(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). Казан шәһәре Думасы
депутаты Айрат Гарипов үз вәкаләтләрен тапшырды. Әлеге карар бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә кабул ителде. Казан Мэры Илсур Метшин аңа яңа хезмәт урынында
– ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасында уңышлар теләде.
Депутатның вакытыннан алда вәкаләтләреннән азат итү мәсьәләсе сессиядә беренче
булып каралды. Элеккеге бюджет, финанс мәсьәләләр, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисенә
март аенда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасы йөкләнде, шуннан
соң депутат вазифаларын тапшыру турында язма гариза юллады.
Казан Мэры депутатлар корпусы, Башкарма комитет һәм районнар
администрация башлыклары исеменнән хезмәттәшлек өчен А.Гариповка рәхмәт сүзләрен әйтте һәм киләчәк эш урынында уңышлар теләде. “Тәҗрибәгез сезгә яңа министр белән иң кыю теләкләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек итәр дип ышанабыз. Хезмәттәшлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт”, - диде ул һәм А.Гариповка Казан шәһәре Думасы һәм Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Айрат Гарипов, үз чиратында, Мэрга һәм Башкарма комитет командасына рәхмәтен белдерде. “Ышанычыгыз, яңа әйберләргә өйрәнүем һәм тәҗрибәм өчен Сезгә
зур рәхмәт”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары.