(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Екатерина Виславская). 7-нче май көнне “Казан
Арена” стадионында 2018 футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысасында “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест матч узачак. Дөнья чемпионаты оештыручыларына
бу җәйне матчларда булачак барлык хезмәтләрне дә тикшерергә туры киләчәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбе барышында Казанның
Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов. Шуның белән бәйле рәвештә,
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын “Казан Арена” стадионы янындагы территориядә “соңгы миля”
турында кисәтүгә аерым игътибар бирергә кушты.
“Чемпионатның барлык хезмәтләрен дә тикшерү
планлаштырыла. Нәтиҗәләр буенча без барлык оештыру процессларның җентекле
анализын уздырачакбыз”, - диде Дамир Фәттахов. Уен көнендә стадионга тоташкан территориядә иминлек тәэмин итү максатыннан 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Ул С.Хәким урамында Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамында
Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр (Ф.Әмирхан проспектыннан С.Хәким урамы юнәлешендәге юлдан кала), Ямашев проспектына таба барганда Чистай
урамында Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр юл өлешләрен үз эченә алачак.
Үз чиратында
шәһәр башлыгы Казанда чемпионат алдыннан бер ел элек Конфедерацияләр кубогын
уздыру уңышы тигәнен билгеләде. “Соңгы миля, җанатарлар белән эш итү, җәмәгать иминлеген саклау һәм башка глобаль сораулар буенча без нәтиҗәләр чыгардык.
Һәр очракта зур чаралар үзенчәлекле итеп уза, безнең хаталар өстендә эш эшләргә вакыт бар иде”, - диде ул.
2018 Дөнья чемпионатына кадәр 2 ай вакыт калган, һәм аны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә зур эш башкарырга туры киләчәк. “Дөнья чемпионатына әзерләнү – командалы эш. Без барыбыз да: федераль структуралар, дөнья
чемпионаты, Россиянең һәм безнең оештыру комитеты һәм муниципаль хакимият органнары – бердәм команда.
Универсиада, су спорт төрләре чемпионатына һәм башка чараларга әзерләнгәндә без бергә эшләдек, бер команда да эшли алабыз”, - диде И.Метшин.
Казанлыларның уңайлыклары өчен “соңгы миля” территориясендә яшәүче кешеләр өчен чемпионат вакытында махсус пропусклар кертеләчәк. Барлыгы 69 квартал һәм “Современник”
торак комплексы өчен 4 мең пропуск эшләнеләчәк, аларны район админстрациясендә, идарәче компанияләрдә һәм торак милекчеләре ширкәтендә алып булачак.
“Стадион янындагы йортларда яшәүче халык белән эшләү мөһим. Без
район администрациясенең ярдәменә ышанабыз. Стадион янында хәрәкәтне чикләү – халыкның күнеккән яшәү режимына үзгәрешләр кертер. Моны да хәл итеп була. Аның өчен без әлеге зонада яшәүчеләргә хәрәкәт оештырылышын алдан аңлатырга тиеш”, - диде Казан Мэры.
Футбол буенча дөнья чемпионаты 14-нче июньнән 15-нче июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда төркем этабы кысасында 6 матч уйнала. Франция һәм Австралия
командалары 16 июньдә очрашачак, Испания һәм Иран – 20-нче июньдә, Германия һәм Көньяк Корея – 27-нче июньдә.
30-нчы июньдә финалның 1/8 матчы, ә 6-нчы июльдә финалның ¼ матчы узачак.