(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Сан-Францискога
(АКШ) эшлекле сәфәр кысаларында Стэнфорд университетының Виртуаль багланышлар
лабораториясендә булды һәм биомедицина һәм компьютер технологияләре буенча
лекция тыңлады.
Делегация составына
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР премьер-министры
урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион
үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. керде.
Татарстан
кунаклары өчен университет территориясе буенча экскурсия уздырдылар, аның
барышында университет тарихы һәм бүгенге торышы турында, биредә кулланыла торган
инновацияләр һәм студентларны укыту принциплары турында сөйләделәр.
Делегатлар Hasso
Plattner дизайн институтында, Виртуаль багланышлар лабораториясендә (VHIL)
булдылар. Лаборатория миссиясе – виртуаль чынбарлыкны имитацияләүдә кешеләрнең
үзара багланышлары нәтиҗәләрен һәм интернеттагы массакүләм мәгълүмат чаралары,
элемтәләр системалары һәм уеннарда кешеләрнең үз-үзләрен тотышын өйрәнү.
Лаборатория
иганәчеләре – Google, АКШ Фән үсеше фонды, CISCO, Стэнфорд озак яшәү үзәге,
Konica һ.б.
Стэнфордта делегация
шулай ук Бизнес югары мәктәбе нигезендә лекцияләр тыңлады. Аерым алганда,
лекцияләр озак яшәү дәрәҗәсенә җитү ысулларына һәм биомедицина өлкәсендәге
тикшеренүләргә багышланган иде.
Биредә үк Рөстәм
Миңнеханов Калифорниядә яшәүче татарлар белән очрашты.
Стэнфорд университеты
– АКШда да, дөньяда да иң абруйлы университетларның берсе. Аңа 1891 елда тимер
юл магнаты, АКШ сенаторы һәм Калифорниянең элеккеге губернаторы Леланд Стэнфорд
һәм аның хатыны Джейн Стэнфорд нигез салган. Биредә ел саен 6700 студент һәм
8000 аспирант белем ала. Барлыгы университетта 7 факультет: бизнес һәм идарә,
педагогика, инженерия, социаль-гуманитар, хокукый, медицина, җир турында фән. Стэнфордны
тәмамлаучылар арасында танылган эшкуарлар, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре бар.