(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март, Алсу Сафина). Казанда планлы рәвештә шәһәр урамнарын,
бистәләрне, юлларны, җәмәгать киңлекләрен яктырту буенча эшләр башкарыла. 2017
елда тышкы яктырту линияләре озынлыгы 73 километрга артты һәм 2 мең 676 км
тәшкил итә, ә тышкы яктырту нокталары 2,3 меңгә артты һәм 80 мең тәшкил итә.
“Шәһәрнең яктыртылу
дәрәҗәсе аның статусы турында сөйли – шәһәр яктырак булган саен, аның дәрәҗәсе
югарырак була, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин 2017 ел өчен “Казэнерго”
АҖ нәтиҗәләре турында фикерләрен билдергәндә. – Дөньяның иң яхшы, бай
шәһәрләренә килгәндә, көндезме ул, төнләме – аерма сизелми, шулай ук якты. Бюджет
кысанлыгы аркасынд,а андый максатлар куя алмыйбыз, әлбәттә, ләкин шәһәрне
яктырак итәргә омтылырга тиешбез һәм әлеге юнәлештә ел саен эшлибез дә”.
Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, Казанда соңгы елларда “якты нокталар” артты. Мэр “Салават
күпере” торак комплексында башкарылган эшкә игътибар итте. Узган елда “Казэнерго”
анда урам яктыртылышын оештыру буенча масштаблы эшләр башкарды – 152 ут ноктасы
урнаштырылды. “Бу эшне дәвам итәргә кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Җәмәгать киңлекләре
турында сөйләгәндә, “Казэнерго” АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр
иткәнчә, узган елда Җиңү паркындагы чаңгы трассасы, Урицкий ис. һәм “Крылья
Советов” парклары, Горки-Әмәт урманы һәм Сыртланова урамындагы сквер
яктыртылышы яхшыртылды, аларда унаштырылган яктылык нокталарының гомуми саны
720 данә тәшкил итә.
“Горки-Әмәт урман-паркын
төзекләндергәнче, бик күп мөрәҗәгатьләр кабул иттек. Кешеләр Бертуган
Касыймовлар урамыннан Горки микрорайонына турыдан гына йөрделәр. Хәзер биредә
көндез дә, төнлә дә йөрү куркыныч тудырмый, башка паркларда кебек үк”, - дип белдерде
Мэр.
И.Метшин юлларны
яктырту мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Юллар яктырылышын норматив
хәлдә тотарга тырышабыз”, - дип өстәде Мэр.
Бистәләрдә зур эш
көтә, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Чыгышы барышында “Казэнерго”гендиректоры
сөйләгәнчә, ТР торак пунктларында яктырту буенча программа кысаларында, Казан
бистәләрендә 1 мең 374 диод утлы яктырткычлар куелган. Әлеге программаны
гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип ышандырды Р.Габделхаков.
Билгеләп үтәргә
кирәк, “Казэнерго” тышкы яктырту белән идарә итүнең автоматлаштырылган идарә итү
системасына күчү буенча эшләр башкара. Бүген 836 кабызу пунктының 667-сендә
автоматлаштырылган идарә итү системасы куелган, ягъни 80%. 2018 елда бу
күрсәткечне 88 проценттан уздырырга планлаштырыла, ә 2019 елда – 100%.
Казан Мэры билгеләп
үткәнчә, предприятие шәһәр өчен мөһим мәсьәләләр өстендә эшли – ут һәм яктылык
белән тәэмин итә. “Болар шәһәребезнең тормыш иминлеген тәэмин итүче иң мөһим
факторлары булып торалар”, - диде И.Метшин. Шул ук вакытта, шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, әлеге бурычларны башкарудан тыш, “Казэнерго” коллективы спорт
чараларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Шәһәр башлыгы шәһәрнең предприятиеләре
җитәкчеләренә әлеге юнәлешләргә игътибар итәргә кушты.