(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы ноябрь). С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының – “Туполев” ААҖ
филиалының 90 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Моннан тыш, бүген
шулай ук очыш-сынау станциясенә модернизацияләнгән Ту-160М машинасы да
тапшырылды.
Завод җитәкчелеген
һәм эшчеләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Оборона
министрлыгының Космик-һава көчләренең ерак авиация командующие Сергей Кобылаш,
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Казан Мэры Илсур Метшин,
Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь, “Туполев” ААҖ
генераль директоры Александр Конюхов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать
һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, авиакомплекс буенча ТР Президенты ярдәмчесе
Равил Зарипов, “Туполев” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – КАЗ директоры
Николай Савицких котладылар.
“Заводның тарихы
бай, – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Татарстанда күп еллар буена
үз җитештерүен саклап калган һәм республика икътисадының флагманы булган предприятиеләр
алай ук күп түгел”. Аның сүзләренчә, предприятиенең 90 еллык эше – 90 еллык
прогресс, җитештерүгә бертуктаусыз яңа технологияләр кертеп тору, төптән
уйланган социаль сәясәт.
Татарстан
Президенты билгеләп үткәнчә, предприятие тарихы белән Россия авиациясенә
дан-шөһрәт китергән галимнәр, авиаконструкторлар, очучы-сынаучылар, җитештерүне
талантлы оештыручылар, күп меңләгән эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр
тарихы бәйләнгән.
Рөстәм Миңнеханов
искәрткәнчә, предприятиенең тарихы 1927 елның 14 маеннан башлана. Завод алдында
кыска вакыт эчендә АНТ-3 очкыч-разведчик чыгару бурычы куелган. Бөек Ватан
сугышы елларында завод бомбардировщиклар чыгара иде.
“Бүген завод
Ту-160 стратегик ракета йөрткечен техник яктан яңадан коралландыру буенча актив
эш алып бара. Шуның кысаларында дөньяда иң эре электрон-нур эретеп ябыштыру һәм
вакуумда яндырып эшкәртү җайланмасын реконструкцияләп бетерде һәм эшкә җибәрде.
Бүген шулай ук мөһим вакыйга – очыш-сынау станциясенә модернизацияләнгән
Ту-160М машинасы да тапшырыла. Бу – модернизацияләү кысаларында җитештерелгән
беренче яңа очкыч”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җитештерү ветераннарына илнең
оборона сәләтенә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәтен җиткерде.
Коллективның хезмәт
казанышларын РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров та билгеләп
үтте. Россия Оборона министрлыгының Космик-һава көчләренең ерак авиация
командующие Сергей Кобылаш билгеләп үткәнчә, предприятиедә төзелгән техника
илебез өчен ышанычлы калкан булып калачак.
Авиация заводының
казанышлары 1000 еллык казан тарихына кереп калды, дип ышана Мэр. “Ветераннар яңа
буын белән үзләренең тәҗрибәләре, осталыклары һәм традицияләре белән уртаклаша
һәм бу иэ зур мактауга лаек”, - дип өстәде ул.
Шәһәр башлыгы
искәртүенчә, Казан шәһәр Думасының президиумы предприятиенең 90 еллыгы
хөрмәтенә С.П.Горбунова ис. Казан авиация заводы – “Туполев” ААҢ филиалын
Россия очкычлар төзелешенә керткзн өлешләре өчен Казанның Мактау китабына
кертергә кара кабул итте. Илсур Метшин завод директоры Николай Савицкихка
рәхмәт хаты тапшырды.
Тантанада завод
хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, ведомство бүләкләре
һәм грамоталары тапшырылды.
Белешмә өчен
Үзенең эшләве
дәверендә завод барлыгы 22 төр авиация техникасы чыгарды. Пе-2 һәм Пе-8 кала,
аларга Ту-16, Ту-104Б, Ту-22МЗ, Ту-160, Ил-62М очкычлары керә.