Федераль үзәк регион проблемаларына бик тиз игътибар итә һәм бу сөендерә, дип билгеләде бүген "Эшлекле дүшәмбе"дә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы 25 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә "Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәисе, РФ Шәһәр Думасы рәисе Борис Грызловның Россия шәһәрләренең мэрлары белән очрашу үткәрелгәнлеге турында искә төшереп китте. Биредә Илсур Метшин да катнаша. Очрашу барышында "Бердәм Россия шәһәрләренең яңа юллары" партия проектын тормышка ашыру хакында фикер алышалар.
"Федераль үзәк регион проблемаларына бик тиз игътибар итә һәм бу сөендерә. Күптән түгел Ил башлыгы Дмитрий Медведев белән очраштык, мин ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча хисап тоттым. Кешеләрне бүген нәрсә борчуы турында фикер алыштык. Ә кешеләрне бүген, һичшиксез, торак фонд торышы борчый, торак фондны тәртипкә китерә башладык кына, квартал эчендәге һәм ишегалды территорияләренең торышын тәртипкә китерү бурычы куелды. Кайбер ишегалларында 40-ар ел ремонт ясалмаган, юлларда вак таш та калмаган. "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы карар кабул итте, федераль бюджетта аерым бер юл булып, квартал эчендәге юллар, ә иң мөһиме, ишегалды терриорияләренә капиталь ремонт ясау өчен чаралар аерым язылачак. Бюджетны кабул итүне көтеп калабыз. Казанга әлегә 877 млн.сум каралган. Бу җитди сан, нигезләмә буенча муниципалитетлар акчаның 2/3 ишегалларын ремонтлауга тотарга тиеш", - дип аңлатты Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы район башлыкларына кирәкле документацияне әзерләү бурычын куйды.
Проектны финанслау 2 тапкыр арткан: үткән елны 16 млрд.сум бирелгән булса, 2011 елда 34 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.