкинлек бирде. Һәм, әлбәттә, саф һавада күпме кешенең – балаларның, өлкән буын вәкилләренең, студентларның вакыт үткәрүе шунда ук күренә», – диде Илсур Метшин.
Быелгы иң зур яңартылган биләмә Красная Позиция, Гастелло, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнарындагы 21 йортны берләштергән ишегаллары комплексы булган. Аның мәйданы 75 мең кв.м-дан артып китә, биредә 8 меңнән артык кеше яши. Иң кечкенә ишегалды Революция урамы, 56 нчы йорт янында тәртипкә китерелгән. Аның мәйданы 600 кв.м тәшкил итә.
Программа гамәлдә булган җиде ел эчендә Казанда барлыгы 3 172 күпфатирлы йорт биләмәсе төзекләндерелгән. Яңартылган асфальт-бетон өслегенең гомуми мәйданы 4,2 млн квадрат метрдан артып киткән. Яхшыртылган тормыш шартларыннан бүгенге көндә шәһәрнең 700 меңгә якын кешесе файдалана.
Горький шоссесы күчермәсенә кадәр юлүткәргечле юл салу дәвам итә
Киров районында тимер юл аша юлүткәргечле автомобиль юлы салу дәвам итә. Яңа юл Горький шоссесы күчермәсен Идел буе урамы белән тоташтырачак. Аның озынлыгы – 1,5 чакрым, ә киңлеге икедән алып дүрт юл сызыгына кадәр булачак.
Бу эш киләчәктә М-7 трассасына чыгарылачак Горький шоссесы күчермәсен төзү проектының бер өлеше булып тора. Яңа юлүткәргеч Юдино, Займище, Күзәмәт, Аракчино, Красная Горка һәм башка бистәләрдән шәһәр үзәгенә таба баручы машиналар агымын җайга салырга ярдәм итәчәк.
«Горький шоссесының күчермә юлын салу Киров районы халкына йөрүне җиңеләйтеп кенә калмыйча, шәһәрнең бу өлешендә яңа торак йортлар төзүгә дә этәргеч бирәчәк», – дип сүзен йомгаклады Казан мэры.