Якын арада Казан бистәләре халкын су белән тәэмин итү буенча чаралар комплексын булдырырга кирәк. Кызу һава торышы урнашу сәбәпле, су ресурсларының дефициты күзәтелгән вакытта 2006-2010 елларга исәпләнгән "Бистә" программасына үзгәрешләр кертергә кирәк булырга мөмкин. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.