Татар кызлар гимназиясе өй туен октябрь аенда үткәрәчәк
12-нче номерлы татар кызлар гимназиясенең яңа бинасы Казан шәһәренең Мәскәү районында быел октябрь аенда ачыла. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин объект төзелешенең барышы белән танышты.
Мәктәп төзелеше 2008 елның гыйнвар аенда башланды. Гимназия 240 уку урынына исәпләнгән. Проектта 4 cыйныф башлангыч мәктәпкә, 15 уку кабинеты, тренажер залы һәм чишенү бүлмәсе булган спорт залы, 144 урынга исәпләнгән актлар залы, 104 урынлык ашханә, китапханә, лекцияләр аудиториясе, медпункт, хорегорафия студиясе һәм башкалар.