Казан хастаханәләре һәм поликлиникалары яңа ел бәйрәмнәре вакытында көчәйтелгән режимда...
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан халкына өзлексез һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү максатыннан хастаханәләр һәм поликлиникаларның баш табибларына эшне көчәйтелгән режимда оештыру йөкләнде.
(KZN.RU, 27 декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан халкына өзлексез һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү максатыннан хастаханәләр һәм поликлиникаларның баш табибларына эшне көчәйтелгән режимда оештыру йөкләнде. Бу хакта бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина хәбәр итте.
Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, җаваплы кизү торучылар җитәкчелек составыннан билгеләнә. Стационарларда авыру һәм зыян күрүчеләрнең күпләп мөрәҗәгать итә алу очрагына ятаклар каралган. “Поликлиникаларда дарулар һәм медицина өчен билгеләнгән эшләнмәләр кирәкле күләмдә әзерләнгән. Шулай ук ашыгыч медицина ярдәм күрсәтүнең шәһәр станцияләрендә өстәмә бригадалар оештырылды, поликлиниканың табиблары, шәфкать туташлары әзерлек хәлендә”, - дип ышандырды Зөһрә Нигъмәтуллина.
Халыкны бәйрәм көннәрендә медицина дарулары белән тәэмин итүнең оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен бәйрәм көннәрендә Сәламәтлек саклау идарәсендә идарә итү аппараты хезмәткәрләренең кизүлеге оештырыла.
Гыйнварның дәвамлы яллары алдыннан Сәламәтлек саклау идарәсе һәм аппарат хезмәткәрләре тарафыннан барлык хастханәләрнең янгынга каршы әзерлек һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүгә әзерлекне тикшерү өчен анда барып тикшерү оештырыла.