Казанда 2013 елгы Универсиаданың 25 нче объекты ачылды
Казанда Бөтендөнья студентлар Универсидасының 25 нче объекты – Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия Федерациясендә дә иң зур махсуслаштырылган спорт үзәкләренең берсе булган “Санкт-Петербург” волейбол үзәге ачылды.
Үзәкне ачу тантанасында РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (ФИСУ) халыкара техник комитеты рәисе Ставрос Дувис, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко һәм башкалар катнашты.
Үзәк бинасының гомуми мәйданы 13670 квадрат метр тәшкил итә, төп зал – 4570, кече зал 596 тамашачыга исәпләнгән. Универсиада вакытында “Санкт-Петербург” үзәге базасында волейбол ярышлары узачак. Уеннарга кадәр спорт комплексы базасында югары спорт осталыгы мәктәбе һәм шәһәрдәге спорт мәктәпләренең уку-күнегүләр җыеннары, шулай ук “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Казан” волейбол клублары матчлары үтәр дип көтелә.
Волейбол үзәге төзелешенә федераль бюджеттан 790 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов “Санкт-Петербург” спорт объекты ачылышы - безнең уртак бәйрәмебез, дип билгеләп үтте. “Әлеге сарай – Татарстан халкына менә дигән бүләк”, - дип ассызыклады ул.