Илсур Метшин каникул вакытында мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итүне йөкләде
Казан Мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе"дә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина һәм Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга җәйге чорда мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итү оештыруны тикшереп торырга кушты.