Казанның Эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасына Рөстәм Кадыйров билгеләнде.
(KZN.RU, 27 декабрь). Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан буенча Эчке эшләр идарәсенең яңа башлыгы Рөстәм Кадыйров белән таныштырдылар.
Беренче булып Казан гарнизоны составына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән ТР Эчке эшләр министры Әсгәт Сәфәров сүз алды. Яңа җитәкчене лаеклы кандидат итеп тәкъдим итте. Рөстәм Кадыйров эшчәнлеген участок милиционеры вазифасыннан башлый.
Казан Мэры Алексей Селивановскийны яңа җаваплы эше белән котлады. Бүгеннән А.Селивановский – ТР буенча Эчке эшләр министрының урынбасары.