Казанның Совет районы прокуратурасы яңа бинага күчте
Бүген Казан шәһәре Совет районы прокуратурасының яңа бинасын тантаналы ачу чарасы узды. Яңартылган бинада шәһәребездә законлылык белән тәэмин итү, гражданнарның хокукларын яклау һәм дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта ачу тантанасында катнашкан Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.