(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Ратушада Казан шәһәр
Думасының XVII хисап сессиясе башланып китте. Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелеге астында уза
торган утырышта 45 депутат катнаша. Карарлар кабул итү өчен коврум бар.
Депутатлар сессиядә 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре почетлы гражданины турында;
Казан шәһәрендә мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыру турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәр округын шәһәр төзү проектлауның җирле
нормативлары турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм
планлы чор 2018-2019 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен
2017-2019 елларда хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр
кертү турында”гы карар проекты турында;
Казан шәһәр Думасының территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү
турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Бәлигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча
комиссияләр турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “ Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе турында;
Казан шәһәренең җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр
төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының даими комиссияләре составларына үзгәрешләр кертү
турында;
Төрлесе.